Логотип Идель
Яңалыклар

«БЮДЖЕТ УРЫННАР ЮК, ӘММА ӨМЕТ СҮНМӘГӘН»

Чыгарылыш сыйныф укучылары "Укырга кая барыйм икән?" - дип баш вата торган вакытлар килеп җитте. Журналистика өлкәсе белән кызыксынучы яшьләр өчен хәбәребез бар! Бүген матбугат конференциясендә КФУның Журналистика югары мәктәбенә кабул итү турында сөйләделәр.

  Чыгарылыш сыйныф укучылары "Укырга кая барыйм икән?" - дип баш вата торган вакытлар килеп җитте. Журналистика өлкәсе белән кызыксынучы яшьләр өчен хәбәребез бар! Бүген матбугат конференциясендә КФУның Журналистика югары мәктәбенә кабул итү турында сөйләделәр.

    Сүзне яхшы хәбәрдән башлыйк: быел уку йортлары абитуриентларны онлайн форматта кабул итә. Кайсы ягы яхшы? Беренчедән, әлеге факультетка укырга кергәндә БДИ һәм иҗади имтихан тапшырырга кирәк булачак. Дистант формат кайбер таләпләрне дә үзгәртә - иҗади имтихан 25 сораудан төзелгән тест форматында гына уздырылачак. Ул язма һәм сөйләм өлешеннән тора иде.

   Ә начар хәбәргә килгәндә - Журналистика мәктәбенең татар бүлегендә бюджет урыннар юк. Ләкин КФУның татар журналистика кафедрасы мөдире, профессоры Васил Гарифуллин өметне өзәргә ашыкмагыз, ди.

Без ел саен беренче курска 60 тан 75 кадәр кешедән торган төркем туплыйбыз. Үзенчәлек шунда –  уку түләүле. Быел бюджет урыннар бөтенләй юк. Узган ел шулай да 4  урын бар иде. Кечкенә генә өмет кисәге бар. Россия хөкүмәте быел ВУЗларда бюджет урыннары бүлеп бирү турында карар кабул итте, ул заявкага без дә кердек. Нәтиҗәсе әлегә билгеле түгел.

    Әлеге уку йортына керү өчен тагын бер мөмкинлек бар - максатчан юл аша уку. Кыскасы, студентның укуы өчен Татарстан хөкүмәте акча түли, ә студент үз чиратында әлеге редакциядә 3 ел эшләргә тиеш була. Бары тик шуннан соң гына башка урынга күчә ала. Әгәр үзен яхшы яктан күрсәтсә эшләп калу мөмкинлеге бар, билгеле. Әгәр редакциядә үзгәрешләр күренсә, аның язмышын укырга керткән – Татарстан хөкүмәте һәм Татмедиа хәл итәчәк. Аның өчен җаваплы кеше бар, ул студентлар белән даими очрашып тора икән.

(Сез фотода әлеге уку йортында укучы студентларны күрә аласыз)

   Васил Гарифуллин сөйләвенчә, аларга быел бик катлаулы шартларда эшләргә туры килгән. Хәзерге вакытта чыгарылыш курс студентларына диплом тапшыру белән мәшгульләр икән. Журналистика бүлегенә укырга керергә теләге булганнар өчен ул укуның төрле юнәлешләре белән таныштырды:

  • Традицион журналистика (алтмышынчы еллардан бирле үсеп килә): ике профильгә кабул итәләр – мультимедиа (заманча технология) һәм милли журналистика.
  • Телевидение юнәлеше. Студентлар аерым программа буенча әзерләнәләр.
  • Җәмәгатьчелек белән элемәтәләр – пиар.
  • Яңа юнәлеш – медиакоммуникацияләр. Ул күбрәк технологик мөмкинлеккә һәм интернет киңлегендә эшли белүче белгечләрне әзерләүгә корылган.

- Шушы юнәлеш буенча бездә 1 500 студент укый. Читтән торып уку бүлеге дә бар, диде мөдир.

    Әгәр хәтерләсәгез, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да журналист һөнәренә укыталар, дип хәбәр иткән идек. Алар белән конкуренция килеп чыкмасмы? - дип кызыксындык. Васил Гарифуллин әлеге мәсьәләне болайрак аңлатты:

КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе абитуриентларны кабул итә. Быел барлыгы 179 бюджет урыны бирелгән.
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/abiturientlar-igtibaryna-kfuda-byel-byudzhet-urynnar-kbrk

- Татар филологиясе бүлегендә журналистларны быел гына әзерләмиләр һәм журналист дипломын бирмиләр. Бүгенге көндә журналистикада эшләр өчен диплом булырга тиеш. Журналистлар мәктәпкә барып укыта алмый.

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты Резеда Зәйни укыту программалларында үзгәрешләр турында сөйләде:

- Уку программасы ел саен үзгәреш кичерә, чөнки аларны һаман камилләштерә торалар. Ул шулай ук методикага бәйле. Замананына туры китереп, яңа фәннәр өстәлә, диде доцент.

   Димәк, әгәр син журналистика өлкәсе белән чыннан да кызыксынасың һәм укырга телисең икән, документлар тапшырырга ашык! Быел гариза тапшыру иртәрәк төгәлләнәчәк.

фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев