ФОТОСЫЗ ОЧРАШУ
Анталья безне сентябрь ахыры булуга карамастан, Русия туристлары һәм диңгез ярларына шыплап тулган кафе-рестораннары белән каршы алды. Бераз аптырашта калдым: ни битлек, ни ара саклау юк. Уку елы башланганга күрә, туристларның балалар белән ял итүе дә гаҗәпләндерде.
Дәвамы. Башы: БИТЛЕКЛЕ СӘЯХӘТ
Анталья безне сентябрь ахыры булуга карамастан, Русия туристлары һәм диңгез ярларына шыплап тулган кафе-рестораннары белән каршы алды. Бераз аптырашта калдым: ни битлек, ни ара саклау юк. Уку елы башланганга күрә, туристларның балалар белән ял итүе дә гаҗәпләндерде.
Күпләр Антальяны нәкъ менә шундый – туристлар шәһәре булганы өчен үз итә, ярата. Биредә шифа тапканнар аз димиләр, бигрәк тә аллергиядән интегүчеләргә Анталья һавасы килешә икән. Ә миңа ул артык шау-шулы тоелды. Таулары ярга якын булганга күрәме, өскә менәм-менәм дип тора шикелле, дымлы һавасы бераз тын алуны авырлаштырды... Әмма истә калырлык очрашуларның берсе нәкъ биредә булды. Мин аны «фотосыз очрашу» дип атадым. Язма әзерләргә утыргач кына, фотога төшмәгәнне абайладым! Шуңа күрә бары тик сүзләремә ышанырга кала инде. Без Антальяда яшәүче адвокат милләттәшебез Фәнис Зыялы белән күрештек. Күз алдына китерегез, Татарстанның, Төркиянең төрле төбәкләрендә туып-үскән, чит илдә тормыш алып бару өчен төрле эш белән мәшгуль татарлар, һич уйламаганда, чуты булмаган төрек кафеларының берсендә очрашканнар да, Төркиядә яшәп, туган телеңдә иҗат белән шөгыльләнүнең кадере, кыенлыгы һәм кирәге ни кадәр икәнне чамаларга тырышып утыралар. Әмма бер очрашу гына иҗат дөньясын барларга җитәрме?! Юк, әлбәттә. Шулай да...
Ирем, Якуб Акчура 2012 елда Казанга баргач, Фәниснең китапларын сатып алып килүе хакында искә төшерде. Алар хәзер дә бездә саклана. «Вәлиулла хәзрәткә почтадан җибәргән идем шигырьләрне, ә ул аларны бастырып та куйган. 2005 елда, «Иман» нәшриятында», – дип, тыйнак кына елмайды ул. Шәхсән үзем Фәниснең иҗаты белән 2011 елда «Интертат.ру» электрон газетасында эшләгәндә таныштым. Ул вакыттагы мөхәррир Әлфия апа Миңнуллина башлангычында, интернетны туган телебездә яулыйк дигән максат белән, «Интер@каләм» дип аталган шигырьләр бәйгесен уздырган идек. Фәниснең милли хисләр белән сугарылган самими телле шигырьләрен укучылар бик яратып кабул иткәне истә. Кызганыч, ул еллардагы язмалар хәзер юктыр инде. Ә менә үземнең архивтан шагыйрьнең унбиш еллап элек язган һәм бүгенге көнне дә ап-ачык чагылдырган бер шигырен таптым.
Өч төсле диңгез күрдек
Диңгезгә якын юллардан барганда шәһәр аралары шактый ераклаша. Караңгы төшә башласа, бормалы, текә юллардан йөрү икеләтә куркыныч тоела башлый.
Шуңа күрә без, яр буйларындагы артык зур булмаган авылларга тукталып, төн кундык. Шуларның берсе – Адрасан авылы Кемер белән Каш районнары арасында урнашкан. Анталия җирлеге санала. Комлыгы якынча ике чакрымга сузылган, ике ягында таулар. Аулак урын дияргә була. Биек-биек заманча отельләр юк. Гадәти ике-өч катлы өйләр, өчпочмак бунгаллар, камплар... Аларны әфлисун, лимон, анар бакчалары уратып алган.
Бер камп янына: «Иң яхшы отельдә күп дигәндә җиде йолдыз күрерсез, ә монда миллионнарча», – дип язып куйганнар иде, шулайрак. Камп ишегалдында машинада яки палаткада куну ике йөз илле сум. Шартлары шул: интернет, туалет, гомуми кухня. Тагын... Йолдызлар! Бүлмә алсаң яки өчпочмак өйгә керсәң – бер мең биш йөз сумнан башлана. Анда инде юынырга бала.
Яр буена тезелгән көймәләр теләгәннәрне утрауга ташый. Биш йөз сумга килешкәннәр дә, бер меңгә баручылар да бар. Җиде сәгатьлек көймә сәяхәте дүрт тукталыштан тора, балык пешереп ашаттылар. Диңгез сәфәренең могҗизага тиң күренеше – Урта диңгезнең өч төстәге рәвешен күрү. Яшел, фирүзә, зәңгәр төстә.
Гөрсуда гөрләп йөзем үсә...
Битлекле сәяхәтебезнең үзгә мәгънәгә ия өлеше Бодрумдагы татарлар белән очрашудан башланды. Һәм, Төркиядәге алты татар авылының берсе – Гөрсуда дәвам итте. Исеме – гөрләп аккан судан алынган, асылда биредә гөрләтеп йөзем үстерәләр. Бәлки, дөнья күләмендә йөзем җитештерә һәм аңардан табыш алып яши торган бердәнбер татар авылы шушыдыр?! Бик мөмкин.
Без кышын Искешәһәрдә яшәүче, җәй көне Гөрсу авылында торучы, Харун Байкул һәм аның җәмәгате Рәмзия ханым өендә кунакта булдык. Күршеләрендәге генә Рәмзия апаның бертуган апасы яши.
Моннан өч ел элек Төркиянең Күтәһия шәһәре янындагы Әфәнде Күпере авылында булган идек инде. Менә шул вакытта Гөрсу турында шактый сөйләшенде, чөнки бу авылга нигез салучылар шуннан. Ә Әфәнде Күпере тарихы, белгәнебезчә, Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романында сурәтләнгән. Бу хакта Төркия татарларын өйрәнгән язучыбыз Тәүфикъ Әйди «Кардәшләр кочагында» (2000) китабында аңлата. Төркиягә күченгән татар мөһаҗирләренең икенче төркеменә кагылышлы берничә җөмләсен китерәм:
«1904 елда Күтәһиядән сиксән тугыз чакрым ераклыкта, Әфәнде Күпере авылында тамыр җибәрәләр... Тора-бара алар күбәйгәннәр, җир, аннан да бигрәк, су кытлыгы сизелә башлаган, тынгысызрак җаннар башка чыгар өчен уңдырышлырак, дымга баерак һәм иркенрәк җир эзләргә тотынганнар. 1954 елда Әфәнде Күпереннән йөз егерме чакрымнар чамасы көньяк-көнбатыштарак шушы үзәнлектә (Гөрсү авылы җирендә) тамыр җибәрергә урын тапканнар».
Әлеге хәлләрнең шаһиты – Гөрсу кызы Рәмзия апа белән озак кына сөйләшеп утырдык.
– Күрәсең, безнекеләр илленче елларда бу тарафларга эш эзләп килгәннәр, күргәннәр, ошатканнар. Ул вакытта миңа 5-6 яшь булгандыр, – дип башлады ул сүзен.
– Безнекеләр җирне алгач, алты елга аны бер арнаут кешесенә арендага биргәннәр. Ул монда чатыр корды, мал-туарын алып килде, бөтен басуларга мамык чәчте. Басуларны ул кулланды, бурычны ул түләде, татарлар тирә-яктагы авылларда ялланып эшләп йөрде, мамык икте. Арнаут түләде инде бурычларны, никадәр булгандыр, белмим, бала идем. Аннары, күрәсең, бурычлар беткән, аренда вакыты чыккан, арнаут китте. Озакламый без дә гаилә корып, китеп бардык...
Рәмзия апа сөйләвенә караганда, яңа җиргә кырыклап гаилә күченгән булган. Килгән вакытта Әфәнде Күперендә җир алырга теләгәннәрдән имзалар җыелган.
Әмма кайберәүләр җир өчен акча түләмәгән. Шуңа күрә авыл җиренең бер өлеше туксанынчы елларда дәүләткә күчкән.
– Безнең әти, акчасына күрә язылган, аның нигезе – «абыста»ның (Гөрсуда апа кешеләргә шулай эндәшәләр. – Авт.) ишегалды шактый тар. Әтиемнең иске җире абыстама булды. Түбәндә тагын җиребез бар иде. Анысы абзыема төште. Башта аның белән «кура чиктек» (шобага тарту. – Авт.). «Кура чигик», – дидем, шуннан, Арса җире миңа чыкты. Абыем: «Ярый, әйбәт, шансыңа чыкты, ал», – диде. Арса җире миңа әтиемнән шулай мирас килде. Бераз басу җиребез бар иде. Аны саттык, шушы ике бүлмәле йортны ясаттык.
...Гөрсү турында сүзебез шул урында өзелде. Рәмзия апаның күршесендә яшәгән абыстасы кергән икән. Исәнләшүгә изге теләген әйтергә ашыкты ул: «Аллаһ саулык, аннары тигез гомер бирсен. Шулай гына дим...» Үзенең дүрт ел элек ире, сигез ел элек кызы вафат булган. Аннары ике кардәш татарчаны онытуларына борчылып алдылар:
– Гөрсү килене чи татарча сөйләшә. Тастымал, ди. Татарстаннан алып кайттылар бит. Манисадагы Эльмираны әйтәм.
Шунда аларны Харун абый бүлдерә:
– Ул килен – Эльмира, безнеке – Айшәчик.
Харун абый килгәннән бирле миңа, үз итеп шулай дәшә. Ә мин аны «Айчәчәк» дип аңлыйм икән, көнбагыш төрекчә «айчәчәк» булганга күрә, «Төркиягә килеп, көнбагыш булдым», – дип көлгән идем, ирем аңлатып бирде. Алтмышынчы елларда Төркиядә бик популярлык казанган «Айшәчик» сериалындагы кызның исеме Айшәчик икән. Беркөн утырып шул сериалны карадым әле. Әнинең: «Һәр нәрсәнең яхшы ягын күрергә кирәк», – дигән сүзләре искә төште. Бик күңелле итеп төшерелгән төрек сериалы нәкъ шул турыда бара...
Аннары чөкердәшүләр кабат элекегеләргә кайтты. Рәмзия ападан, әти-әнисенең туган җире Әфәнде Күпереме, дип кызыксынабыз.
– Инәмнәр Таушанлы районында туган. Русиядән килгәндә, башта шул районның Хәмитабат авылында калганнар. Аннан Әфәнде Күперенә килгәннәр, – дип җаваплый ул. – Тау төбендә төрекләр яшәгән бер авыл бар икән. Казаннан килгән татарларны шунда урнаштырганнар. Абзыем: «Татарлар күп җыелды. Төрекләр искедән тауда яшиләр, йөрекләр нык усал иде. Безнең татарларны килгәч тә бик күп җәфалаганнар. Әфәнде Күперенә шуның өчен киткәннәр. Әтиләре авылда хуҗа, башлык булгач, башта бик зарарлары тимәгән. Берничә гаилә калганнар. Аннары абзыем бер йөрек кызын урлаган, өйләнгән. Аннары инде боларга да көн беткән. Инәм белән апасы җиткән кызлар булгач, бабам Әфәнде Күперенә: «Минем кызларым үсте, аларны сезгә җибәрим, монасыйп кеше булса, өйләндерегез», – дип хат язган. Менә шулай, әни Әфәнде Күперенә килгән...
Татарча белмибез, дип көрсенеп сүз башлаган апалар, чынлыкта сөйләшкәндә төрекчәне бик аз кыстырды. Төркиягә бер гасыр элек килгән татарларның төрекләр дөньясында туып-үскән оныклары татарча менә шулай сөйләшә! Алга таба ни булыр... Әнә дини гыйлем үзләштереп йөргән оныклары Әнәс тә алардан калышмый, әби-бабасы татарчаны әйбәт өйрәткән аңар...
Иртәнге чәйдән соң урамга йөрергә чыктык. Ел да авылга бер ләкләк гаиләсе кайтып, бала чыгара икән. Ояларын мәчет өстенә корганнар. Башта ишегалдыннан, ерактан шул ояны карадык, аннары яңа мәчетне күреп сокландык. Урам буйлап барышлый ихата-курасы нык күренгән бүгенге авыл җитәкчесенә сәлам биреп уздык, яңа йортларны карап үттек. Харун абый йөзем үстерү хикмәтләрен аңлатты. «Йөземне бала кебек карарга кирәк. Бертуктамый эшләп торганны сорый. Мартта яфрак чыгара башлаганнан карый башлыйсың, көз ахырына кадәр тырышасың. Эше йөз төрле: утыртасы, сибәсе, җыясы, кисәсе, киптерәсе, төясе, сатасы... Суык булмаса – йөзем әйбәт үсә, суытса – харап итә. Быел йөзем әйбәт булды», – диде ул. Ә татарлар ничек йөзем үстерә өйрәнгән, дип тә кызыксынабыз. Әлегә сорауга менә нәрсә диде:
«Кем белә иде соң аны?! Кем дә белми иде! Йөзем бер уйлаганда бик кулай, ал чыбыгын, төрт җиргә, китә тамырланып. Элеккедән Русиядән безнекеләр килгән, аларга ботакларын биргәннәр. Болар турап-турап мунчага якканнар. Зәйтүн белән дә шулай булган. Дәүләт яңа килгәннәргә зәйтүн бирә икән, аны да ашамаганнар, түгәләр икән. Акрынлап өйрәнеп, бу тормышка ияләшеп киткәннәр».
Йомгак
Егерме көнгә сузылган битлекле сәяхәтебез турында әле тагын да язарга булыр иде. Язучы Тәүфикъ Әйдинең туксанынчы еллардагы «Кардәшләр кочагында» дип аталган сәяхәтнамәләре, әнә, әллә ничә китаплык...
Сәяхәтнамәмне әлегә ике киңәш бирү белән тәмамларга булдым.
1. Төркиядә тарихи һәм табигый яктан бик тә үзенчәлекле урыннар күп. Керү түләүле һәм очсыз димәс идем. Дүрт йөз-өч мең сум тирәсе. Күбесенә барырга ниятләгәндә туристлар өчен сатыла торган махсус музей картасы алу мөһим. Аның бәясе биш йөз-җиде йөз сум. Карта белән кергәндә күп урыннарга ташлама ясала, яки бөтенләй түләмисең.
2. Бу айларда битлек кию һәм ара саклау – мәҗбүри!
Автор фотолары
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев