Логотип Идель
Эксклюзив

«КЫЛГАН ДОГАЛАРЫҢ ИСЕҢДӘМЕ?»

Дөньяда синең кулларыңа кемдер тотынса, моннан да яхшырак бернәрсә дә юк, әгәр дә ул кемдер әле синең үз балаң булса, бу тагы да шәбрәк!

Вреж Киракосян – Казанда яшәп иҗат итүче 36 яшьлек рәссам. Ул сәламәтлеге бик чикле булган шәхес, әмма аның картиналарын гына күргәннәр үзен, һич тә сәламәтлеге буенча зур проблемаларга ия булган, кылкаләмне кулына көч хәл белән тотып кына яза торган рәссам итеп күз алдына китермәсләр кебек. Чөнки Врежның картиналары теләсә кемнең күңелен күтәрә алырлык матурлыкта! 

«Кылган догаларың исеңдәме?»

Мин һәрчак Рәхимле Затка күз яшьләрем аша мөрәҗәгать итә идем һәм Аннан җавап алмыйм, дип тә уйлый идем. Кызыбыз тугач, әйтерсең лә, үз йөрәгемнең түрендә җавап ишеттем, Ул миңа: «Вреж, кылган догаларың исеңдәме?! Алар Минем дә исемдә. Сиңа сәламәтлек бирелмәде, ләкин Мин сәламәтлекне балаңа бирдем. Ул сау-сәламәт һәм бәхетле булыр!» Мин моның үз сәламәтлегемә караганда күпкә әһәмиятлерәк икәнен аңлыйм. Кызымны күргәч, җанымда Бөек Затка карата булган ышаныч та, рәхмәт һәм  бәхет хисләре дә бермә-бер артты. Әти булу – ул бик зур бәхет! Мин бу хакта уйларга да, хыялланырга да батырчылык итми идем. Хәзер инде гаиләмнең матди ягын да күтәрә белергә кирәк. Моны картиналар язып, аларны сатып кына хәл итә алам. Барысы өчен дә шөкер итәм! Үзебезгә дә, кызыбызга да дин ныклыгы һәм акыл телим!

Дөньяда синең кулларыңа кемдер тотынса, моннан да яхшырак бернәрсә дә юк, әгәр дә ул кемдер әле синең үз балаң булса, бу тагы да шәбрәк! Әлеге гамәлдә бик күп нәрсә бар: ышаныч та, өмет баглау да, бик күп игелек тә, җылылык та, илаһи мәхәббәт тә... Бу якты дөньяда кирәк һәм файдалы булу минем өчен бик тә мөһим! Моның хакына хезмәт куярга, төрле үрләрне буйсындырырга, авырлыкларны җиңәргә, моның хакына яшәргә мөмкин! 

Дәвамы: http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/bkhet-tose-beln-yazam

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев