Логотип Идель
Эксклюзив

Иван-чәй турында нәрсәләр беләсез?

Шунысы кызык: бер пешергән иван-чәй ике-өч көн буена сихәтен югалтмыйча саклана. Төсе дә, кара чәйнеке кебек, бик матур булып чыга.

Билгеле булганча, элеккеге заманнарда теге яки бу авыруны дәвалау өчен бүгенге кебек 101 дару булмаган. Шуңа күрә табиблар төрле төнәтмәләр һәм үләннәр белән дәвалаганнар.

Элеккеге дәвалаучы белгечләр кулланган иң популяр үлән булып иван-чәй саналган. Аның ике исеме бар: тар яфраклы иван-чәй һәм кипрей. Иван-чәйнең туры һәм шактый юан сабак озынлыгы 200 см га да җитәргә мөмкин. Аста тар, озын, ачык яшел төстәге яфраклар урнашкан, ә өстә – алсу-шәмәхә төстә чәчәк чуклары. Әлеге үләнне безнең киңлекләрдә еш очратырга була. 

Галимнәр иван-чәйне уникаль үсемлек дип саный, чөнки анда башка үсемлекләрдә булмаган күп кенә файдалы матдәләр бар. Барыннан да элек бу үсемлектә С витамины бик күп. Аннары В төркеменә керүче витаминнар - органик кислоталар, пектин, лектиннар, гал кислотасы, дубиль матдәләр, тимер, бакыр, марганец, калий, кальций, фосфор һәм башкалар бар. Яфракларында булган матдәләр ялкынсынуга каршы яхшы дәва. Орлыгында май бар.  

Иван-чәйнең файдасы

Иван-чәй зәвыклы чәчкәсе белән үзенә җәлеп итеп тора һәм күпчелек халык аның файдалы булуын белми дә. Ул бөтен организмга файдалы булган диңгез кәбестәсеннән дә файдалырак.

Элек тә, хәзерге вакытта да белгечләр аны кояш баеганнан соң, йөрәк тибешен тынычландыру, кан басымын бераз төшерү һәм үзеңне йокыга, сәламәт ял итүгә әзерләр өчен эчәргә киңәш итә. Аның йогынтысында бөтен органнар да тигез һәм дөрес эшли башлый. Иван-чәйдән ясалган эчемлекне аеруча да кызу көннәрдә эчәргә кирәк. Аның канга файдасы турында да әйтми мөмкин түгел: барыннан да элек, ул гемоглабинны күтәрә һәм кан тамырларында кислота-селте балансын яңадан торгыза, шулай ук кан составын да нормага китерә. Ашказаны һәм эчәклек авырулары булган кешеләрнең иван-чәй эчкәннән соң, ашказаны һәм матдәләр алмашы процессы нормага сала. Моннан тыш, ул сару кайнаганда, эч киткәндә, тышка чыга алмаганда һәм дисбактериоз вакытында да ярдәмгә килә. Әлеге үсемлек бик көчле антисептик буларак та кулланыла, шуңа күрә аны инфекцион авыруларны, шулай ук ялкынсыну процессын акрынайту өчен дә кулланырга киңәш ителә. Иван-чәй сидек кудыру һәм үт куыгы эшендә ярдәм итә һәм су-электролит балансын яхшырта. Бер чыкыр чәй  нерваланганда һәм киеренке вакытларда кешенең психик хәләтенә йогынты ясый. 

Зыяны 

Тромбоз, тромбофлебит һәм варикоз авыруы булган кешеләргә иван-чәйдән ясалган эчемлекне куллану киңәш ителми. Шулай ук әлеге эчемлекне эчә алмаган һәм аллергия булган кешеләргә дә аны куллану тыела. Авырлы һәм имезүче хатын-кызларга иван-чәй эчү киңәш ителми. 

Иван-чәйне кайчан һәм ничек җыярга?

Аның чәчәк ату чоры июнь азагыннан көз башланганга кадәр дәвам итә. Җыю өчен иң кулай вакыт булып июль ае санала, ягъни чәчәге яртылаш ачылган вакытта. Август азагында чәчәк атып бетергән урыннарда кузак кебек җимешләр барлыкка килә. Аларның эчендә мамык кебек матдә була. Бу вакытта иван-чәйне җыярга ярамый инде, чөнки мамыгы чәйгә эләгергә мөмкин.

Үлән җыярга көн коры булганда барсаң яхшырак. Җыйганда яфракларына һәм чәчәкләренә зыян килмәгәннәрен сайларга кирәк, чөнки бу үсемлекнең авыру икәнен күрсәтә. Сабаклары чиста, тузан кунмаган булырга тиеш, шуңа күрә юл һәм сәнәгать предприятиеләреннән ерактарак булган урыннарны сайларга киңәш итәбез. Тамыры эчемлек ясаганда кулланылмаганга күрә, сабагын урта бер өлештән яисә җиргә якынрак урыннан секатор белән кисеп алсаң, яхшырак булачак. 

Иван-чәйне ничек киптерергә?

Җыелган материалны караңгы бүлмәдә киптерәләр, учта уалар һәм өч литры ябык пыяла савытка салып ябып куялар. Аннары аның өстенә дымлы тукыма ябалар һәм 25 градус һава температурасы булган караңгы бүлмәдә нәкъ 36 сәгатькә калдыралар.

Килеп чыккан составны 95 градус температуралы духовкада даими болгатып торып киптереп бетерәбез. Нәтиҗәдә коңгырт төстәге порошоксыман масса килеп чыга, нәкъ менә шуны чәй буларак кулланалар да инде. Әлеге составны пластик яисә пыяла банкаларда нык итеп ябылган килеш саклыйлар. Саклау урыны караңгы һәм салкынча булырга тиеш. Әгәр дә әлеге барлык шартларны да үтәсәгез, саклау вакыты өч елга кадәр булырга мөмкин. 

Шунысы кызык: бер пешергән иван-чәй ике-өч көн буена сихәтен югалтмыйча саклана. Төсе дә, кара чәйнеке кебек, бик матур булып чыга.

Шулай укыгыз:

КИҢӘШ: Июль аенда нинди дару үләннәре җыеп була?

НИНДИ ЧӘЙНЕКТӘ ЧӘЙ ТӘМЛЕРӘК?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев