27 март 2020 яңалыклары
-
27 марта 2020 - 16:04
Роберт Миңнуллин белән хушлашу иртәгә узачак
Бүген безне мәңгелеккә калдырып киткән халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән хушлашу 28 мартта 9.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак. -
27 марта 2020 - 14:40
"Шәригать һәм аның өстенлекләре" - онлайн-лекция
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә башланып киткән "ОНЛАЙН МӘДРӘСӘ @MUSLIMMOL" проекты кысаларында "Шәригать һәм аның өстенлекләре" темасына онлайн-лекция узды. Бу мөселманнар карантин вакытын файдалы итеп уздырсын өчен әзерләнде. -
27 марта 2020 - 14:12
Бер кешене трамвай бәрдергән
Казанда тагын һәлакәт. Бу юлы тыелган урында юл аркылы чыккан ирне трамвай бәрдергән. -
27 марта 2020 - 12:35
Бүген - Халыкара театр көне!
Карантин булуына карамастан, татар театрлары үз эшләрен дәвам итәләр: репетицияләрдән онлайн-трансляция, архивтан спектакльләрнең видеоязмаларын, туры эфирда артистлар белән әңгәмәләрен урнаштырып баралар. Без дә сезгә, театр көне уңаеннан, кайбер видеоязмаларны карарга тәкъдим итәбез. -
27 марта 2020 - 11:29
Зөләйха бәби тапты!
Милләт, карантин, дип төшенкелеккә бирелмә: Зөләйха белән Русланнан үрнәк ал һәм җанисәп көненә кадәр халык санын син дә арттыр! -
27 марта 2020 - 08:33
Онлайн-концерттагы иң кызыклы җаваплар
Салават абый коронавирус белән бәйле сорауга карата да үз фикерен әйтте: - Һәркем үз тормышы белән яши, булдыра алганча саклана. Бу уен эш түгел, ләкин аңардан трагедия ясарга кирәкми. -
27 марта 2020 - 08:19
Илшат Агиев вафат...
Әлмәт театры актеры - 28 яшьлек Илшат Агиев вафат... -
27 марта 2020 - 08:00
Роберт Миңнуллин: «Дөньядан артта калмаска кирәк»
Күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин вафат. Аңа 71 яшь булган. Якты истәлегенә әлеге архивтагы язмабыз дога булып ирешсен... -
27 марта 2020 - 06:30
Тәвәккәл һәм кыю хәзрәт
Бүген – 27 мартта “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов 60 яшьлеген билгеләп үтә. Шуның 35 елын өммәткә хезмәт итүгә багышлаган шәхес ул.