Логотип Идель
Мәдәният

Баку – утлар каласы

Моннан берничә ел элек Казанда үткән Бөтендөнья төрки телле әдәби журналлар форумында катнашырга туры килгән иде. Тугандаш халыкларыбызның әдәбиятларына, сәнгатьләренә чын мәгънәсендә гашыйк булып, алар яшәгән төбәкләрне үз күзләрем белән күреп кайтырга хыялланып йөри башладым.

Моннан берничә ел элек Казанда үткән Бөтендөнья төрки телле әдәби журналлар форумында катнашырга туры килгән иде. Тугандаш халыкларыбызның әдәбиятларына, сәнгатьләренә чын мәгънәсендә гашыйк булып, алар яшәгән төбәкләрне үз күзләрем белән күреп кайтырга хыялланып йөри башладым. Бакуга сәяхәтем шулай башланды.

 

 «Баклажан»нан башлана

Әзәрбайҗанга баруга ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруы да сәбәп кенә булды. Казаннан Бакуга турыга самолет очышын да җайга салдылар, бәяләре дә очсыз гына. Минем, мәсәлән, ике якка юл чыгымнарым биш мең сумнан артмады. Дөрес, арзан бәя артында башка чыгымнар да баш калкытучан. Әйтик, билет бәясенә багаж бәясе кермәгән, өч килолы рюкзак өчен ике мең түләргә туры киләчәк. Ләкин… без бит Русия кешеләре, беренче тапкыр гына юлга чыгу түгел, тапкырлык җитә. Аэропортта безнең кебек үк Баку белән танышырга баручы Казан туристлары җыелышып, биштәрләрне чорнадык та бер багаж итеп тапшырдык. Аннан… самолетка теркәлү түләүле булып чыкты. Безме соң инде мондый чакларда юлын тапмаган? Кесә телефоныбыз аша интернетка кердек тә, без очасы авиакомпания сайтында бушлай теркәлү дә уздык. Әйдә, Баку, каршы ал! Күп акчалар туздырмый гына, күп нәрсәләр күрергә теләгән кызыксынучан туристлар килә сиңа!

Бакуга төнлә төштек. Яңа ел гирляндаларына күмелгән сымак, хәзәр иле башкаласы якты утлар белән җемелдәп каршы алды безне. Тропиклардагы дымлы рәхәт һава сулыш юлларына үтеп керде. Аэропорт каршында «баклажаннар» тезелгән. Баку таксие! Евровидение бәйгесен үткәргәндә алынган, тышкы кыяфәте белән Лондон таксиена охшаган машиналар алар. Тик Бакуда ул «баклажан» дигән исем белән телгә кергән. Шәмәхә төсе генә түгел, формасы да яшелчәгә охшаган шул. Бер караганда бик уңайлы транспорт, машина йөртүче белән ике арада пыяла тора, телисең – кондиционер кабызасың, телисең – тәрәзә ачасың, бала арбасы белән булсаң, анысын куярга да урын бар.

Лайфхак. «Баклажан» – дәүләт транспорты санала. Бу таксины шәһәрнең теләсә кайсы почмагында очратырга мөмкин. Бәясе очсыз.

 Тузанның бөртеге дә юк

Баку белән танышуыбыз Каспий – Хәзәр диңгезеннән башланды. Яр буе бик күркәм. Шунда ук дендрарий да: кактуслар гына түгел, баобабларга кадәр чәчәктә утыра. Җитәкләшеп йөргән парларны очратырга була. Бер кеше дә ашыкмый, йөгерми, тәртип бозмый. Ара-тирә электромобиль белән тәртип сагында торучы формалы агайлар үтеп киткәли. Асфальтта тузан бөртеге дә күренми. Ник дисәм, шампуньнар белән юып йөрүчеләре бар икән.

Баку яр буеннан атлаганда тау башындагы мәгърур өч манара: данлыклы, ультразаманча архитектура комплексы калка. Ялкын телләрен хәтерләтеп төзелгән Flame Towers – «ут-ялкынлы» манаралар ул. Бакуның кайсы гына почмагына барып чыксаң да күренә. Кичләрен утлар кабынгач, LED-экранда кып-кызыл ялкын телләре бии башлый. Өч гигант ялкынга карап тору хәтәр тәэсирле. Бүген манара-биналарда бик затлы кунакханә, офислар һәм торак апартаментлар урнашкан. «Утлар каласы» дигән исемне юкка гына йөртми икән Баку, һәр кешенең күкрәгендә ялкын, дигән дә булалар. Әлеге өч манара Әзәрбайҗанның яңа символына әйләнгән.

Гомумән, Баку шактый заманча. Нефть – кара алтын акчаларына алар бер дигән юллар да салып куйганнар, шәһәрнең йөзен күркәм йортлар белән дә матурлыйлар. Баштарак, иске йортларның тышкы кыяфәтен генә үзгәрткәннәр, ягъни тыштан ялтырап торган өйнең эчендә гап-гади хрущевкалар булган. Хәзер исә Париж, Дубай үрнәгендә, ком кебек аксыл-сары яңа микрорайоннар калыккан. Дәүләт программасы буенча шәхси секторларга да үтеп керә башлаганнар – Баку йөзен алар ямьсезләп торырга тиеш түгел, янәсе. Юлларында уңга да, сулга да алтышар рәт булуга карамастан, машиналар тыгылышы шактый. Дәүләт аның белән дә көрәшә: юлларда хәрәкәт кискен вакытта читтән машиналар шәһәргә керә алмый, рөхсәт юк, ди. Иң гаҗәпләндергәне шул булды – халык бөкедә утырса да, тыныч. Бер-берсенә авыр сүз әйтүче юк, ник бер машина кычкыртып, йөртүчесе акырып-бакырсын. Автобуслары шактый уңайлы – кешеләр өчен эшләнгән. Иң әүвәл тукталыштагы терминалдан Баку-карт – пластик карта сатып аласың (ике манат – җитмеш сумнар тирәсе). Бер бару безнеңчә җиде сумнар тирәсе. Автобуска кергәндә үк карта белән алдан үтәсең, арткы ишекләрдән төшәсең. Ә метрода шулкадәр кеше күп, кысылыплар кермәсәң, мәңге тиешле урыныңа барып җитә алмыйсың. Бездәге метро күпкә уңайлырак икән, дип уйлап куйдым.

Лайфхак. Баку-карт картасын истәлеккә калдырасың килмәсә, шул ук терминал аша кайтарып, акчасын кире ала аласың.

  Татар китабы Бакуда

Заман арбасына утырырга омтылып, Бакудагы кайбер кызык сурәтләрне социаль челтәрләргә дә куеп барасы иттем. Инстаграмда иң актив шагыйрь Роберт абый Миңнуллин да күргән. Яза бу: «Азәри әлифба белән әзәрбайҗанча-урысча сүзлек ал әле», – ди. Уйнап кына язуы булгандыр да… Ярар, дип вәгъдә биргәч, үтәргә кирәк. Кереп киттем китап кибетенә һәм… аһ иттем. Китапка алар шулкадәр хөрмәт белән карый, безнең министрлар гына утыра торган колонналы, затлы биналарда… китап саталар. Киштәләрендә инглиз, урыс китаплары өелеп тора, ә азәри телдәге китаплар, гомумән, түрдә. Язам инде Роберт абыйга, менә китаплары ничек дип, фотолар төшереп юллыйм. Үз чиратында Роберт абый да Инстаграмдагы битенә, татар теле, татар китабы язмышы турында борчылып, постлар куя. Бауман урамындагы китап кибетенең әле подвалга төшмәгән чакларын искә алабыз. Аннан, кызып китеп, Баку үзәгендәге Иске шәһәргә (алар үзләре Ичеришәһәр – эчке шәһәр дип атап йөртә) барасы иттем. Анда миниатюр китаплар музее бар икән.

Билет алам дип, акчалар барлаганда, керү бушлай, дип әйтмәсеннәрме! Гаҗәп! Монда 7500 данә миниатюр китаплар тәкъдим ителә. Бу тупланма дөньяда иң зур коллекция буларак, Гиннесның рекордлар китабына да кертелгән. Китапларны утыз ел дәвамында танылган рәссам Таһир Сәлахов сеңлесе – Зарифа ханым Сәлахова туплаган. Бу бәләкәй китаплар аның сирәк очрый торган китапларны ил буйлап җыйган шәхси коллекциясе! Араларында 2х2 мм үлчәмле, бары тик лупа аша гына укып булган егерме битлек китап та бар. Зарифа ханым безне үзе каршы алды, коллекциясе белән таныштырды. Уникаль китаплар арасында безнең татар китапларын күргәч, шатлыгымның иге-чиге булмады: Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Муса Җәлил һәм Хәсән Туфан җыентыклары! Директорның Борис Ельцин белән төшкән фотоларын карагач, истәлеккә үзебез дә фотога төштек тә, сәфәребезне дәвам иттек. Зарифа ханым исә, миниатюр татар китапларын көтеп калам, дип вәгъдә бирде. Роберт абый, хәзер сезнең чират. Алып барыгыз әле Баку музеена татар китапларын!

Лайфхак. Иске шәһәрдә «Бриаллиантовая рука» фильмы төшерелгән истәлекле урынны табып, Юрий Никулин егылган урында селфи ясарга онытмагыз.

 Иң зур анарны кем үстерә?

Көз көне Бакуга баруның бер хикмәте бар. Нәкъ менә ноябрь башында биредә «Гранат бәйрәме» үткәрелә. Әзәрбайҗан – анар җимешенең бөтен сорты да үсә торган бердәнбер ил санала. Ә анар җитештерү үзәге Геокчай шәһәрендә. Геокчай районында анар бакчалары дүрт мең гектардан артып китә, алардан илле мең тонна тирәсе җимеш җыеп алалар.

Бәйрәмне дә азәри рух белән канатланып үткәрәләр. Күргәзмәләрнең төрлелегеннән күзләр камаша: кемдер гранат сортлары белән таныштыра, кемдер согын тәкъдим итә, кемдер кайнатмасын… Әзәрбайҗанда анар җимешләре кушылмаган ризык бик аздыр. Ә мондагы тәмлүшкәләрне күрсәң… Бәйрәмнең иң күңелле өлеше – иң зур анар үстерүче бакчачыны ачыклау. Аннан ир-атлар арасында кул белән сытып, билгеле бер вакыт эчендә күбрәк сок әзерләүчене билгелиләр. Көч күрсәтү түгел, ә үзең үстергән белән мактану, масаю, шуны бәйрәм итү кебегрәк тоелды ул миңа.

Аннан таш кыяларына борынгы сурәтләр төшерелгән Гобустан районына юл тоттык. Гобустан – Бакудан алтмыш чакрым ераклыкта гына. Комлы калкулыклар арасында таш кыялы бер тау калыккач, бер мәл аптырап та китәсең. Галимнәрнең эзләнүләр алып бара торган яраткан урыны! Кеше эволюциясенең сәнгати «архивы» – петроглифлар белән без дә таныштык. Җил дә исми кебек, хәтта кыргый анар агачларына тотынгалап, иң биек тау кыясына менеп фотога төшкәндә дә борынгы кешеләр рухы сизелә шикелле… Ә тау итәгендә генә Каспий җәйрәп ята.

 

Бакуның көньягына егерме чакрымнар киткәч, Сурахан авылы тирәсендә Янартауга килеп чыгасың. Зур булмаган тау сыртыннан мәңгелек ут бөрки. Әйтерсең лә ут авызлы аждаһаны зур таш белән бастырып куйганнар. Ерак түгел генә Атәшгаһ храмы урнашкан. Анысын дөнья күләмендә беләләр, утка табынучылар бирегә хаҗ кылырга килә. Храмны төзекләндерү, карап тору өчен Бакудагы индуслар җәмгыяте акчаларын жәлләми икән.

Лайфхак. Баку урамнарындагы зәйтүн агачлары җимешләрен теләсә кемгә җыярга рөхсәт. Зәйтүн мае ясаучыларга тапшырсаң, акча да бирәчәкләр. Ә менә агачыннан өзеп кабып карарга киңәш итмим. Би-ик әче. Маринадланган зәйтүн алыгыз. Нинди генә затлы кибеткә керсәң дә, өй шартларында әзерләнгән тозлы-мозлы тәгамнәр сатып алырга мөмкин.

Кунакка бару мәҗбүри!

Әзәрбайҗан халкы бик кунакчыл. Ир-атлары да синең артыңнан хатын-кызны мәңге күрмәгән күзләре белән озатып калмый. Адашып, аптырап калганыңны күрсәләр, ярдәм итәләр, барасы урыныңа кадәр бер риясыз озатып куярга да мөмкиннәр. Безнең ил турында фикерегез яхшы булсын, диләр. Ә инде кунакка барсаң…

Ниягар дустыбызның әти-әнисе Бакуда яши. Безнең Бакуда икәнне белүгә, Ниягар шылтырата: «Берни ашамый килергә. Туганнарым сезне көтә. Бару мәҗбүри!» Чакырган җиргә бармый калу килешми инде, дип юлга кузгалабыз.

Азәри гаиләләрдә бүгенге көнгә кадәр сакланган берничә традиция бар. Беренчедән, алар кем генә килсә дә, муллыктан сыгылып торган табын белән каршы алалар. Иң тәмле милли ризыклар әзерләнә. Икенчедән, әгәр алар сиңа тәмлүшкәләр төялгән пакет бирә икән – булды, китәргә вакыт дигән сүз. Бу элеккедән килә торган гореф-гадәтләр, кунакка барганда белеп бару хәерлерәк.

Гаилә башлыгы Җәгъфәр абый төзелештә эшли, дөнья сәясәтеннән хәбәрдар. Тарихны яхшы белә, урыс телен дә. Ничә көн дәвамында кая гына барсак та, 1918, 1939, 1990 елларда урыслар геноциды аркасында бер гаепсез кешеләр һәлак булды, дип сөйләгәннәрен күпме ишетеп йөрдек, Җәгъфәр абый да аны белә бит инде. «Сез ничек безнең Русиядән икәнне белә торып, шулкадәр кешелекле итеп аралашасыз», – дип сорыйбыз. «Русия – көчле держава, кешеләре яхшы, берничә сәясәтче хатасы өчен илне каһәрләмиләр», – дип җавап бирде.

Хуҗабикә Гөлтәгин ханым да бик укымышлы, инглиз теле укытучысы. Өч катлы бик күркәм йортта, ул-киленнәр белән оныклар багып яши алар. Азәриләр өчен коллектив яшәү культурасы бик актуаль, алар иң беренче чиратта гаилә, нәсел мәнфәгатьләрен кайгырта, аннан соң гына үз фикерләре калка. Гөлтәгин ханым пешергән довга, долма, пылау, зәйтүн кайнатмасы, тагын әллә нинди тәм-томнар белән сыйланганнан соң, кайтырга җыенабыз. Буй җиткән, үзе җаваплы урында эшләгән улларының, киленнәренең әти-әнисен ничек зурлауларын күреп, сөенеп, сокланып, бераз кызыгып та кайтабыз.

Лайфхак. Кунакта хуҗалар күчтәнәчләр төягән пакет тәкъдим итә икән, саубуллашып китү фарыз. Азәри халкының борынгыдан килгән традициясе шундый.

 

Киң күңелле, кунакчыл Бакуны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Күңел буяуларының иң җетесе шул чакта гына салына торгандыр, мөгаен.

 Автор фотолары

Гөлүсә Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев