Яңалык/Эксклюзив
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЬ. ЛӘЙЛӘ ХӘБИБУЛЛИНА
"Идел" журналында "инсташигырь" дип аталган рубрика бар. Сайтта да тәҗрибә ясап карарга булдык. Инсташигырьләр укылырмы икән?
***
Йөрәктә
тоташтан көз булгач,
җилләре, котырмый, нишләсен?..
Син генә
наз тулы сүзләрдә
салкынлык гамьнәрен ишетәсең.
Бер сиңа
исбатлый-исбатлый,
мин үзем мең кабат ышандым –
сыеныр кочагың
булганда,
куркытмый суыгы кышларның.
Мең кабат төшендем... зур ялгыш –
саклавы хатирә киштәсен.
Йөрәктә
тоташтан көз булгач,
җилләр соң, котырмый, нишләсен?..
Ләйлә Хәбибуллина 1993 елның 8 гыйнварында Буа районы Бик-Үти авылында туган. КФУда югары белем алган. Бүген ул Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ТР Фәннәр академиясендә аспирантурада белем ала. Иҗаты моннан ике ел элек «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршындагы Әдәби суд утырышында тикшерелгән иде инде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз