Логотип Идель
Мәдәният

Эшсөярләр

Ир солтаны нинди була? Аның билгеле бер таләпләре бармы? Ничек танырга? Арчада әнә шул исемдәге бәйге үткәрелә дигәч, сорауларыма җавап табу максатыннан, Казан артына юл тоттым. Геройларым – Арча мәдәният идарәсе үткәргән «Ир солтаны» бәйгесе җиңүчеләре – Ханәфи Гарәфиев, Рәис Шәкүров һәм Әхтәм Әхмәтовлар.

Ир солтаны нинди була? Аның билгеле бер таләпләре бармы? Ничек танырга? Арчада әнә шул исемдәге бәйге үткәрелә дигәч, сорауларыма җавап табу максатыннан, Казан артына юл тоттым. Геройларым – Арча мәдәният идарәсе үткәргән «Ир солтаны» бәйгесе җиңүчеләре – Ханәфи Гарәфиев, Рәис Шәкүров һәм Әхтәм Әхмәтовлар. 

Һәвәскәр бакчачы

Беренче тукталышыбыз – Өчилегә үк терәлеп утырган Иске Йорт авылында. Кар көртләре кайбер йортларны чормаларына хәтле күмсә дә, табигатьнең бик матур почмагы икәнен әллә каян күренеп тора. Инеш тирәсе болыннарын таллар гына түгел, юкә, чыршы, ак чыршы, баланнар сырып алган. Рәт-рәт итеп утыртылган тагын үзләре.

Баксаң, без эзләп килгән Ханәфи абый Гарәфиевнең бакча арты икән бу. Үзен генә түгел, үткән-сүткән юлаучыларның да күзен җәлеп итеп, күңелен сөендерә торган хозурлык! 


Һәвәскәр бакчачы өенә узабыз. Без килешкә олы як идәненә күргәзмә оештырган! Орлыктан үзе үстереп, авыруларга, колорадо коңгызына бирешми торган, безнең шартларга яраклаштырган бәрәңгеләр! Безнең төбәкләрдә күптәннән тамырланган «Голландский», «Ранний» сортларын мактап туялмый. «Невский» дигәне дә шәп, тик ул үз-үзен акламый әле, ди. Менә яңа гына «Цыганка» дигәнен шәмәхә төстәге бәрәңгене «ачкан» Хәнәфи абый. Украинадан кайткан әлеге «кунак» бәрәңге бакчачының күңеленә хуш килгән. 


Бакча эшенә мәхәббәт күптәннән бөреләнгән инде аның. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумда алган белемнәрем гомерлеккә җитәрлек булды, ди. Берничә ел колхозда агроном булып эшләгәч, инде авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Ханәфи абыйны мәктәпкә килергә үгетлиләр. Шулай итеп, ул туган төбәгендә – Өчиле, Түбән Аты мәктәпләрендә биология укытырга керешә. Аннан Арча педучилищесын, Казан дәүләт пединститутының химия-биология факультетын ипи өстенә май ягып ашаган кебек кенә тәмамлап та куя. Агроном булып эшләгән чакларында, колхозга бәрәңге орлыклары кайтарганнарын искә ала. Бу эшне мәктәпкә йөклиләр. Тик ахырынача башкарып чыга алмыйлар, чөнки сортны җиренә җиткереп алу өчен дүрт ел вакыт кирәк. Бу уңышсыз тәҗрибәне ул пенсиягә чыккач тагын бер кат эшләп карарга ниятли. 8 мартларда орлыгын помидор сымак савытларга чәчә. Көздән үк һәр сорттан егермешәр орлык калдыра. Аның алмасындагы орлыгы әйбәт була, яшьлек үзенекен итә, ул авыртуларга бирешми, нык», – ди Ханәфи абый. Бәрәңге үсентесен балан чәчәк аткач (җәйнең киләсен әйтә торган үсемлек, балан чәчәк аткач, кырау төшми), бакчага чыгарып утырта. Һәр сортка аерым участок билгеләгән, кәҗәләр, куяннар кереп интектермәсен өчен челтәр белән тотып алган. Артык мәшәкате юк: үсүен күзәтеп, ара-тирә чүбен генә утап торасы. Хәтта су да сибәсе юк. Халыкның үзәгенә тәмам үткән Колорадо корты белән ничек көрәшүен ул болайрак тасвирлый: «Беркайчан да бүлбеләрен агулап утырткан юк. Зыянлы диләр, мин аңа ышанам. Безнең район болай да онкология буенча беренче урыннарда, химиягә кинәндек бит инде. Бәрәңгенең рәт-рәт басып киткән урыннарын сайлап кына агу сибәм, ансыз булмый. Үзен җыеп, суда сасытып, шул суын сибеп карадым – кортны якын китерми. Тик аны яңгыр яуган саен кабатлап торырга кирәк, мәшәкатьле. Тәҗрибә участогымда кортларга бирешми торган сортларны караштырам. Тагын бер ысулы: кыш буе көл әзерлим. Агач мунчасы минем, өчәр капчык җыела. Башта орлыклык бәрәңге өстенә сибеп чыгам. Бәрәңге утыртканда да бер чиләктә бәрәңге булса, икенчесендә – көл. Бакчага икенче-өченче елгы тирес түгәм, туфрагы әчи башласа, яр буеннан берничә көянтә-чиләк акшар алып кайтып, сукалаган вакытта сибеп чыгам. Ул яңгырлы елда әкәм-төкәмнәргә каршы да яхшы чара». 


Ханәфи абый – җимеш агачларын ялгау остасы да бит әле. Әллә нинди ят сортлар түгел, «Антоновка», «Ренет клеквер» кебек үзебездә үскән алмалар. Аларны кыргый алмагачларга, дөресрәге, шуларның орлыгыннан үстергән алмагачларына ялгый. Алар безнең климатка яраклашкан ич. Тагын берничә елдан бер дигән алмалар бирә башлаячак! Оста хирург кебек, махсус пычагы, дезинфекция чаралары да бар үзенең. Алмагачлар үстерүнең хикмәтләре шактый аның. Беренчедән, агачлар бер-берсеннән дүрт-алты метр аралыкта булырга тиеш, тамыр системасы өчен шулай уңайлы. Аннары базардан алмагач үсентеләре сатып алганда, тамырларына игътибар итәргә куша: «Тамырында туфрагы булганны карагыз, кешенең кан тамыры кебек бит, әгәр тамыры зарарланган икән, ике сәгатьтән эштән чыга ул. Агачны алгач та, пакетка төрелгән туфраклы тамырларына су сибегез. Үсеп утырган алмагачны без жәллибез инде, әмма аны кызганырга ярамый. Ботакка ботак тигән урыннарын кисәргә кирәк. Югыйсә, зыянга гына ул, кәкрәеп төшә, җәрәхәтли». 


Ханәфи абыйны тыңласаң, шәһәрнең таш диварларын ташлап, авылга кайтып төпләнәсе килә башлый. Булса да булыр икән җирне, авылын яраткан кеше! Нинди генә ымсынулар булса да, нигезен ташлап китмәгән. Хатыны – Нурлисал белән игелекле ике бала үстергәннәр, улы – хәрби офицер, ә кызы стюардесса һөнәрен сайлаган. Әниләрен зурлавына да сокланып кайттык: 85 яшен тутырган Җөмһүрия апаның урыны түрдә. Әле кайчан гына Мәскәүгә кызы янына кунакка баргач, Бөек Ватан сугышында башын салган бабасы каберен дә зиярәт кылып кайтканнар. Авылдан бер уч туфрак алып бардым, ди Ханәфи абый. Инде менә аның авыл тарихы белән кызыксына башлаган мәле. Язганнарының бер өлешен авылдашлары хозурына да ирештергән инде. 


Тагын бер нәрсә: үзенең кызыксынуларыннан чыгып, Ханәфи абый стресстан котылуның иң үтемле һәм бердәнбер чарасын ачыклаган. «Безнең тормыш гел стресстан гына тора хәзер. Бәлки, шуңа да элеккеге чорны сагынам мин. Мәскәүнең Ломоносов исеменедәге университетының ярты еллык курсларында дистанцион белем алганда, стресслар белән көрәшү темасын сайлап алдым. Адәм баласын стресстан фәкать мунча коткара ала. Бернинди дарулар да кирәкми. Фәнни яктан сыналган бердәнбер ысулы шул». 

Балчылык профессоры

Икенче тукталышыбыз – Ашытбашта.

Рәис абый Шәкүров капка төбенә безне каршы алырга ук чыккан. Каядыр күргән бар, дисәм – чыннан да, әле кайчан гына телевизордан «Башваткыч» тапшыруында катнашкан иде бит. Умартачылык эшен аның кебек тирәннән белгән, алай гына да түгел, тәмләп кызыктыра алган кеше юктыр, дип уйлап куйган идем шул чагында. Аннан «Туган җир» тапшыруында күрсәткәч, дан килгән. Татарстанның әллә кайсы төбәкләреннән киләләр, ди. Тик дан дип кенә бик эреп китмәгән ул. Гомере буе хезмәт яраткангамы, бер тик утыра белми. Үзенә яңа шөгыльләр табып кына тора. Менә быел язда багана умарта ясарга хыяллана. «Безнең Шәкүр бабайның бар иде ул, шуны заманында кисеп аттым бит. Анда чыбыклар гына тарттырасың, ясалма кәрәзе булмый. Хәзер остардылар: ясалма кәрәзгә кайберәүләр парафин кушып җибәрә. Ә монда балы да, кәрәзе дә авызга капкач эри торган була. Күчтәнәчкә генә ярый торган «профессорский» бал». 

Озак еллар колхозда ферма мөдире булып эшләгән Рәис абыйның умартачылыкка тартылып китүе кызык инде. Ул үзе моңа аптырамый, нәселдән килә, кан тарткандыр, ди. Берсендә шулай кибеттән авыр сумкалар белән чыккан Хәтимә апаны аты белән өенә кадәр озатып куя. Карчык, рәхмәт йөзеннән, ике буш умарта оясы биреп җибәрә. Рәис абый аларны бакча башына гына куя. Тик бер көнне ни күрсен, бер оя корт кергән дә, шаулатып бал җыя башлаганнар. Шуннан киткән инде… Бал гына түгел, төрле дарулар да ясый. Үлгән кортлардан ясалган төнәтмә, әнә, бөтен сызлауга дәва, ди. Прополис мае көчле антибиотик икән. Балавыз көясеннән ясалган төнәтмә дә шактый авыруларга булышкан. Ана корт сөте дигән нәрсә дә бар бит әле. Майның 25еннән 10 июльләргә кадәр – юкә чәчәк атканчы корт аеру чоры була. Менә шул чакта кашык очына гына элеп куярлык каймак кебек сыеклык инде ул ана корт сөте. Умартачы сүзләре белән әйтсәк, җир йөзендә аны алыштыра алырлык бернинди дару юк әлегә. «Минем балымнан, даруларымнан бер генә кеше савыкса да, сөенеч бит», – ди Рәис абый үзе. Аларны ничек әзерләве турында да тәмләп сөйли. Журнал битенә мастер-класс үткәрерлек хәтта! Укыту дигәннән, хәзер аның үз укучылары да бар инде. Төрле төбәкләрдән килеп, умартачылык хикмәтләренә төшенгән шәкертләре белән горурлана ул. Чөнки төп девизы: «Белгәнеңне кешегә өйрәтеп калдыр!» 


Анысы да монысы, Рәис абыйның ихатасына керсәң, зоопаркка эләккән кебек хис итәсең. Затлы токымлы тавыкларын ияртеп, күркә хәтле (җиде килолы!) әтәч горур гына узып китә. Хуҗа сөйләп китә: «Бәләкәй чагымда әниләр кич утырганда тавыклар егерме бер көннән чеби чыгара дигән сүз колагыма чагылган иде. Күгәрченнеке дә егерме бер көндә чыга бит. Күгәрчен оялары бар иде кыекта, мендем дә, йомыркаларын тавыкныкына алмаштырып куйдым. Кирәк бит: сигез оядан уналты чеби чыкты! Шуннан башланды. Хөкүмәт тавыкларының ите юк, көн аралаш кына йомырка сала. Миңа ите дә булсын, йомыркасы да. Әтәч алдым да бройлер белән кушып инкубаторда БК-16 токымлы (бройлер, кызыл әтәч, 2016 ел, дип аңларга. – Авт.) чебиләр чыгардым. Инкубарторда мең чеби чыгарам, йөзен үзем үстерәм, илле тавыкны суям – шулпага да бик тәмле генә». Нәселле сарыклар да үстерә әле ул. Анысына да үз тасвирламасы бар: «Хуҗалык көтүендә йөргән сарыклар шул бер тәкә белән бер нәселгә әйләнде берзаман. Гарип бәрәннәр туа, йоннары кыскарды – бөтенләй яраксыз. Шуннан «Иделбаевский» токымлы тәкә алып кайттым. Гади сарыклар белән каплаткач, «Лапохвост» дигән киң койрыклы бәтиләр туды. Тик йоны кыска. Аннан бер генә бәрән китерә. Шуннан «Романовский» токымлы сарыклар алдым, аны асраган кешеләр белә, дүрт-биш бәрән китерә, тик җиленнәре шешеп, бәтиләренең яртысы үлеп бетә. Теге токымлы тәкә белән кушкач, минемчә булды бит. Бәтиләрне дә әйбәт китерә, йоны да яхшы, ите дә тәмле, иссез. Берсе-берсе җитмеш биш килога тарта. Шунысын да әйтим: чын нәсел алу өчен җиде ел эшләргә кирәк!» 


Рәис абыйның абзарында бер тонналык үгез күреп тә ис китте. «Хәзер авылларда сыер да тотмыйлар, колхозлар булмагач, хуҗалык сыерларын каплату өчен үгез юк», – ди ул. Ә аның үгезе бар. Шуңа күрә бозаулары да сөбханалла, өч сыер асрый, кайчан елына икешәр бозау китерәләр икән. Имезми савып эчерсәң, сыер кырык ике көннән теләккә килә, әгәр имезсәң, өч айдан, ди. Моның өчен авылны бөтен барлыгы белән яратырга кирәктер. «Без кич утыргач иртәнгегә план төзибез, киңәшәбез, – ди уйларны укыгандай. – Киңәшле эш таркалмас». Ә киңәшер кешеләре янында. Гомере буе укытучы булган хатыны күзенә генә карап тора, бер улы нигездә төпләнеп калган, анысы атасының уң кулы. Менә оныклары, Рәис абый әйтмешли, нигез баганасы туган. Икенче улы да әтисе сүзеннән чыкмый. Бакча артында кыяр, помидор теплицалары салып куйган. Аларның кыярлары инде сатуда. Бернинди химиясез үстерелгән нигъмәт бит! Суны да теплицаны каплаган полиэтилен арасына җыелган пар тамчыларыннан конденсат җыеп кына сибәләр. Кышын аны утын белән җылаталар. Монда да экономия: иске йортларны алып сүтәләр дә ватып ягалар. Икеләтә файда! 


Агач остасы 

Өченче тукталыш – Хәсәншәех авылында. Иң беренче, авылның төзеклеген күреп, аһ иттек, Балтачка якын булгангамы, сары капкалы, кояш кебек балкып торган йортлар, уеп-уеп ясалган бизәкле тәрәзә өлгеләре, капкалар…

Әллә авыллары белән кулларында балта уйнаталармы, дисәк, без эзләп барган Әхтәм Әхмәтов үзе дә агач остасы булып чыкты. Иң элек аның йортына шаклар катып карап тордык. Әхтәм – бик тыйнак егет. Әтидән мирас булып калган йорт бу, дип кенә җаваплады. Ә-һә, димәк, балтачылык нәселдән килә! Шул гомердән бирле ничек шулай килешле сакланган соң? Оста булмасам да, чамалыйм, кат-кат буяган кәрнизләр шундук аерылып тора ич, агачлары да искерә, ярыла, аерыла дигәндәй… Әхтәм реставрация ясаган икән. Сөйләшә торгач, аның республикада танылган реставраторларның берсе икәнен дә белеп алдык. Башкаладагы борынгы тарихи агач йортларны үзенең беренче төс-кыяфәтенә кайтару буенча бер генә чакырмаганнар! Диварында агачтан пар кошлар уеп ясалган картина күреп тә ис китте. «Мин моны никахка хатыныма бүләк иттем. Төшемә керде дә ясадым», – ди агач остасы. Күрше-тирәләрне, таныш-белешләрне кечкенә өстәлләр, көзгеләр, рамнар, тәрәзә өлгеләре белән тәэмин иткәч, зуррак заказлар кабул итә башлаган. Менә, композитор Риф Гатауллинга уеп ясаган тәрәзә өлгеләре генә дә уникаль иҗат әсәренә тиң. «Минем иҗатымны ачып бирсен», – дип сорагач, тальян гармун төшердем, «Гармун алыйк әле, дуслар» җырының ноталарын уеп ясадым, – ди Әхтәм. – Иясенә генә түгел, үземә дә бик ошады. Әни гел әйтә килә, улым, һәр әйберне үзеңә ошарлык итеп яса, шул чакта гына кешегә ошый ул, дип. Акча өчен генә, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип эшләүчеләрдән түгелмен. Миңа хәрам килешми. Аллаһы Тәгалә әйткән, булдыра алган кадәр алдагыз, талагыз, тик мин алай яшәргә кушмыйм, барысы өчен дә җавап бирәсе була, дип. Кеше риза булса, шул җитә. Куанычы шул бит аның». 


Агач эшеннән бушаган арада, Әхтәм комбайнга да утыра, маллар бар бит, аларга азыгы кирәк, дигәндәй… Менә инде улы әтисе һөнәрен үзләштерә башлаган. Башлангычта укыса да, нәселдән күчкән агач эшенә маһирлык сизелә егеттә. Шулай булмыйни! Оясында ни күргән, очканында шул була ич. Дәү әниләре урыны түрдә, сүзе үтемле, кадер-хөрмәт иясе. Ул, әтиегез төсе дигәч, кулдан ясалган борынгы шкафны да, нинди зур хаклар сорап килсәләр дә, сатмаганнар. Ә төп тәрбия ул – яратып башкарган хезмәт. 

Арча районы ир солтаннары, бер караганда, төрле. Һөнәрләре дә, мавыгулары да, яшәгән авыллары да, эчкән сулары да үзгә. Икенче яктан, уртак сыйфатлар да аз түгел: гармунда уйнау, башкаларга үрнәк булу, ватанга тугрылык, намус, эш сөючәнлек, җирне ярату. Иң мөһиме – алар яшәүне сөя. Ә бу – зур нәрсә! 


Автор фотолары 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: осталар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев