“Флешка, рэп һәм мәхәббәт” турында тәнкыйтькә мактау кушып
Бүген Тинчурин театрында “Флешка, рэп һәм мәхәббәт” спектакленең премьерасы булды. Спектакльне беренчеләрдән булып барып карап сезнең өчен кыска гына бәяләмә язарга булдым. Әлеге пьеса хип-хопера буларак билгеләнгән, чынбарлыкта исә аны сатирик комедия дияргә дә булыр иде.
Мондый спектакль татар сәхнәсе өчен яңалык, ләкин аның үз кимчелекләре бар. Хәзер болар турында төгәлрәк.
Авторы Илгиз Зәйниев. Сюжеты шактый примитив: Башбаштаков (Артем Пискунов) җыр язган һәм аны дусты Моңнуллинга (Салават Хәбибуллин) тыңлата. Алар җырның яхшымы, юкмы икәнен хәл итә алмыйча, өченче дуслары, бишлегә генә укыган программист Афәриновка (Зөлфәт Закиров) тыңлаталар. Ә Афәринов яныннан киткәндә, ялгыш җыр яздырылган флешкалары урынына бандитларның криптоакчалары - таткоиннар язылган флешканы эләктерәләр. Вакыйгалар шул тирәдә бөтерелә, вакыйга барышында егетләр яшьлек мәхәббәтләрен очраталар һәм шундук яңадан гашыйк булалар.
Нәтиҗәдә, бөтенесе дә коралланып, байлык тулы флешканы ауларга керешә.
Бер мәлне сәхнәдәге корал саны вакыйгада катнашучылар санына караганда да күбрәк булып чыга. Бу бер караганда көлке, икенче караганда куркыныч, - берникадәр Тарантино фильмнарын хәтерләтә хәтта.
Әсәрне сәхнәгә режиссёр Туфан Имаметдинов алып менгән. Һәм гадәтенчә, шундый җиңелчә комедиядә фикер тирәнлеген саклап калырга тырышкан. Ләкин сәхнәдә булган шау-шу аркасында ул “тирән" фикер тагын да тирәнгә күмелеп калган сыман. Төп идея: безнең ясалма, сай тормыш алып баруыбызны, ясалма сәнгать әсәрләр ясау һәм каравыбызны ассызыклау. Режиссер, пьеса авторыннан да, үзеннән дә, тамашачыдан да ачы итеп көлә. Сәхнәдә барган абсурдта Вуди Аллен алымнары да чагылгалый.
Спектакль антрактсыз гына, 1 сәгать 40 минут бара. Актерлар рэп укырга тырыша. Нәкъ менә тырыша, чөнки рэп уку актерлар өчен гадәти эш түгел. Актерлар арасында, спектакль теле белән әйтсәк, “чайкаган” рэп башкаручылар Артем Пискунов белән Матурованы уйнаучы Гүзәл Галиуллинаны билгеләргә була. Калганнарның текстларын яки экранга субтитр итеп язарга яки кергәндә һәр тамашачыга аерым таратырга кирәк. Чөнки монда җырлар персонажны, аның тарихын һәм психологиясен ачучы бер фактор булып тора.
Шәхсән мин спектакльдән нинди хис-кичерешләр белән чыкканымны үзем дә аңлап бетермәдем. Бер яктан караганда, бик көлке урыннар булды һәм зал белән рәхәтләнеп көлдек. Минем үсмерлек музыкасы булган Иттифак төркеменең җырларын ишетү рәхәт булды. Икенче яктан, күңелдә ниндидер моңсу һәм аянычлы хис барлыкка килде.
Спектакльне минем белән бергә караган берничә бөртек олы буын кешеләреннән аларның хис-кичерешләрен сорадым. Аларга, гомумән алганда, ошаган. Алмаз Хәмзин, мәсәлән, пьесаны бик мактады һәм хәзерге заман өчен кирәкле, диде. Озак еллар алып баручы булып эшләгән Розалия Зәкиева һәм аның белән бергә килән ханымнар бу спектакль яшьләрне аңларга ярдәм итә ала, дигән фикер әйтте. Шулай да, миңа бу спектакльнең нинди аудитория өчен икәне аңлашылып җитмәде. Тинчурин театрының аудиториясе - олы буын кешеләре, аларның шактые криптовалютаның да, рэпның да нәрсә икәнен белеп бетермәскә мөмкин. Мәктәп балалары өчен дә әлеге спектакль сәер булып тоелачак, чөнки ул “артык” гиперболалаштырылган. Ә 90 нчы елларда туганнар исә татар спектакльләрендә сирәк була.
Театрның бу әсәрне үз репертуарына кертүен зур кыюлык дип әйтергә була.
Ничек кенә булмасын, татар сәхнәсенең мондый спектакль күргәне юк иде әле һәм аны бер генә булса да карап кайту кызык тәҗрибә булыр.
Спектакльнең ничек барлыкка килгәнен һәм нигә куелганын беләсегез килсә, “Идел”нең март санында “Флешка, рэп һәм мәхәббәт”нең авторлары белән кызыклы гына язма бар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев