Логотип Идель
Эксклюзив

«УКУЧЫЛАРЫМ ИЛҺАМЛАНДЫРА»

ТР Милли китапханәдә "Юлбасма" нәшрияты "Үзем белдем, диген" басмасын тәкъдим итте.

ТР Милли китапханәдә "Юлбасма" нәшрияты "Үзем белдем, диген" басмасын тәкъдим итте. Китап тәкъдим итү автограф-сессиясендә редакторлар - Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Гарипова һәм Башкортстанда яшәп иҗат итүче рәссам Гөлнара Фәләхова катнашты.

- Мин инстаграмда язылучыларым белән һәрдаим элемтәдә торам, дип сөйләде рәссам. - Мин алардан, сездән илһам алам һәм иҗат итәм, дип елмайды. 

"Үзем белдем, диген" китабы үз эченә унбер татар халык әкиятләрен алган. Һәр әкиятнең образлары заманча, үзгә ясалган. 

- Гөлнара һәр рәсемне махсус шушы китап өчен ясады, без әзер рәсемнәрне генә кертмәдек, билгеле. Гөлнара бик тиз ясый, шуңа күрә китап тиз вакыт эчендә әзерләнде, дип сөйләде редакторлар.

Китап тәкъдим ителгәннән соң, автограф куйдырырга чират җыела тоелды, ә без "Идел"нең июнь саны героебызга журналны бүләк иттек. Аның белән интервьюны сез дә укый аласыз: http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/rssam-glnara-maksatym-keshelrne-iatka-ilamlandyru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев