“Агачтан пар кошлар уеп ясадым да, никахка хатынга бүләк иттем”
Республикада танылган реставратор Әхтәм Әхмәтов Хәсәншәех авылында яшәп ята.
Арча районының Хәсәншәех авылында, иң беренче, авылның төзеклеген күреп, аһ иттек, Балтачка якын булгангамы, сары капкалы, кояш кебек балкып торган йортлар, уеп-уеп ясалган бизәкле тәрәзә өлгеләре, капкалар… Әллә авыллары белән кулларында балта уйнаталармы, дисәк, без эзләп барган Әхтәм Әхмәтов үзе дә агач остасы булып чыкты. Иң элек аның йортына шаклар катып карап тордык. Әхтәм – бик тыйнак егет.
Әтидән мирас булып калган йорт бу, дип кенә җаваплады. Ә-һә, димәк, балтачылык нәселдән килә! Шул гомердән бирле ничек шулай килешле сакланган соң? Оста булмасам да, чамалыйм, кат-кат буяган кәрнизләр шундук аерылып тора ич, агачлары да искерә, ярыла, аерыла дигәндәй… Әхтәм реставрация ясаган икән. Сөйләшә торгач, аның республикада танылган реставраторларның берсе икәнен дә белеп алдык. Башкаладагы борынгы тарихи агач йортларны үзенең беренче төс-кыяфәтенә кайтару буенча бер генә чакырмаганнар! Диварында агачтан пар кошлар уеп ясалган картина күреп тә ис китте. «Мин моны никахка хатыныма бүләк иттем. Төшемә керде дә ясадым», – ди агач остасы. Күрше-тирәләрне, таныш-белешләрне кечкенә өстәлләр, көзгеләр, рамнар, тәрәзә өлгеләре белән тәэмин иткәч, зуррак заказлар кабул итә башлаган. Менә, композитор Риф Гатауллинга уеп ясаган тәрәзә өлгеләре генә дә уникаль иҗат әсәренә тиң. «Минем иҗатымны ачып бирсен», – дип сорагач, тальян гармун төшердем, «Гармун алыйк әле, дуслар» җырының ноталарын уеп ясадым, – ди Әхтәм. – Иясенә генә түгел, үземә дә бик ошады. Әни гел әйтә килә, улым, һәр әйберне үзеңә ошарлык итеп яса, шул чакта гына кешегә ошый ул, дип. Акча өчен генә, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип эшләүчеләрдән түгелмен. Миңа хәрам килешми. Аллаһы Тәгалә әйткән, булдыра алган кадәр алдагыз, талагыз, тик мин алай яшәргә кушмыйм, барысы өчен дә җавап бирәсе була, дип. Кеше риза булса, шул җитә. Куанычы шул бит аның».
Агач эшеннән бушаган арада, Әхтәм комбайнга да утыра, маллар бар бит, аларга азыгы кирәк, дигәндәй… Менә инде улы әтисе һөнәрен үзләштерә башлаган. Башлангычта укыса да, нәселдән күчкән агач эшенә маһирлык сизелә егеттә. Шулай булмый ни! Оясында ни күргән, очканында шул була ич. Дәү әниләре урыны түрдә, сүзе үтемле, кадер-хөрмәт иясе. Ул, әтиегез төсе дигәч, кулдан ясалган борынгы шкафны да, нинди зур хаклар сорап килсәләр дә, сатмаганнар.
Бер генә борчу тырный күңелне: шулкадәр тыйнак булу остага килешәме?
Гөлүсә Закирова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев