Логотип Идель
Мәдәният

«КАБАТЛАНМАС МОҢНАР» КОНЦЕРТЫ: ике буын арасында күпер салынды

Гадәттә кеше милли моңнар, көйләр аша туган ягына «кайта», балачакта әбисеннән ишетеп үскән җырларны исенә төшерә, яшьлек елларының иң матур мизгелләрен хәтердән кичерә...

Андый җырлар бер генә хисне дә оныттырмый, кабат яңартып тора. Шөкер, моңга, милли көйгә сусаучылар өчен шәһәребездә концертлар булып тора. Шуларның берсендә - "ТӘРТИП" радиосы тарафыннан уздырылган "Кабатланмас моңнар" концертында тамаша кылып кайттык. 

Исеменә җисеме туры килгән бу концерт беренче тапкыр узган ел сентябрьдә үткәрелгән иде.

- Концертның беренче максаты - милли мирасыбыз булган җыр-моңнарыбызны оныттырмау булса, үзәгендәгесе - әлеге концертлардан кергән керем, буыннар чылбырын өзмәүдә эш алып баручы "ТӘРТИП" радиосын озын гомерле итү һәм үстерүгә бик зур ярдәм булачак, ди оештыручылар.

Безнең әле бармак белән генә санарлык, аз санда калып барса да, өлкәннәребез бар. Алар фольклор, халык җырларын башкару өлкәсендә дә, гомумән җыр сәнгатендә бик зур урын биләп торучы шәхесләр. Әлеге концертның максаты - үткән белән көткән арасында күпер салу дибез. Әүвәлгене саклап торган артистларыбыз белән яшьләрне бер тамашада очраштырып, яшьләр олылардан кирәкле хәзинәне алып калсын дип эшләдек, - диде "ТӘРТИП" радиосының баш мөхәррире, оештыручы Ризәлә Исмәгыйлева.

Концертның беренче өлеше шигъри юллар белән башланып китте. Алар "ТӘРТИП"  радиосында "Тәртипле иртә" тапшыруын алып баручы Илфак Хафизов тарафыннан укылды. Һәр шигырь дә алда яңгыраячак җырга кереш булып кабул ителде һәм барысы да Салих Сәйдәшевның "Кояшлы вальс"ына үрелеп баргач тәэсирле яңгырады. Илфак Хафизов миңа бу чараның төп лирик герое булып тоелды, ул укыган шигырьләр моң, гармун, тормыш кадере, үткәннәр кебек темаларга багышланган иде. Шуңа күрә кемдер ирексездән тәгәрәгән күз яшен сөртсә, яшьләр янәшәләрендә утырган апа, әбиләрен юатты. Бу өлештә Гөлзада Сафиуллина, Клара Хәйретдинова, Зөһрә Шәрифуллина барыбызга таныш булган җырларны ишеттерде. 

Тәнәфескә чыккач концертның тагын бер күңелле мизгеле башланды - “Риваять” этно төркеме тамашачыны җырлатты, уйнатты, биетте. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар да түзеп тормады - түгәрәк уртасына кереп биеде. (Без, яшьләр дә аларга кушылдык). Җыр-биюле тәнәфестән күтәренке кәеф белән концертның икенче өлешен карарга кереп киттек.

Монысында инде бигрәк тә урта һәм яшь буынга таныш булган җырчылар чыгыш ясады дияр идем. Мәсәлән, Рәсим Низамов, Илшат Вәлиев, Алмаз Ишморатов, Лилия Муллагалиева иҗатын безгә караганда урта буын яхшырак белә. Ә менә "Сәрвиназ" җыры белән сәхнәгә яшен тизлегендә чыккан Илгиз Мөхетдиновны без - яшьрәк буын тыңлыйбыз, җырчы Айгөл Гардисламова башкаруында халык җырларына да кушылып утырабыз. Кушылып утыру дигәннән, концертта тамашачы рәхәтләнеп кушылып утырды. Моның өчен зур экранга җырның сүзләрен чыгарырга да кирәкмәде, барыбыз белгән җырлар башкарылды бит. Шулардан үземә яхшы таныш булган "Кышкы романс"ны Гөлназ белән Рөстәм Асаевлар башкаруында тыңладык. Концертның бу өлешен Илфак Хафизов белән Айгөл Нәбиуллина алып барды.

Билгеле, концертны биюләр яки нәфис сүз белән бизәсәң күңеллерәк. Бу өлешне дә уйлаганнар - нәфис сүз остасы Зөлхия Миннеханова Чынгыз Айтматов әсәреннән өзек укыды. Хәер, ул аны укымады, гүя шул әсәрдә туган җиреннән аерылган геройның сагышы белән "яшәде". Шуңа күрә әсәрнең эчтәлеген белмәгән яки укып та оныткан тамашачы "Аннары ни булыр?" - дигән караш белән тыңлады. Нәфис сүз остасы үзенең чыгышын матур җыр белән түгәрәкләп куйды. Игътибарны җәлеп иткән бер номер шушы булса, икенчесе - "Мирас" балалар бию ансамбле! Алар кәефне тагын да күтәрде. 

Мин концертның иң мөһим кешеләрен - музыкантларын язмаганмын бит! Динә Закирова, Айнур Моратов, Динар Бәдретдинов, Әлфис Галиуллин, Илнур Ганиев булмаса, мөгаен, бу концертның зәвыгы, миллилеге дә булмас иде.

Нәкъ менә алар тамашаның башыннан ахырына кадәр милли рухта безнең белән янәшә "атлады". Өч сәгатькә якын барган "Кабатланмас моңнар"дан соң минем башымда бер генә уй иде: "Эх, җыр-моңга гашыйк әбиемне дә алып килгән булсам!.." Хәер, әле алга таба да "ТӘРТИП" радиосы үзенең тыңлаучыларын - тамашачыларын концертлары белән сөендереп торыр. Зал тутырырлык халыкны милли моңнар тыңларга җыя алган икән, димәк, мондый концерт халыкка кирәк. 17 апрельдә "Кабатланмас моңнар" Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясендә узачак. Гомумән, апрель "ТӘРТИП"леләр өчен мөһим ай. 16 апрельдә радио эшли башлаганга 10 ел була. Димәк, бу язда концертлар шактый көтелә әле...

Фотолар: Татар-Информ.Салават Камалетдинов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев