Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!

    Сыерчык оясы ясыйбызмы?

    Бүген - 31 март. Язның икенче аена да аяк басабыз. Сыерчык оялары ясарга өлгердегезме әле? Әгәр юк икән, нәни кошлар өчен җылы оя ясау үрнәген тәкъдим итәбез. 

    Сыерчык оясының киң таралган ысулы ул - тактадан турыпочмаклык формасында ясалганы. Кул астында кирәкле эш җиһазлары һәм такта кисәкләре булса, ояны тиз генә корып куярга була.

    Оя ясау өчен кораллардан пычкы яки электрлы агач кискеч (электролобзик), рулетка яки линейка, чүкеч, карандаш, 5см лы борау белән дрель кирәк.

    Җиһазлар: эшкәртелмәгән такта, 4 сантиметрлы кадак, теләк буенча иссез пропитка яки буяу.

    Ояның үлчәме:

    Түбәсе - төбеннән 2-3 сантиметрга зуррак
    Калынлыгы - 2 сантиметрдан да ким булмасын
    Стеналар озынлыгы 35 сантиметр
    Ике як стенаны киңлеге 20 сантиметр
    Төбе шакмак формасында, 16х16 сантиметр
    Ике як стенасы 16 сантиметр
    Тишеге 6 сантиметр
    Таякчыкның озынлыгы - 4, әйләнәсе 1 сантиметр.

    Реклама

    Эш барышы:

    1. Тактага карандаш һәм линейка ярдәмендә сызымнар сызыгыз. Кисү өчен пычкы кулланыгыз.

    2. Дрель һәм тишкеч ярдәмендә алгы як стенага тишек уегыз. Стенаның тышкы ягыннан кадак кагып, төп тактага беркетегез. Тишек астына дрель белән таяк беркетегез.

    3. Ояны җыегыз. Кирәк икән, буягыз.

    Сыерчык оясын 3 метр биеклеккә авыш халәттә элегез. Бу аңа яңгыр үтмәсен, чүп-чар кермәсен өчен кирәк.

    Фотода Саба районы сыерчыклары 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете