-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Татарстан юлында авария. Өч мәет...
Татарстаның Әлмәт районында Кузайкино-Нурлат юлының ундүртенче километрында юл һәлакәтендә өч кеше үлде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Узган төндә булган авариядә «Митсубиси Аутлендер» һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешкән.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, «Лада» белән идарә итүче 19 яшьлек егет алда бара торган машинаны узарга чыга. Бу урында узу тыелганын күрсәтә торган юл билгесе тора. Шуңа карамастан, «Лада» каршы як полосага чыга һәм «Митсубиси» белән кара-каршы бәрелешә.
Авариядә ике машинаны йөртүче дә, «Лада»ның 15 яшьлек пассажиры да һәлак була.
Шаһитлар сүзләренчә, иномарка пассажиры исән калган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз