Логотип Идель
Эксклюзив

Курган өлкәсендәге Йолдыз авылына ярдәм җыю дәвам итә

Курган өлкәседә Йолдыз (Ичкен) дип аталган татар авылы бар. Соңгы атнада әлеге авыл фаҗигале янгын аркасында халык теленнән төшмәде.

8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге 800дән артык кеше яшәгән Йолдыз авылында һәм аның тирәсендә булган янгыннар турында ишеткәнсездер.

Янгын аркасында авылның күпчелек йортлары янып беткән, кимендә 5 кеше вафат булган. Әлеге фаҗига билгеле булганнан соң, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм сорап, төрле чыганаклар аша халыкка мөрәҗәгать иткән иде.

Курган өлкәсендәге татар авылы өчен акча да, көндәлек кирәк-ярак әйберләре дә тупланылды. Авылга Татарстаннан берничә фура гуманитар ярдәм җибәрелде.

Бер көн эчендә Татарстан халкы күпләп азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, өй җиһазлары һәм башка әйберләр алып килде. Шулай ук ярдәм счетына, 2 миллионнан сумнан артык акча җыя алды. 

Бүген Татмедиа бинасында Йолдыз авылындагы янгында каза күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә, авыл халкы исеменнән татарларга һәм ярдәм күрсәткән бөтен татарстанлыларга рәхмәт сүзләре әйтелде. 

Ярдәм бүгенге көндә дә кабул ителә. Авылны торыгызыр өчен, янган йортларны төзекләндерү өчен ярдәм күрсәтергә теләгән кеше Бөтендөнья татар конгрессы сайтына кереп, ничек һәм нәрсә белән ярдәм итәргә мөмкин булуын карый ала.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев