-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Онлайн-концерттагы иң кызыклы җаваплар
Салават абый коронавирус белән бәйле сорауга карата да үз фикерен әйтте:
- Һәркем үз тормышы белән яши, булдыра алганча саклана. Бу уен эш түгел, ләкин аңардан трагедия ясарга кирәкми. Минем моның хәтле озак өйдә утырганым да юк иде. Хатыным шатлана, оныкларым, балаларым да шат – мин һәркөнне өйдә! Без әллә нинди хәлләрне узган кешеләр, монысын да узарбыз.
Онлайн-концертны алып баручы:
- Салават Фәтхетдинов Татарстан җырчыларыннан беренче булып үзенең концертын күчергән кеше. Рәхмәт Сезгә моның өчен! Һәм ул беренчеләрдән булып безгә шалтыратып: “Болай булмый, иптәшләр, нәрсәдер эшләргә кирәк, халыкны концертсыз калдырмыйк”, - диде. Салават абый, сез әзерме башларга?
- Мин һәрвакыт әзер!
- Карантинда булучыларга нәрсә эшләргә киңәш бирер идегез?
- Менә мин үземә шөгыль таптым: онлайн-концерт куям. “А” варианты: гаилә, хатын, балалар. Икенче вариант: мәсәлән, минем кечкенә генә хуҗалыгым бар. Анда минем сыерлар, сарыклар, тәвә кошлары, фазаннар. Шулай ук тиеннәрем дә бар. Сүз уңаеннан, дүшәмбедән башлап мин язылучыларым өчен онлайн режимда җырлый башлаячакмын. Бу Инстаграм аша инде. Үзем алып барачакмын анысын. Гел.
- Карабодай алдыгызмы соң?
- Аллаһка ышанып, яхшыга өмет итәргә кирәк. Минемчә, андый нәрсәләрне җыеп утыруның мәгънәсе юк.
Салават абыйдан социаль челтәрләрдә утыру-утырмавы турында да сорадылар.
- Соңгы арада балалар үгетләгәнгә генә теркәлдем. Алай еш утырмыйм, ләкин төрле видеолар, яңалыклар җибәреп утырам. Ләкин бары тик яхшыларын гына. Минем язылучыларым аз түгел, мин аларны үземчә шулай саклыйм. Бер үзенчәлекле ягым: мин комментарийларны укымыйм.
- Менә әле мин сезнең турыда язылган комментарийларны укыдым, барысы да мактый үзегезне…
- Юк! Алай була алмыйм, дуслар күбрәк булган саен, дошманнар да арта. Бу – тормыш. “Дусның этлегенә караганда этнең дуслыгы әйбәтрәк” дигән мәкалебез бар безнең. Шуңа мин барыбызга да, дусларыма да, дошманнарыма да тизрәк бу соңгы хәлләр әйбәтләнеп, карантиннан чыгуыбызны телим. Туган ягым Башкортстанга кайтасым килә. Концертларны без булмый димәдек, вакытын гына күчердек. Беренчесе майда булачак, Алла боерса.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз