Логотип Идель
Эксклюзив

ЯРДӘМ-2021: НӘТИҖӘЛӘР ҺӘМ АЛГА КАРАШ

Гомумән, 2021 ел - “Ярдәм” фонды өчен төзелешләргә бай ел. Хәзерге вакытта спорт комплексы белән бергә “Коръәнне өйрәнү үзәге” дә төзелеп килә.

Бүген “Ярдәм” хәйрия фондының 2021 елда тормышка ашырган проектлары һәм киләчәк елга планнары белән уртаклаштылар. Чарада “Ярдәм” хәйрия фондының вәкилләре: фондның вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйблары Рәфис Сәйфуллин һәм Фәнис Мингәрәев, “Ярдәм-Помощь” гомуммиләт хәйрия фонды хезмәткәре Алсу Миңнуллина катнашты. 

"Ярдәм" хәйрия фонды ундүрт ел дәвамында төрледән-төрле проектларны тормышка ашырып килә. Проектларны аякка бастыруда хәйриячеләр, республика һәм ил күләмендәге грантлар ярдәм итә. 2018 елда “Видеть и слышать сердцем» проекты Россия Федерациясе Президенты грантлары конкурсында җиңү яулап, 3526 проект арасыннан “100 иң яхшы проект” исемлегенә кергән иде. 2020 елда әлеге проект кабат Президент грантлары фонды ярдәменә лаек дип табылды.

“Дорога жизни" проекты 2020-2021 елларда мохтаҗларны 15 000 порция кайнар ризык белән тәэмин иткән, 15 ай дәвамында ай саен 320 кешегә азык-төлек җыелмалары таратылган.

Күптән түгел “Ярдәм” фонды “Күнел күзе белән укыйм Коръән” акциясен башлап җибәргән иде (Мөршидә Кыямова язмасы), аңа бик күп җәмәгать һәм дин эшлеклеләре кушылды. Нәтиҗәдә, фонд типографиясендә Луи Брайль системасы буенча гарәп телендә бастырылган йөздән артык Коръән комплекты күрмәүчеләргә тапшырылган.

Гыйнварда “Ярдәм” фонды мөмкинлекләре чикле булганнар өчен 1300 квадрат метр мәйданда урнашкан күпфунцияле спорт комплексының төзелеш эшләрен тәмамларга һәм аны тәкъдим итәргә планлаштыра. Инклюзияле спорт комплексы мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата мөнәсәбәттә булган каршылыкларны җиңәргә булышлык итәчәк, ди фонд вәкилләре. Күпфункцияле уен кыры, тренажер заллар, фитнес бүлмәләре һ.б. – болар барысы да эксклюзив та, ябык та түгел, ә спортка битараф булмаган һәр кеше өчен дә ачык территория. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дә (ДЦПлы, күрү һәм ишетү буенча инвалидлар) сәламәт кешеләрнең дә бер җирдә күнекмәләр ясавы, спорт белән шөгыльләнүе – проектның төп концепциясе шул. 

Гомумән, 2021 ел - “Ярдәм” фонды өчен төзелешләргә бай ел. Хәзерге вакытта спорт комплексы белән бергә “Коръәнне өйрәнү үзәге” дә төзелеп килә.

- Бу үзәк Левченко бистәсендә төзелә. Элек анда Сөйләйман мәчете урнашкан иде. Үзәктә Балтач районының Бөрбаш авылында урнашкан ир-балалар пансионаты үрнәгендәге пансионат та булдырылачак. Боларны барысын да 2022 елның азагына төгәлләргә уйлыйбыз, - диде Рәфис Сәйфуллин.     

Шуны да әйтергә кирәк, алга таба хәйрия фонды проектларын “Ярдәм” (рус. “Ярдэм”) исеме белән түгел, ә “Ярдәм – Помощь” (рус. “Ярдам – Помощь”) исеме белән тормышка ашырачак. Моннан тыш, фонд исеменнән “ислам” (рус. “исламский”) сүзе дә төшеп калган, хәзер ул “гомуммилләт” хәйрия фонды булып бара. Фонд вәкилләре мондый үзгәрешләрне күпмилләтле республикада эшчәнлек алып баруы һәм төрле дин тарафдарларына ярдәм күрсәтүе белән аңлатты. Башка регионнардан килгән реабилитантлар да фондның исемен шунда ук аңлап алуы һәм безгә тагын да күбрәк кеше мөрәҗәгать итүе өчен кирәк булды бу үзгәрешләр, дип аңлатма бирде алар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев