Логотип Идель
Эксклюзив

Корбан бәйрәме уңаеннан ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ МӨРӘҖӘГАТЕ

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары Галеев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры трансляциялиячәк.

Мәгълүм булганча, иртәгә, 31 июльдә Казан һәм Татарстан мәчетләрендә Корбан бәйрәме узачак. Вәгазьләр иртәнге сәгать 03:30да башлана.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры трансляцияли. 3.45 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, традиция буенча, мөрәҗәгате белән чыгачак.

Корбан бәйрәме уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен тәкъдим итәбез.

Кадерле Татарстан мөселманнары!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне изге Корбан гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Тантаналы бу көнне дөньядагы миллионлаган мөселман, күңелләрен һәм карашларын Мәккәгә юнәлтеп, корбаннар чалып, чиксез мәрхәмәте, рәхмәте өчен Бөек Аллаһны олылап, ихлас гыйбадәттә уздыра. Корбан бәйрәме – күңелләр пакьләнә, күркәм гамәлләр кылына торган вакыт.

Тынычлык һәм бердәмлек, үсеш-алгарыш хакына куйган хезмәтебездә ярдәм, якыннарыбызга, туганнарыбызга сәламәтлек һәм бәрәкәтле гомер теләп догалар укыганда, һәрберебез аларның кабул буласына өметләнә. Без рәхимлек, мәхәббәт һәм гаделлек кебек мәңге  какшамас рухи идеаллар кешеләр йөрәгендә лаеклы урын алыр, җәмгыять өчен файдалы, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган эшләргә әйләнер дип ышанабыз.

Кызганыч, йогышлы чир таралганлыктан, быел дин тотучылар хаҗга бара алмаячак. Шулай да әлеге четерекле сынау шартларында Корбан бәйрәменә хас булган шәфкатьлелеккә, миһербанлылыкка омтылыш рухы һич кимеми, киресенчә, көчәя генә бара.

 Исламның иң гүзәл чагылышы нинди була, дип сораган берәүгә Мөхәммәд пәйгамбәр, кешеләрнең тамагын туйдыру, таныш һәм таныш булмаган һәркемгә ачык йөз күрсәтү иң яхшысы икәнлеген аңлатып, җавап бирә.  Шунысы куанычлы: республикабыз мөселманнары, православие һәм башка диннәр вәкилләре белән беррәттән, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә төрлечә ярдәм итеп, хак рухи хәзинәләрне тануларын бик ачык раслый.

Корбан бәйрәме догаларыбызның кабул булачагына ышаныч уятсын,  йөрәк көче һәм күңел күтәренкелеге өстәсен, игелекле эшләргә рухландырсын, җан тынычлыгы бирсен!

Һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев