Логотип Идель
Эксклюзив

Татар хатын-кызлары ни өчен изү беркетеп йөргән? (видео)

Татар хатын-кызлары ни өчен изү беркетеп йөргән? Төрле ташлар белән бизәлгән изүнең төп функциясе нәрсәдә? Дизайнер Гөлфия Шәйдуллина-Билалова эскизлары халыкара бәйгеләрдә дә җиңү яулый. Яка чылбыры, ярым ай муенсалары ясаучы оста кайбер серләр белән уртаклаша.

 

Татар хатын-кызлары ни өчен изү беркетеп йөргән? Төрле ташлар белән бизәлгән изүнең төп функциясе нәрсәдә? Дизайнер Гөлфия Шәйдуллина-Билалова эскизлары халыкара бәйгеләрдә дә җиңү яулый. Яка чылбыры, ярым ай муенсалары ясаучы оста кайбер серләр белән уртаклаша.

Дизайнер Гөлфия Шәйдуллина-Билалова – башкаларга сөенеч бүләк итүчеләр затыннан. Шагыйрь һәм рәссам Малькольм де Шазальнең: «Чәчәкләрнең көндәлек халәтләре булмый, алар һәрвакыт бәйрәмчә киенгән», – дигән сүзләренә кушылып, татар хатын-кызларының да, чәчәкләр кебек булуларын, һәрчак бәйрәмчә, зәвыклы киенүләрен генә тели. 

– Гөлфия, сине алтын куллы, дип мактыйлар. Мондый бәяләмәгә ирешү өчен гаять белем җыярга туры килгәндер...

– Әйе. Мин Оренбургта туып-үстем. Тугызынчы сыйныфтан соң, шәһәребездәге һөнәри лицейда кисеп-тегүче һөнәренә укыдым. Аннары Оренбург дәүләт университетының архитектура-төзелеш факультетына имтихан тоттым, ул факультет ил күләмендә дә иң көчле һәм иң катлаулы укыту дәрәҗәсенә ия. Безгә алдан ук: биредә белем алу матди ягы яхшы булган гаиләләрдә үскән яшьләр өчен генә, дип әйттеләр. Моның шулай икәне бик тиз аңлашылды, чөнки рәсем дәресләрендә без инде иң кыйммәтле кәгазьләр, буяулар һәм кылкаләмнәр генә кулланырга тиеш булып чыктык, чөнки чын кием дизайнеры булырга теләүчеләр һөнәри кирәк-ярак белән генә эш итәчәк. Алты ел дәвамында дизайн кафедрасында костюм дизайны белгечлегенә бик тырышып укыдым. Курсташларым да бик көчле иҗатчылар иде, ярыша-ярыша укыдык. Беркемнең дә артта каласы килмәде.

– Әти-әниең сине табибә итеп күрергә теләгән. Юкса алар инде ун яшьтә үк әтиеңнең чалбарын кисеп, яңа кием ясавыңны да күргәннәр...

– Кечкенәдән рәсем ясадым дип әйтә алмыйм, әмма кисү-тегү белән «бик мәшгуль булдым» шул, башлыча, әтиемнең киемнәрен «яңарта» идем. Ләкин моның өчен алар мине беркайчан да шелтәләмәде. Балачакта ук һәр көн диярлек тектем, әбием үзенең иске булса да бик яхшы Zinger тегү машинасын биреп торды.

Әйе, нәселебездә – барысы да диярлек укытучылар һәм табиблар. Әтием Радик Рәшит улы бүгенге көндә умартачы, әмма белеме буенча ул – укытучы, әнием Асия Камил кызы математика укытты, хәзер инде лаеклы ялда. Әлфия апам – икътисадчы. Әти-әнием мине табибә булыр дип уйлаганнар иде, аларның уй-хыялларын зурлап, ике ел рәттән медицина академиясе хастаханәсенә әзерлек курсларына йөрдем. Ләкин хирургия бүлегендә узган практикадан соң табибә булу теләгем бөтенләйгә сүрелде. Җаным төрле энергияләрне бик яхшы тоемлаганга күрә, хастаханәләрдә тупланган авыр энергетиканы һәр көн сизеп, эшли алмаячагымны аңладым.

Язманы тулысынча укыгыз: http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/milli-kiem-zur-avaplylyk-ta-ul

Автор: Зилә Нигъмәтуллина

Видео материалның авторлары: Мөршидә Кыямова һәм Булат Газизуллин

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев