Логотип Идель
Эксклюзив

Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе - «ИҢ ЯХШЫ МИЛЛИ ФИЛЬМ!»

Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең "Иң яхшы милли фильмы" дип табылган.

Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең "Иң яхшы милли фильмы" дип табылган. Бу хакта фестивальнең рәсми сайтында язылган.

«Город Чанфэн» дип аталган кытай фильмы фестивальнең Гран-При иясенә лаек булды.

«Омар и мы» төрек фильмы өчен Марина Эр Горбач һәм Мехмет Бахадыр Эр «Иң яхшы режиссер» номинациясендә лауреат булдылар.

Иң яхшы сценарий авторы — Ган-Очир Энебиш («Помни меня» фильмы. Монголия).

«Милли конкурс» номинациясендә иң яхшы документаль фильм — «Танцуй в Углу» (Солтан Сөнгатуллин).

Кыска метражлы милли фильм — «Шла, шла и увидела» (Элина Касыймова).

Балалар өчен иң яхшы милли фильм — «Ревизские сказки. Архивное дело», Сергей Киатров.

Казан мэры призына Салават Юзеевның «История одной фотографии» кинокартинасы лаек булды.

«Тамашачының яраткан фильмы» махсус призы Әмир Галиәскаровның «Волчий яр» фильмына тапшырылган, дип яза "Татар-информ".

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев