Логотип Идель
Эксклюзив

Кариев театрының юбилей сезоны дәвам итә: яңа проектлар, премьералар, сәфәрләр

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35нче юбилей сезоны тәмамланганчы шактый гына проектлар тормышка ашырырга ниятли.

Май-июнь айларында көтелгән премьералар, сәфәрләр, үзләре катнашындагы фестивальләр хакында бүген "Татмедиа"да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

- 8 нче майда татар театрына нигез салучыларның берсе - драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариевның тууына 137 ел тула. Шул көнгә туры китереп, традиция буенча, Кариев эзләре буйлап сәфәргә кузгалачакбыз: башта кин җәмәгатьчелек белән бергәләп Иске Татар зиратында артистның каберен зиярат кылачакбыз, аннары Кариевның туган ягы Нурлат районына юл тотабыз, анда «Артист» спектаклен күрсәтәчәкбез. 14 нче майда Халыкара гаилә көне уңаеннан «Яралу» музыкаль- хореографик перформансы премьерасын тәкъдим итәбез. Режиссеры Булат Гатауллин. Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләм һәм бүгенге көн шагыйрьләренең шигырьләре пластика белән бергә үрелеп бара торган перформанс гадәти булмаган форматта - Кариев театры каршындагы мәйданда узачак. Бу көнне жыелган барлык акча хайрия максатларында тотыла Республика балалар йортына тапшырылачак, - дип сөйләде театр директоры Луиза Шарова.



2 нче июньдә исә театр коллективы Иркутск шәһәренә юл алачак. Биредә «Байкальский талисман» фестивале узачак. Кариев театры Иркутск тамашачылары өчен «Тимур һәм комета» спектаклен күрсәтәчәк (режиссеры Т.Шәрәфетдинов).

12-18 нче июньдә Кариев театрында "Караш" инсценировка лабораториясенең беренче этабы узачак. Лаборатория кысаларында мәктәп программасына кергән татар әдәбияты әсәрләре нигезендә яңа инсценировкалар әзерләячәк.

Ә инде 23 июньдә Кариев театры тантаналы рәвештә юбилей сезонын төгәлләргә ниятли. Режиссер Эльдар Гатауллин заманча һәм яшьләрчә тамаша әзерли.

Яңа сезон башына исә театр Александр Грин роман-феериясе буенча "Ак җилкәннәр" спектаклен әзерләүгә керешкән. Спектакльне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куя. Сер итеп кенә үзе дә уйнаячагын әйтте. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев