ЛИЛИЯ ХӘЙРУЛЛИНА БӘБИ КӨТӘ!
Популяр җырчы Лилия Хәйруллина бәби көтә. Ишеткәнсездер инде? Бу хакта үзе инстаграм битендә хәбәр итте.
Популяр җырчы Лилия Хәйруллина бәби көтә. Ишеткәнсездер инде? Бу хакта үзе инстаграм битендә хәбәр итте.
Билгеле, күпләр аның бу хәбәренә ышанмады, чөнки Лилия соңгы арада инстаграмда юморлы вайннары белән дә танылып килә. Аңа язылучылар шәп яңалыкны "чираттагы юмор" дип кабул иттеләр, җырчы Илсөя Бәдретдинова да "сиңа ышанырга да куркам", - дисә дә, сабыйның сәламәт тууын теләп язган.
Лилия Хәйруллина бу темага ачыклык кертеп, тагын бер видео яздырды, ул анда болай ди:
- Мин шәхси тормышымны социаль челтәрдә күрсәтмәскә тырышсам да, моны яшереп калып булмый - ул барыбер сизелер иде. Шуңа күрә бу сөенечле хәбәрем белән уртаклашырга теләдем, ди җырчы.
Артистлар соңгы арада мондый хәбәрләр белән сөендереп кенә торалар: Ландыш Нигъмәтҗанова, Зәмирә Рәҗәпова (Куприянова) , Чулпан Йосыпованың бәби алып кайтканнарын язган идек инде.
Лилия Хәйруллинаның да сабые сәламәт булсын дип телик әле!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев