Логотип Идель
Эксклюзив

"Үзем белдем диген": Рәссам Гөлнара Фәләхова белән танышу мөмкинлеге

18.30 сәгатьтә әлеге китап укучыларга тәкъдим ителәчәк. Мини-презентация һәм автограф-сессиясе ТР Милли китапханәнең террасасында узачак.

Татарстанның милли китапханәсе укучылар өчен терраса ачты. 2-3 июль көннәрендә яңа җәйге мәйданчыкта лекцияләр, акустик концерт, импровизацион перформанс, буккросинг оештырылды.

Иртәгә, 13 июльдә, "Юлбасма" китап нәшрияты рәссам Гөлнара Фәләхованың китабын типографиядән алачак, димәк, 18.30 сәгатьтә әлеге китап укучыларга тәкъдим ителәчәк. Китап тәкъдим итү автограф-сессиясе ТР Милли китапханәнең террасасында узачак. 

"Үзем белдем диген" (Татар халык әкиятләре) китабы белән танышу кичәсендә рәссам үзе һәм редакторлар: - Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Гарипова катнашачак.

Рәссам Гөлнара Фәләхова Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәп иҗат итә. Аның картиналарында һәм балалар китаплары өчен иҗат иткән иллюстрацияләрендә сурәтләнгән затлар һәрчак каядыр ашыга, "оча"... Аның белән интервью "Идел" журналының июнь санында басылып чыккан иде, язма шулай ук сайтта да урын алды: http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/rssam-glnara-maksatym-keshelrne-iatka-ilamlandyru
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев