Логотип Идель
Эксклюзив

КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ!

Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.

Чит илдә яши башлагач татар китабын, татар матбугатын кулга тотып укуның бөтенләй башка бер кадерен, тәмен тойдым. Бер минутка гына күз алдына китерегез: ниндидер татарча китап, журнал, гәзит алырга теләп урамда йөрисез, ди. Китап кибетләренә керәсез, дус-иш, таныш-белештән сорашкан буласыз... Һәм тапмыйсыз! Ницше, Кафкаларга кадәр бар, тагын әллә кемнәр, университет елларында өйрәнелгән бөекләр, бөекләрдән дә бөекләр...  Ә син юллаган бүгенге татар китабы, матбугаты юк! Каядыр өелеп тузан җыеп та ятмый! Юк, чөнки!
Шуннан соң яңа чыккан китаплар турындагы хәбәрләрне, матбугат сайтларын укыштырып (Аллага шөкер, хәзер андый мөмкинлек бар дияргәдер), ул юклыкны интернет ярдәмендә җуярга тырышасың. Тик кәгазь басма ул бөтенләй башка дөнья, башка яссылык, электрон нөсхә – бүтән... 

Ул "юклык" тулысынча диярлек, бары тик туган авылга кайтып, әни яздырып алган, җыеп барган "Казан утлары", "Идел", "Безнең мирас" журналларының еллык-еллык төпләмәләрен кулга тотып утыргач кына юкка чыга кебек. Бу мизгел, бай рухи мирас сагында торучы, зыялы, иҗади, якын замандашларым белән күзгә-күз очрашуга тиң. Ницше һәм Кафкаларның фикерләре, бәлки, дөнья күләмендә кирәктер, мөһимдер, әмма үз туган телеңдә укылган шигырьгә, әсәргә, язмага җитәрме!  Безнең җан фәлсәфәсе шуларда бит!

...Бу юлы озак кайта алмагач журналлар шактый җыелган. Алардан тыш "Яңа гасыр тавышы" китабы-антологиясе көтеп торган.

Соңгы ике елда өлкән яшьтәге мөхтәрәм язучыларыбызның кулдан-кулга йөртеп укымалы китаплары чыкты, әсәрләре язылды. Берничәсе хәтта Төркиягә, безгә дә килеп җитте. Кайберләрен, алда әйткәнемчә, сайтларда күрдем.
Соңгы ике елда иҗатлары өчен зурланучылар булды...
Әмма барыбер соңгы ике елда иҗат өлкәсендәге иң зур яңалыклардан берсе - шушы антология чыгу булган кебек. 

Китап хакында аны туплаучы язучы Галимҗан абый Гыйльманов кереш сүзендә үлчәп кенә язып аңлаткан. Ул "Яңа гасыр тавышы"ның яңгырашын сурәтләп, берникадәр фаразлап та биргән.

"Аларның хаклыгын (яисә хаксызлыгын) киләчәктә Вакыт Галиҗәнаплары һәм Мөхтәрәм Укучы хәл итеп бетерер, ә бүген исә әдәбиятыбызның киләчәге, язмышы өчен җанлы әңгәмә, бәхәс, көрәш бара. Укучыга тәкьдим ителә торган җыентык - шуның бер күренеше һәм дәлиле", – ди ул. Галимҗан абыйга өстәп нидер язу да кыен... Бары шуны әйтәсе килә, китапны укучылар: "Мин бит менә шушы язучы, шагыйрь белән чордаш!" – дип горурланырлык. 

Мин бу юлларны шул китапка хикәяләре кергән автор буларак куанудан гына язмыйм. Яшермим, бик куандым, шулай да бу инде шәхси хисләр дигәндәй...

Анысын бер читкә куеп, җурналист күзлегеннән һәм бүгенге көндә читтә яшәүче, Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам:

"Казан бит буш түгел! Суы да кайнап бетмәгән, төбе дә ябышмаган икән!"
Һәм бу хисне нәкъ менә шушы җыентык-антология уята!

Минем максатым әсәрләргә әдәби бәя бирү яки аларны чагыштыру түгел. Үтә субъектив рәвештә, моңарчы матбугатта укыган, үземнең күңелдә йөрткән, бу китапка кергән яки кермәгән кайбер әсәрләргә генә тукталам. Гомумән, бу фикерләрем белән уртаклашырга китап өстәмә сәбәп булды.

***
"Ә Роксиның бүген туган көне..."

Булатның әлеге шигырен беренче мәртәбә күргәч кат-кат укыганым истә. Җыентыкка да кергән. Шигырьдә әллә нинди трагедия чәчрәп тормый, кемнедер бер гаепсезгә үтермәгәннәр, кыйнамаганнар. Эт тә исән-сау... Ә шигырьне укыган саен күңел тула. Яки гаделсезлек күреп күңел тулганда үзеннән-үзе телгә гел шул шигырь юлы килә: "Ә Роксиның бүген туган көне..."

Рокси, Рокси, ә син «һау-һау» диеп,
Гел өрәсең әле хуҗаңа.
Ә без менә усал бер караш та
Ташлаган юк югыйсә аңа...

Булатның шигырьләрендә "иҗади мөһаҗирлек" тоела. Заман, вакыйгалар, фикерләр эчендә вакытлыча сәяхәттә йөрми, һәркайсыннан күңеле белән мөһаҗирлеккә чыгып киткәндәй – кубарылып китеп яза. Бәлки конгресста эшләве, төрле җирләрдә яшәүче татарлар белән аралашып-күрешеп торуы да иҗатына шундый йогынты ясыйдыр.
***
"Казанда "каза" сүзе бар,
Бар анда "азан" сүзе..."

Озын-озак  вакыт кыенлыкларга сукранып, зар елап йөрү мөмкин түгел. Ни генә булса да, өмет бирерлек хис, сәбәп үзеннән-үзе эзләнә, табыла. Хәтта чит илләргә кадәр, күпләрнең милли хисләрен сызлаткан хәбәрләр, вакыйгалар турында килеп ирешкәндә дә ниндидер бер юаныч, ышаныч сүзләрен ишетәсе килә.

Нәкъ шундый вакытта Ленар Шәехнең "Казан" шигырен кат-кат укыйм. Менә шуннан кайбер юллар:

Казанда "каза" сүзе бар,
Бар анда "азан" сүзе...
Казалар күреп яши ул,
Бар сынауларга түзеп.
Сынаулардан сыгыла да
Сынмыйча кала тагын...

Азан тавышы дәвалый
Каланың яраларын...

...Күңелне җылытып тора
Казаннымның "азан"ы!

***

"Килер көндә без дә тик тузанмы?!"

Ике ел элек шулай "Идел"нең еллык тупланмасын укып утырганда, иң тәэсир иткән иҗат Фәнилнеке булган иде. Ул аерылып торырга бик үк ашкынмыйча гына яза кебек. Әмма тирәнлеккә омтылыш, публицистикага хас кискен дәгьва һәм милли хисләр белән сугарылган шигырьләре, чынлыкта барыбер үзгә.

"Заман тузаны" шигыреннән берничә юл:
Килер көндә без дә тик тузанмы?!
Тормыш дәвам итә, алга китә...
Ә хәтерсез милләт - үзе тузан...
Белмим...
Алда ни мәхшәрләр икән?..

***
Антологиягә чәчмә әсәрләр язучылар күп кермәгән. Шуларның берсе – Ландыш Әбүдәрова. Аның хикәяләреннән ниндидер бер самими җылылык бөркелә, аларны укыганда йомшак, җылы шәлгә төренеп утырган кебек буласың. Әллә ни күзгә күренеп тормыйча гына үз көйләренә яшәп яткан мәрхәмәт һәм михербанлык хисләре барлыгын аңлап куанасың.

***
Айсылу Имамиева еш күзгә ташланган авторлардан түгел. Чын дөресен әйткәндә, мин аның иҗаты белән "Яңа гасыр тавышы" антологиясендәге ике кыскарак кына хикәясе аша таныштым. Һәм бер көчле үзенчәлеген тоеп, гаҗәпкә калдым. Укучыны язганына төрле юллар белән ышандырырга тырышып, аңар нидер аңлатып, тасфирлап түгел, ә үз сүзенә ышанып һәм җаваплылык тоеп язуы белән ияртергә сәләтле каләме, фикере бар, Айсылуның! 

Безнең күз алдыбызда, Фәүзия апа Бәйрәмова хатын-кыз прозаик дәрәҗәсен кул ирешмәслек биеклеккә күтәрде. Күз алдыбызда, үзләрен прозаик буларак таныткан башка үрнәк хатын-кыз язучыларыбыз иҗат итеп тора. Күз алдыбызда, прозаик буларак китапларын нәшер итүчеләр күбәя...

Кыскасы, күз алдыбызда, бу юл җиңел һәм җәрәхәтсез түгел.

Шундый уй да килде, аерым бер темага махсус алынучылар да бар бит...  
Ни генә булмасын, "күз алдыбызда..." дип башланган җөмләне Айсылу белән дәвам итәселәр алда әле, Алла боерса...

***
Антологиядә Рөстәм Галиуллинның да әсәрләре урын алган. Аның “Васыять” китабы, туган җирдән читтә Төркиядә укыгангамы, аерым бер тәэсир калдырган иде. Бу хакта язганым да булды, шулай да янә кабатлыйм әле. Китапта сүз 1700 дә ничәнче еллар турында барса да, ул бүгенге вәзгыятьне аңларга ярдәм итә торган әсәр. Вакыйгаларның бик элекеге икәнен аңласам да, күп урында бүгенге көн турында укыган кебек укыдым. Милли хисләр – гадәти көнкүреш; туган җир кадере – чит ил сабагы, ата роле – бала юлы; тарих-сәясәт һәм башка мөһим төшенчәләрнең каршылыгы, бәхәсе, роле, йогынтысы Ялчыгол язмышы аша күрсәтелгән. Әмма Ялчыгол язмышы гына итеп кабул ителми. Дин әһелләре даирәсендә бу китапны укучылар бармы икән?! Алар белгән-ишеткән, аңлаган-аңламаган бик күп сорауларга да җавап бар анда.

Тиз-тиз күз йөгертеп чыга, җырлап кына укый торган һәм китапны ябып куюга онытыла торган әсәр түгел.

Шуны да әйтәсе килә: Рөстәм Ялчыголның китаплар язуына кагылышлы серлелекне  тасвирлый. Аның үзенең дә китабы, иҗаты шул серне дәвам итә кебек... 

...Әлегә кыска-кыска фикерләрем шулар. Антологиягә кергән авторлар буйлап шактый дәвам итәргә булыр иде... Һәркайсына аерым бер тәнкыйди мәкалә язылса да, артык булмастыр. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев