Төркиядә Тукайны искә алдылар
29 апрель көнне Төркиянең башкаласы Анкарада бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу чарасы һәм шигырь бәйрәме уздырылды.
Габдулла Тукай урамында урнашкан шагыйрьнең бюсты янында уздырылган чараны Анкарада яшәүче татарлар Роза Корбан һәм Лилия Сабир оештырды. Анда Төркиянең төрле төбәкләрендә яшәүче, эшләүче һәм укучы милләттәшләребез, төрле оешма һәм төрле милләт вәкилләре, студентлар катнашты.
Чараны тикшеренүче, язучы һәм тәрҗемәче, филолог Роза Корбан: “Тукай язмышы - татар халкының язмышы ул. “Җырлап торам, торган җирем тар булса да, курыкмыйм, сөйгән халкым татар булса да”, - дигән Тукай татар булганлыгы белән горурланган”, - сүзләре белән ачып җибәрде. Ул чыгышында бу көннең әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлатты, Габдулла Тукайның тормышы һәм әсәрләре, татарларга тәэсире турында сөйләде. Шулай ук Тукай бюстын төзек һәм чиста тоту белән бәйле мәсәләләргә дә кагылып үткән Роза Корбан, бик күп нәрсәнең татарларның үзләреннән торганын әйтте. Ул Татарстанда 1958 елдан бирле Тукай премиясенең бирелеп килүен, ләкин соңгы елларда бу премиянең татарлык белән бәйләнешле булмаган кешеләргә бирелгәнен кайгырып әйтте һәм “Тукай үзе яшәсә иде, моңа риза булмас иде”, - диде. Роза Корбан сүзләрен: “Татар теле, Конституциябездә булса да, инде рәсми тел булудан чыкты. Атнага нибары ике сәгать татар дәресе керә, ул да ата-аналарның рөхсәте белән генә... Тукайның телен яшәтү өчен, иң беренче чиратта, без татарча сөйләшергә тиешбез”, - дип төгәлләде.
Конья шәһәреннән зур төркем белән килгән “Туран илчеләре” оешмасының башлыгы Җелал Өзтәмиз чарага катнашучыларны котлады, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде һәм алдагы эшләрендә дә уңышлар теләде.
Тикшеренүче, тәрҗемәче Лилия Сабир чыгышында Төркиядә һәм шул исәптән Анкарада Тукайга багышлап уздырылган чаралар турында кыска мәгълүмат бирде. 2001 елда Әмәк мәхәлләсендә урнашкан урамга Тукай исемен бирүгә һәм Төркиядә Тукайны танытуга зур өлеш керткән, 2014 елда Казанда Казан университеты белән бергә “Төрек дөньясын яктырткан шәхесләр: Мәхмәт Акиф Әрсой һәм Габдулла Тукай” исемле халыкара симпозиумны оештырган һәм аларга багышланган китаплар бастырган Мәхмәт Акиф Әрсой исемендәге фикер һәм сәнгать вакыфының мактаулы рәисе Мәхмәт Җәмал Чифтчигүзәленең хатын укыды. Чифтчигүзәле хатында Төркиянең милли “Бәйсезлек” гимнын язган шагыйрь Мәхмәт Акиф Әрсой белән Габдулла Тукайның Төрек дөньясы өчен бик зур әһәмияткә ия булуларына басым ясаган һәм “Минем теләгем: Тукай һәм Акиф әсәрләре дөньяның барлык телләренә тәрҗемә ителсен, күп кенә илләрдә аларның исемнәрендә фәнни-тикшеренү институтлары булдырылсын, халыкара программалар оештырылсын, башкалаларда мөһим бульварларга исемнәре бирелсен. Чөнки Акиф белән Тукайның аеруча Төрек дөньясына әйтәсе бик күп сүзләре бар”, - дигән.
Малатья Инөнү университетының фән-әдәбият факультеты төрек теле һәм әдәбияты бүлегендә белем бирүче якташыбыз фәннәр докторы, профессор Рамилә Яруллина чыгышында: “Белүегезчә, Габдулла Тукай - “Алтын чор” дип аталган ХХ гасыр башында татар әдәбиятының иң мөһим шәхесләреннән берсе. Бу чорда кулына каләм алган бик күп татар язучысы һәм сәнгатьчесе башкорт, казак, ногай, кыргыз һәм гомумән Төрек дөньясының уртак язучылары санала”, - дип, Тукайның бигрәк тә Төрек дөньясына йогынтысын ассызыклады.
Төрек дөньясы активисты, “Эпилепсия белән яшәү” оешмасы рәисе Әбру Өзтүрк тә чыгышында Тукайга багышланган чарага катнашучыларны сәләмләде һәм зур уңышлар теләде.
Чыгышлардан соң чарага килә алмаганнарның хатлары укылды.
Дөнья татар лигасы башлыгы Гөнүл Пултар җибәргән хатында: “Тукай – ул һәр төрле идеологиядән өстен милли символ. Лаек булуга карамастан, бәйсез булмаган, 1992 елның язында үздырылган референдум нәтиҗәләренең тормышка ашырылуын көтүче, килешүләрнең яңартылмаганлыгыннан, Рәсәй Федерациясе кысаларындагы бер төбәк халкына әверелдерелгән милләтнең, мәгариф системасындагы барлык чикләүләргә карамастан, матур һәм бай теленең булуын хәтерләтә торган символ”, - дигән сүзләре бар.
Төркиядә Габдулла Тукай турында фәнни тикшеренуләр алып баручы, Тукайның шигырьләрен тәрҗемә итеп, китап буларак бастырган фәннәр докторы, профессор Фатма Өзкан исә хатында Тукайның ачы язмышын тәсвирлаган, аның иҗатын тәфсилләп телгә алган. Фатма Өзкан Тукай турында: “Ул тарихта бөек мәдәниятләр төзегән Хазар, Болгар, Алтын Урда һәм Казан Ханлыгы кебек дәүләтләрнең варисы һәм оныгы булганын бик яхшы аңлаган”, - дигән, наданлыкны, артта калуны тәнкыйть итүче, шулай ук хатын-кыз хаклары белән бәйле шигырьләренә дә игътибарны җәлеп иткән.
Измир шәһәрендә эшчәнлек күрсәтүче Кипр, Балканнар, Авразия төрек әдәбияты оешмасы “KİBATEK”ның мактаулы рәисе Фәййаз Саглам язуында: “Тукайның Төрек дөньясы әдәбиятындагы урыны Җенгиз Дагҗы, Шәхрияр, Бахтияр Вахапзаде, Абай Кунанбай һәм Яхья Кемал кебек үлемсез язучылар белән беррәттә. Габдулла Тукай татар төрекләренә генә түгел, тарихта да, бүгенге көндә дә бөтен Төрек дөньясы шагыйрьләренә һәм язучыларына тирән йогынты ясавын дәвам итә”, - дигән һәм 25 ел дәвамында 47 ил белән элемтә һәм хезмәттәшлек эчендә уртак проектлар алып бара торган халыкара тел-әдәбият-тәрҗемә оешмасы буларак, “KİBATEK” исеменнән киләсе 2024 елда Габдулла Тукай истәлегенә “Казан татар / Татарстан әдәбияты” темасына чаралар оештырырга тәкъдим иткән.
Чыгышлардан соң шигырьләр укылды. Роза Корбан Гомәр Саттаровның “Тукай” шигырен, Анкарада укучы татар студенты Гөлназ Сафина Тукайның “Туган җиремә” шигырен, Малатья Инөнү университеты укучысы Нәслихан Яшар “Шүрәле” шигыреннән өзек укыдылар. Анкара Хаҗи Бәйрәм Вәли университетының әдәбият факультетында укучы Ләвәнт Булут Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигырен сөйләде, Анкарада яшәүче милләтәшебез Кәдрия Мәйваҗы исә җырын җырлады. Лилия Сабир Кырым татар шагыйре Әмди Гәрәйбәйнең “Тукайга” исемле шигырен укыды.
Габдулла Тукайга багышланган чара бөтен дөньядагы татарларның милли гимны булып саналган “Туган тел” җырын җырлап, Тукай бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Чарага катнашучылар соңыннан якындагы бер кафеда чәй эчеп, үзара аралаштылар.
Лилия Сабир, Анкара
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев