Логотип Идель
Эксклюзив

Карлыган куагы җәй көне ончыл чык белән капланмасын өчен нишләргә?

Бакчагызга яз 7 – 10 көнгә иртәрәк килсен дисәгез, кояш турырак карый башлау белән үк, кар өстенә көл сибәргә кирәк.

"Идел"

Бакчагызга яз 7 – 10 көнгә иртәрәк килсен дисәгез, кояш турырак карый башлау белән үк, кар өстенә көл сибәргә кирәк.

Алай иткәндә, кар тизрәк эрер, көле исә минераль ашлама булыр.
Чия, слива иртәрәк чәчәк атып, чәчәкләре кырауга эләкмәсен дисәгез, бакчадагы карны әлеге җимеш куаклары төбенә күп итеп өегез һәм аны өске яктан пычкы чүбе яки салам белән каплагыз. Бу куак төбендәге туңны озаграк сакларга, аның тамырларына азык кертүне тоткарларга ярдәм итә.

Күп кешеләр карлыган куагының җәй көне ончыл чык белән каплануыннан зарланалар.

Нәтиҗәдә, яшь үсентеләр кәкре-бөкре үсә, җимеше аз була. Тәҗрибәле бакчачылар бу авыруны дәвалау өчен яз көне, бөре ачыла башлаганчы, карлыган куагына кайнар су бөркиләр.

Февральдә кар аеруча күп ява, суыклар, бураннар еш кына җылы көннәр белән алышынып тора. Шуңа күрә җимеш агачларының төпләренә 1,5 – 2 метрга кадәр кар өяргә, кимерүчеләр белән көрәшне дәвам иттерергә, агачларның бәйләп куелган урыннарын тикшерергә, агач төбе тирәләрендә карны таптарга кирәк. 

Яз көне ялгау өчен күптән хәстәрләп куелган чыбыкчаларны тикшерегез. Чыбыкчалар саклана торган ком кипкән икән, аны дымландырырга кирәк. Әгәр подвалда температураны көйләве читен булса, чабыкчаларны аннан чыгарып, кар астына күмеп кую хәерлерәк. Яз көне ялгау өчен чыбыкчаларны февраль азагында да әзерләргә мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев