Логотип Идель
Эксклюзив

Машина эчендә ике кыз бала һәлак булган...

Әни кеше балаларын эзләп тапмагач, полиция чакыра. Соңрак сабыйларны автомобиль эчендә табалар, алар икесе дә...

Ростов өлкәсенең Каменский районында ишегалдында тора торган машина эчендә ике кыз бала һәлак булган. Алар эсседә кызган салон эченә кереп качкан булган.

Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсе вәкиленә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте, дип яза Интертат.

Тикшерү версиясе буенча, шимбә көнне 2017 һәм 2019 елда туган ике кыз бала ишегалдында уйнап йөриләр һәм якында тора торган машина эченә кереп утыра. Әни кеше балаларын эзләп тапмагач, полиция чакыра. Соңрак сабыйларны автомобиль эчендә табалар, алар икесе дә үлгән була.

«Якынча версия буенча, балалар югары атмосфера температурасы тәэсирендә үлгән», — дип аңлатканнар ведомствода. 

Тулырак

Сүз уңаеннан, Татарстанга аномаль эссе һава торышы кире кайтачак, дип хәбәр итте КФУ профессоры Юрий Переведенцев. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев