-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Театр карантинда: артистлар ничек яши?
Барыбызга да мәгълүм, массачыл-мәдәни чараларның вакытын күчерделәр. Шул исәптән, театрлар да карантинда. Бүгенге көндә артистлар ни белән шөгыльләнә һәм коронавирус китереп чыгарган вәзгыятькә ничек карый? Алар белән шул хакта сөйләштек.
Булат Гатауллин (Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты):
"Без 15 апрельгә кадәр спектакльләр уйнамаячакбыз, шулай ук Мәскәү гастрольләре дә күчерелде. Ләкин театрның эше туктатылмый - премьерага әзерлек бара.
Коронавирустан куркам, - дип әйтә алмыйм. Иң мөhиме паникага бирелмәскә, сәламәтлекне кайгыртырга, үзебезгә hәм якыннарыбызга игътибарлырак булырга! Барысы да Аллаh Тәгалә кулында!"
Айсылу Мөсәлләмова (К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты):
"19 нчы марттан алып 15 нче апрельгә кадәр безнең театрыбызда планлаштырылган спектакльләр кичектерелде. Без карантинда булсак та, репетицияләр шулай ук элеккечә дәвам итә. Вокал, бию дәресләренә киләбез һәм инде спектакльләребезне уйнамасак та, музыкаль репетицияләр өчен җыелышабыз. Безгә махсус маскалар тараттылар, гомум гигиена таләпләрен үтәргә куштылар, без әлегә театр эчендә шулар ярдәмендә сакланабыз.
Миндә әлегә курку хисе юк. Тормыш шулай ук дәвам итә, гадәти вируслы инфекцияләрдән ничек сакланган булсам, шул ук кагыйдәләрне үтәргә тырышам.
Кибет киштәләрендә карабодай ярмасы һәм бәдрәф кәгазьләре беткәнен күрсәм дә, мин дә дулкынлану хисе нишләптер булмады. Мин үзем карабодай белән бик дус. Ләкин беткән чагына туры килеп, 4 көн буе Казанның кермәгән кибетләре калмады. Гап-гади карабодайны эзләп, болай йөрермен дип һич кенә дә уйламаган идем".
Театр артистлары әнә шулай көн күрә. Сүз уңаеннан, карантин вакытында студентларның дистанцион укулары турында да язган идек.
Фотолар: театрларның "Вконтакте" төркеменнән
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз