-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
ТЕАТР МУЗЕЕНА - КӘРИМ ТИНЧУРИН БИНОКЛЕ!
15 сентябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының рухи юлбашчысы – Кәрим Тинчуринның тууына 133 ел. Шул уңайдан, Тинчурин театры мәдәни чаралар оештыруын хәбәр иткән идек. Тинчурин каберенә чәчәкләр салудан тыш, бүген «Сүнмәс йолдыз яктысында» дип исемләнгән очрашу да узды.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:
- Театрыбызны Кәрим Тинчурин йорты итеп кабул итсәк иде, аның башлаган эшне бергә-бергә дәвам итеп, бер гаилә булып, шушы йортны алга илтсәк иде. Үзегез дә белеп торасыз, мәшһүр шәхесләребез китеп бара. Без аларның истәлеген, алар эшләгән эшләрне бервакытта да онытырга тиеш түгел. Тинчурин эшләгән эшләрне лаеклы дәрәҗәдә дәвам итсәк иде!
Кунаклар арасында Рабит Батулла да булды. Ул үзендәге архив материаллар белән уртаклашты һәм театр музеена Кәрим Тинчуринның биноклен тапшырды. Әлеге бинокльне Тинчурин хатыны Заһидә ханымга бүләк иткән булган.
Шулай ук Рабит Батулла Тинчурин фамилиясенең тарихы турында да мәгълүмат бирде:
- «Тенчурин» һәм «Тинчурин» фамилияләре турында күп язылды, ләкин белми калган кешеләр өчен бу мәгълүмат кызыклы тоелыр: ул «тын чура» сүзеннән алынган. «Чура» сүзе кол була торып та, ниндидер булдыклылыгы аркасында баеп киткән кешеләргә әйтелгән. Акчуриннар, Байчурин, Мичуриннар бар… Тинчурин фамилиясенең шундый тарихы бар. Документларда ул кайвакыт «Тенчурин» дип тә язылган. Репресиия корбаны булганга аның исемен театрга бирүдә зур кыенлыклар булган иде. Үземнең пьесалар җыентыгында сезнең театр артистлары фотолары да бар. Ул «Тинчурин исемендәге театр артистлары…» дип билгеләнгән иде. Шуны күргәч, Заһидә апа елады: Тинчурин театры бар икән, дип… Ул белеп китте моны…
Әлеге очрашуда Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры чыгыш ясады, Гүзәл Гаффарова һәм Илфак Хафизов тарафыннан Кәрим Тинчурин белән Заһидә ханым мәхәббәтен сәхнәләштергән өзеге күрсәтелде. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова алып барды. Театр бинасы эчендәге Тинчурин бюстына да шулай ук чәчәкләр салдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз