Логотип Идель
Эксклюзив

ҖӘЙГЕ МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ КАЙДА ҺӘМ КАЙЧАН УЗАЧАК?

Кызлар өчен форум 2021 елның 10-17 июльдә Казан шәһәре янындагы ял базасында узачак, ә егетләр өчен  (24-31 июль көннәрендә) ул, башка еллардагы кебек үк, “Болгар” музей-тыюлыгы территориясендә палаткалар шәһәрчеге буларак оештырылачак.

6 юльдә мөселман егетләре һәм кызлары өчен уникенче мәртәбә оештырылучы мөселман яшьләре форумы үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсем бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова катнашты.

Мөселман яшьләре форумы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан тормышка ашырыла торган зур һәм әһәмиятле проектларның берсе. Дини агарту, социаль-мәдәни һәм фикер алышу, аралашу, белем эстәү, идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге бирүче проект быел уникенче тапкыр егетләр һәм кызларны үз мәйданчыкларына җыячак. Ул быел икенче мәртәбә егетләр һәм кызлар өчен аерым форматта узачак. Форум барышында COVID-2019 каршы барлык чаралар да күреләчәк.


Кызлар өчен форум 2021 елның 10-17 июль көннәрендә Казан шәһәре янындагы ял базасында узачак, ә егетләр өчен  (24-31 июль көннәрендә) ул, башка еллардагы кебек үк, “Болгар” музей-тыюлыгы территориясендә палаткалар шәһәрчеге буларак оештырылачак. Чарага Татарстан, Чуашстан Республикалары, Мәскәү, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе, Стәрлетамак, Түбән Новгород, Димитровград, Пермь, Иҗау, Иваново, Самара, Йошкар-Ола, Махачкала шәһәрләреннән, шулай ук Кыргызстан һәм Германиядән (Берлин) 18-30 яшьләрдәге кызлар һәм егетләрнең килүе көтелә. Хәзерге вакытта катнашучыларны туплау эше бара.


-    Яшьләр, яшүсмерләр – өммәтебезнең киләчәге булып тора. Диния нәзарәте яшьләргә бәйле сәясәткә зур игътибар бирә. Максатыбыз – тотрыксыз булган вәзгыятьтә әдәпле, тәрбияле, гыйлемле, актив һәм замана таләпләренә туры килгән тулы канлы шәхесләр тәрбияләү. Үз халкын хөрмәт итүче, башка халыкларга карата да игътибарлы, мәрхәмәтле яшьләр тәрбияләүгә юнәлтелгән безнең эшчәнлек, - дип ассызыклады Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Кызлар өчен форум “Мөселманнарның аналары” темасына багышланачак. Форум барышында кызлар гаилә мөнәсәбәтләре нечкәлекләре турында фикер алышачак, китап клублары утырышлары, тренинглар, остаханәләр, квестлар, фотосессия, экскурсияләр һ.б. чараларда катнашачак. Егетләр форумының бер өлеше сәламәт яшәү рәвешен булдыруга багышланса, интеллектуаль өлеше “Ир-атның яхшы сыйфатлары” темасын яктыртачак һәм Ислам дине аша мөселманга хас сыйфатларны барлаячак. Егетләрне квестлар, бизнес-уеннар, төрле тренинглар, спортның төрләре буенча күнегүләр һ.б. көтә.

-    Татарстанда барган яшьләр сәясәтен төрле төбәкләр күзәтә. “Ни өчен мөселман егетләрегез һәм кызларыгыз шәригать таләпләренә туры килмәгән рәвештә аралаша?” - диючеләр булды. Шуңа узган елда мөфтиебез Камил Сәмигуллин белән берлектә егетләр өчен аерым, кызлар өчен аерым форум булдыру карарына килдек. Әлбәттә, яшьләребез бик борчылды, чөнки ул, чыннан да, алар өчен зур аралашу мөмкинлеге иде. Ләкин безнең, Аллаһка шөкер, моның өчен башка чараларыбыз да калды, - дип форумның үзенчәлекләре белән таныштырды Айгөл Биктимирова.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте бик күп проектларны тормышка ашырып килә. 2020 елда Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырылган. Алар исемлегендә мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, “Яшь вәгазьче” бәйгесе, “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе, “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе, “Мөселман яшьләре фикерләшү клубы”, “Яшь килен” мәктәбе, “IMAN” проекты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Бөтенроссия джиу-джитсу турниры, шулай ук ТР мөфтиенең актив мөселман яшьләре белән очрашулары һ.б.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев