Логотип Идель
Эксклюзив

Ринат Сәфәров: “Көн дә яңа сүзләр барлыкка килеп тора”

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Сүзлекләрнең электрон фонды» һәм «ТР топонимнар каталогы» турында сөйләделәр. 

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Таһир улы Сәфәров һәм гомуми тел белеме бүлегенең әйдәп баручы фәни хезмәткәре Рифат Фирдинат улы Мирхаев институтта эшләнгән «Сүзлекләрнең электрон фонды» һәм «ТР топонимнар каталогы» турында сөйләделәр. 

Беренче булып Ринат Сәфәров «Сүзлекләрнең электрон фонды» турында бәян итте. Әлеге фондта кулланыла торган сүзлекләрнең электрон вариантлары тупланган. Бу сүзлекләр Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында һәм шулай ук төрле елларда башка фәнни үзәкләрдә төзелгән. 2014 елда ачылганнан бирле фондка барлыгы җитмешкә якын сүзлек кертелгән. Ел саен уртача биш-алты, ә инде зур күләмле булса, дүрт сүзлек урнаштырыла икән. 2030 елга кадәр шул рәвешле фондны тагын да тулыландыру каралган.

“Әйтик, “маҗара” сүзен эзләргә кирәк икән, аны эзләү зонасына кертәбез һәм ул нинди сүзлектә теркәлгән – барысы да килеп чыга”, – дип аңлатты Ринат Сәфәров электрон сүзлекләр фондының эш тәртибен.

Беренче булып сүзнең “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндәге язылышы күренә. Шунда ук әйтелеше, килеп чыгышы, тәрҗемәсе турында тулы мәгълүмат бирелә. Фондта, әйтик, А яки М хәрефенә генә башланган сүзләрне генә дә эзләп табарга була. Ринат Сәфәров белдерүенчә, кулланылышта көн саен яңа сүзләр барлыкка килеп тора.

“Галимнәр әйтүенчә, инглиз телендә көненә – 4-5, рус телендә 2-3 сүз туа. Без татар телендә көненә 1 генә сүз туа дип әйтсәк тә, узган ел чыккан сүзлеккә 300 сүзне теркәмибез дигән сүз. Бу вәзгыятьне ничектер рәтләү максаты белән, быел Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә “актуаль материаллар” дигән берәмлек өстәдек. Ул аерым сүзлек рәвешендә әле эшләнмәде, ләкин шулай да берничә айда җыелган материалларны кертә барырга мөмкинлек бирә. Элек андый теркәлгән сүзләр яңа сүзлек чыкканчы тузан җыеп ята иде. Хәзер элек сүзлеккә керми калган актуаль сүзләр дә теркәлә башлады”, – дип сөйләде белгеч.

Әлбәттә, мондый эш киләчәк буын өчен дә кирәк – конкрет бер сүз кайсы елда барлыкка килгәне ярылып ята бит.  Фондтан көнгә 500ләп кеше файдалана. 

Шунысы кызык, биредә берүк сүзнең төрлечә язылышын да очратырга мөмкин. Сүзнең төрле сүзлектә төрлечә итеп язылып бер үк фондта урын алуы күпләрне аптырашта да калдыра. Ринат Сәфәровның бу сорауга төгәл аңлатмасы бар: сүзлек нинди чорда җыелган, шул дәверне чагылдыра.

“Әйтик, сиксәненче елда төзелгән дә туксанынчы елларда басылган. Ул шул чорда эшләгән галимнәрнең теоретик хезмәтләренә таянып эшләнгән, аларның фикерен чагылдыра.  Шуңа сүзнең кайсы язылышын алырга кирәк икән дигән сорау туса, иң соңгы басылган сүзлекне карарга, әйтик, 2017 елда дөнья күргән орфографик сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Соңгы басылган сүзлек абруйлы санала, – дип киңәш итте галим. – Ни кызганыч, Әзербайҗан пратикасына барып җитә алмыйбыз. Анда, закон нигезендә, биш елга бер мәртәбә орфографик сүзлек чыгару гамәлгә куелган. Яңа сүзлек дөнья күргәч, искесе автомат рәвештә кулланылыштан төшеп кала”.  

Рифат Фирдинат улы Мирхаев исә Татарстан Республикасы Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшләгән топонимнар каталогы турында сөйләде. Әлеге каталогта атамаларның килеп чыгышы, авылларның тарихы турында мәгълүматлар тупланган. Алга таба әлеге католог тагын да тулыландырылачак икән.

Энҗе Наматова 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев