Логотип Идель
Эксклюзив

КОРОНАВИРУСТАН ИКЕ ҮЛЕМ ОЧРАГЫ

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган, бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган, бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән.

  1942 елда туган Казан кешесен 6 июньдә пневмония белән хастаханәгә салганнар. Авыру йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының хроник авырулары белән катлауланган. 11 июньдә пациентның хәле начараю сәбәпле, аны реанимация бүлегенә күчергәннәр. 16 июньдә аның хәле кискен начарланып, йөрәк эшчәнлеге туктала. 

1952 елда туган пациент 20 июньдә Чистай Район үзәк хастаханәсенә авыр дәрәҗәдә вируслы пневмония белән салына. Хатын-кызның хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган. Ул 26 июньдә үлгән.

Статистика

Татарстанда 35 кеше коронавирус йогышы белән авырган. Барлык очрак та, берсеннән кала, элемтә юлы аша күчкән. Аларның 10сы хастахнәгә салынган, ә 25е өйдә дәвалана.

Яшь буенча иң күп очрак - 30дан 50 яшькә кадәрле категориядә теркәлгән - 15 кеше, 60тан 70 яшькә кадәр - тугыз кеше.

Шәһәрләр буенча 19 очрак - Казанда, өч очрак - Чаллыда. Районнар арасында иң күп яңа авырулар Яшел Үзәндә - дүрт кеше теркәлгән. 

Татарстанда барлыгы 4964 Covid очрагы теркәлгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев