Логотип Идель
Эксклюзив

ИРТӘГӘ СУД!

Керү ирекле. Киләсездер бит?

Берүк әллә ниләр уйларга ашыкмагыз. Иртәгә, 14 октябрьдә, Татарстан Язучылар берлеге һәм "Идел" журналы каршында оештырылган Татарстан Әдәби суды утырышы яшь шагыйрә, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты Адилә Әхмәтҗанованың "Тыныш билгеләре" дип исемләнгән шигырьләр шәлкеменә карата кузгатылган эшне тикшерә.

Катнашалар:

Казый: Язучы, шагыйрә Рифә Рахман;

Гаепләүче: шагыйрь Рифат Сәлах;

Яклаучы: язучы, шагыйрь Ләбиб Лерон;

Гаепләү ягыннан шаһит: шагыйрь Фәнил Гыйләҗев;

Яклау ягыннан шаһит: шагыйрә Гөлзада Бәйрәмова.

Уздырылу урыны: Г. Тукай исемендәге Арча педагогоия көллияте (Арча шәһәре, Вәгыйзовлар урамы, 14 йорт)
Вакыты: Мәхкәмә 11.00 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле.

Адилә Әхмәтҗанованың шигырьләре белән танышыгыз:

ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев