-
Корбан гаете көнендә Казанда "Корбан Фест" зур гаилә бәйрәме узачак 2022 елның 10 июлендә Казанда М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, "Корбан Фест" зур гаилә фестивале узачак.
-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Мәдинә Гайнуллина: "Кайгыларны юар бер сүз дә юк" (видео)
26 март көнне юл һәлакәтенә очрап вафат булган Илшат Агиев язмышы һаман да хәтердән китми. Шулай яшь килеш дөньядан киткәненә ышанасы, кабул итәсе килми. Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина инстаграм сәхифәсенә Илшатның җырлап төшкән видеосын урнаштырган. Аны карагач, күзгә ирексездән яшь килә.
"Кайгыларны юар бер сүз дә юк. Син дә юк. Телефонымда син булган фотоларны эзлим, алар бик күп. Ә үзең юк...Бар дөньяга ачы итеп кычкырасым килә. Син җырлаган җырдагы кебек...
"Нигә син гомер,нигә соң?!
Тигез түгел барсына?!.."
Бу җырны син бигрәкләр дә ярата идең бит, Илшат. Аннары "Ак болытлар"җыры. Синең тавышың яңгырый күңелемдә..." - дип яза Мәдинә.
ФФото һәм видео: Мәдинәнең шәхси архивыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз