Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    ЖУРНАЛИСТ БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНУЧЫЛАР ӨЧЕН: БЮДЖЕТ УРЫННАР БАР!

    КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә быел бюджет урыннар булмавы турында язган идек. Өмет сүнмәгән икән әле - киләсе уку елында татар журналистикасы белгечлегенә җиде бюджет урыны биреләчәк, дип яза "Татар-информ".

    Хәбәрдә болай диелә:

    Реклама

    Бу урыннарга кабул ителгән абитуриентлар татар төркеме булып тупланачак.

    Бюджет урыннарына кабул ителү, БДИ балларыннан тыш, эчке имтихан нәтиҗәләре буенча да алып барылачак. Журналист булырга хыялланып, иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашкан, портфолио туплаган абитуриентларның рейтингын эчке имтихан баллары ярдәмендә үстереп булачак, диде Гарифуллин. «Бюджет урыннарына без нәкъ менә шундый балаларны тәкъдим итәчәкбез», — дип аңлаткан Югары мәктәп профессоры Васил Гарифуллин.

    «Әгәр редакцияләр мәктәп укучылары белән эшләсә, бәйгеләр оештырса, шул бәйгеләрдә җиңгән балаларны без бюджет урыннарына кабул итәр идек», - дигән профессор.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер