Логотип Идель
Эксклюзив

«ТАТАР АЗАНЫ – 2021» ХАЛЫК БӘЙГЕСЕ ФИНАЛИСТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ

Җиңүчене жюри билгелиячәк, әмма халык фикере дә кызыклы. Җиңүче исеме гает көнендә игълан ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар инстаграмдагы сәхифәдә.

"Татар азаны – 2021" радио бәйгесен оештыручылар: "

Яхшы азан әллә кайдан ишетелә ул”, - дип саный. Шул ук вакытта: “Азан хәтле азан мәгърур булып, әмма шул вакытта күңелгә үтеп керерлек яңгырарга тиеш. Урамда очраклы узып барган кешенең, бу матур авазны ишетеп, мәчеткә керәсе килергә, дингә мәхәббәте уянырга тиеш”, дигән таләп куя.

Азаннарны бәяләгәндә яңа, оригиналь, моңарчы ишетелмәгән мәкамгә салынган азанга өстенлек биреләчәк. 

Иң мөһиме ул татар мәкаме белән әйтелгән һәм иң матуры, кагыйдәләргә туры килгәне булырга тиеш. Ул азан киләсе рамазан аена кадәр республиканың иң биек манарасыннан - радиолар арасында максималь таралу ешлыгына ия булган @bolgarradiosi эфирында көненә биш тапкыр яңгыраячак. (Ә бу 1825 тапкыр дигән сүз).  

Аллаһы Тәгаләне олылау һәм намаз вакытлары башлану турында бөтен илгә хәбәр итү кебек зур мәртәбәгә кем лаек булыр? Финалга  җиде азан әйтүче чыккан: Ленар Хамматов, Сәед Кәмаль,  Айназ Кәлимуллин,  Рузил Ихсанов, Марсель Вәгыйзов, Ясир Дәүләтшин, Мөхәммәд Садыйков.

Җиңүчене жюри билгелиячәк, әмма халык фикере дә кызыклы. Җиңүче исеме гает көнендә игълан ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар инстаграмдагы сәхифәдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев