Логотип Идель
Эксклюзив

ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды"

Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Бүген республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанның Премьер-министры урынбасары - Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә IX "Наше время-Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален оештыру комитеты утырышы узды. Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов быел тугызынчы "Наше время-Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кушты. Кичә ТР Министрлар Кабинетының фестивальне үткәрү турында карары чыкты, бюджет расланды, шулай ук фестивальне үткәрү вакыты, зона сайлап алу этапларын оештыру урыннары билгеләнде", - дип хәбәр итте Кәримов.

Аерым алганда, быел зона этаплары түбәндәге тәртиптә узачак: 8-9 октябрь - Әлмәт; 15-16 октябрь - Түбән Кама; 22-23 октябрь - Казан; 29-30 октябрь - Яшел Үзән. Алга таба зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә Иделбуе спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы узачак. Шулай ук бүген фестивальнең гала-концерты вакыты билгеләнде - ул 15 ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, анда Гран-при иясе булган команда игълан ителә, ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. "Безнең заман геройлары" махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Утырышта катнашучыларга "Наше время-Безнең заман" проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, фестивальнең быелгы сезонында бурыч - яңа катнашучыларны (федераль компанияләр, эре ритейлерлар, шулай ук төрле муниципаль предприятиеләр вәкилләрен) җәлеп итү.

"Безнең фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Егет-кызлар югары башкару дәрәҗәсен, без тәкъдим иткән мөмкинлекләрне, жюри һәм фестиваль педагоглары ягыннан осталыкны күрә, бушлай мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, слетлар, шулай ук фестиваль мәйданчыкларында хөкем сөрә торган кабатланмас атмосфераны көтеп ала", - дип ассызыклады Айдар Гайнетдинов.

2020 елгы фестивальдә 41 муниципаль берәмлекнең 156 оешмасыннан 1240 конкурсант катнашты, аларга 108 призлы урын бирелде. Узган ел Гран-прига "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ командасы лаек булды. "Безнең заман геройлары" призын "Түбән Кама Нефтехим" командасы яулады.

Оештыру комитеты утырышында шулай ук әлеге фестивальнең ТР Президенты ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында узачагын хәбәр иттеләр. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланачак.

Катнашу өчен гаризалар BZZM.RU сайтында кабул ителә.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X