Яшь каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева иҗатына багышланган күргәзмәгә килегез
20 августта, Ислам мәдәнияте музеенда “Илаһи сүз хозурында” дип аталган күргәзмә ачылачак.
Яшь каллиграф, тәзхибче Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның затлы иҗаты белән танышу өчен, һичшиксез, күргәзмәгә килеп күрергә кирәк. Аның иҗатына багышланган “Илаһи сүз хозурында” дип аталган күргәзмә 20 августта, Ислам мәдәнияте музеенда ачылачак.
Күргәзмәдә авторның 2013-2021 елларда иҗат ителгән 40 эше – тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау – тезхиб – эшләре тәкъдим ителәчәк.
Рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм ТР һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның эшләре бик күпләргә таныш. Ул Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, АКШ, Төркия, Алжир, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Иран илләрендә үткәрелгән илледән артык күргәзмәдә үз эшләре белән чыгыш ясарга өлгергән.
- Илледән артык күргәзмәдә чыгыш ясасам да, Казанда мондый күргәзмәне ачу бик дулкынландыра һәм икеләтә җаваплылык өсти. Гадәттә күргәзмәгә килгән кешеләр: "Күпме мәгълүмат белдек!" - дип шаккатып кайтып китәләр. Чыннан да, мин иҗатымда Татарстан һәм башка өлкәләрнең ислам сәнгатенә мөрәҗәгать итәм, иҗатым аша төшендерәм. Күргәзмә ислам мәдәниятенең үсештә булуын ассызыклый, ди Гөлназ үзе.
Күргәзмә 20 августта 14.00 сәгатьтә ачыла һәм берничә ай дәвам итәчәк.
Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина белән интервьюны укыгыз: http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/khsne-khat-glnaz-tutash
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев