ХЕЗМӘТЕ БАРНЫҢ ХӨРМӘТЕ БАР
Бу тормышта күпне күргән, ачысын да, төчесен дә татыган, әмма авырлык-сынауларга бирешмичә, үз абруен саклап калган бик тә гыйлемле, хәлле бер абзый белән сөйләшкәндә: «Мин яшьләрдән өйрәнәм, алар безгә караганда алга китеп фикерли белә», – дип, үзенең үсмер уллары да киңәш-тәкъдимнәре, уй-фикерләре белән бизнесында шактый ярдәм итүе турында сөйләгән иде.
Бу тормышта күпне күргән, ачысын да, төчесен дә татыган, әмма авырлык-сынауларга бирешмичә, үз абруен саклап калган бик тә гыйлемле, хәлле бер абзый белән сөйләшкәндә: «Мин яшьләрдән өйрәнәм, алар безгә караганда алга китеп фикерли белә», – дип, үзенең үсмер уллары да киңәш-тәкъдимнәре, уй-фикерләре белән бизнесында шактый ярдәм итүе турында сөйләгән иде.
Кемдер турфирма хуҗасы, кемнеңдер шәһәребез буенча берничә матурлык салоны эшли, кемдер it өлкәдә хезмәтләр сата, кемдер үзенчәлекле тауар җитештерә һ.б.. Чит абзыйны баетып ятканчы, үземә эшлим дип, социаль челтәрдә чүпрәк-чапрак сатып булса да, үз көнен күрүчеләр бар. Шунысы да куандыра: мондый яшьләр арасында акча эшләүне генә максат итеп куймыйча, дөньяны тагын да киңрәк күзаллап зуррак идеяләр белән янучылар да җитәрлек. Хәер, акча дигән ният белән тотынган эш уңыш та китермәс иде. Чөнки финанс белгечләре дә: «Бизнес ачарга теләсәгез. акча турындагы уй фәләненче дистә урында торырга тиеш. Иң элек, кешеләргә ничек файда китерә алам, дип уйларга кирәк», – дип өйрәтә бит.
Гөлия Имамова буш вакытында фотога төшерү белән шөгыльләнә һәм әлеге кәсебеннән бик канәгать.
«Фотога төшерү белән мәктәптә укыганда мавыгып киттем. Кечкенә чакта әти-әни цифрлы фотоаппарат бүләк иттеләр һәм барысы да шуннан башланды. Фотога төшерергә бик яратам. Күбрәк портретлар, никах мәҗлесләре, балаларны төшерү ошый. Әлбәттә, беренче «модельләр» туганнар, дуслар булды, алар белән эшләп шомардым. Студент чорында фотографиягә төшерү, сурәтләрне эшкәртү буенча курслар да уздым, яңа белемнәр тупладым. Клиентлар базасын туплаганчы бушка хезмәт күрсәттем. Фотога төшереп беренче эшләгән акчам – биш йөз сум. Бу шөгылемнең азмы-күпме табыш китерүенә бер ел чамасы гына әле. Фотосессияләрне дә чагыштырмача кыйммәткә уздырмыйм. Фотография бик алга киткән өлкә дип саныйм һәм әлеге сәнгать төре миңа бик ошый, анда иҗат итү рәхәтлек бирә. Фотога төшерү, сыйфатлы, матур сурәт ясау – истәлек, туктап калган мизгел».
Интернетта Кукмара кызы Гөлүсә Рахматуллинаның пирог-бавырсакларын күреп авыз сулары килә. Ул бу кәсепкә кешегә пешерү теләге белән алынмаган, ә үзе бавырсак ярата икән. Хәзер исә:
«Теләге булганнар, ялкауланмаганнар, пирог пешереп тә акча юнәтә ала, – дип сөйли. – Мин моңа үз мисалымда инандым. Халык сыйфатлы продукцияне бик тиз эләктерә һәм шундук ук «сарафан» радиосы килеп кушыла. Заказларым көннән-көн арта, пирог-бавырсак, гөбәдия сорап интернетта да язалар. Ә барысы да пирог пешерүдән түгел, ә бавырсактан башланды. Чөнки аны теләсә кем әзерли алмый. Безнең гаиләдә дә мин үзем генә пешерәм. Гәрчә әни дә, апа да аш-суга, камыр ризыклары әзерләүдә бик оста. Холкым белән үҗәт мин, теләгемә ирешә торганнардан. Авылыбызда әлеге тәм-том остасы Фәридә апа бар, әниемнең ахирәте дә әле ул. Әнигә: «Фәридә апага бавырсак пешерергә өйрәнергә барыйк әле», – дип, әй ялындым, үтендем соң. Әйтәм, бит мин теләгәнемә ирешми туктамыйм, дим. Нәтиҗәдә, Фәридә апа миңа мастер-класс уздырды. Мең рәхмәт аңа! Бавырсак пешерү тәртибен аңларга биш-ун минут вакыт җитте. Өйгә кайтуга пешереп карадым. Уңды. Калганы кул шомартудан килә. Баштарак икетуганнарымның туена пешердем, аннан инстаграмга элдем. Шуннан башланып китте. Гәрчә уемда бавырсак сату гомумән юк иде. Пирогларны халык үзе сорады. Пирог пешерергә исә әлләни осталык кирәкми. Камыр куярга әни кечкенәдән өйрәткән иде. Матурлап, бизәкләп эшләү тәртибен үзләштерергә интернет бар. Шуны гына әйтәм: заказга пешергәндә тозын да, шикәрен дә, калган ингредиентларны да үлчәп салам».
Кечкенәдән җырларга яраткан Альбина Абдрәшитова шул ук үзенә яхшы шөгыль тапкан – вокал буенча дәресләр бирә.
«Бала вакыттан яратып җырлагач, бөтен концертларда теләп катнашкач, ноталар өйрәнәсем килде. Әти-әни курыкмыйча мине Уфа шәһәренең Әлмөхәммәтов исемендәге музыка гимназиясенә укырга бирде – виолончель уен коралында уйнарга өйрәндем. Буш вакытта вокал серләрен үзләштердем. Соңрак Казан музыка көллиятендә, КФУның музыка бүлегендә белем алдым.
Вокал буенча беренче дәресләрне репетитор буларак башладым. Хәтерлим, уналты яшьлек кыз җырларга өйрәнәсем килә дип килгән иде. Аның белән ике сәгатькә якын шөгыльләндек. Кеше җәлеп итәр өчен, бәяне кыйммәт куймадым – ике йөз илле сумнан арттырмадым. Тәҗрибә туплау белән бергә клиентларым да күбәйде. Әле дә дәрескә ниндирәк укучы килер икән дип дулкынланып көтеп торам. Ә җырларга яки фортепианода уйнарга өйрәнү теләге белән балалар да, егерме алты яшькә кадәрге яшьләр дә мөрәҗәгать итә. Төп эшем исә музыка мәктәбендә».
Гөлнара Нурмөхәмәтованың татар халкының милли бизәкләрен пропагандалаган «Казан сөлгесе» проекты да күпләргә таныш.
«Казан сөлгесе» икенче улым белән декрет ялында утырганда барлыкка килде, – ди ул үзе. – Аңарчы төрле юнәлешләрдә эшләп карадым. Мин һәрвакыт яңалык яклы һәм үземне милли җанлы хатын-кыз дип саныйм. Әлеге милли проектны башлауның бер сәбәбе дә – шушы. Татар бизәкләре төшереп чигелгән текстиль эшләнмәләр тәкъдим итәбез. Башта чигүле урын-җир тегәрбез дигән идек, аннары сөлге идеясе туды. «Казан сөлгесе» исеме дә шулай барлыкка килде. Казаныбызда узарга тиешле «Печән базары» фестивалендә мин дә үземнең хезмәтләремне тәкъдим итәргә булдым. Компьютерда бизәкләр ясарга өйрәндем, кайда сөлге-тукыма алып буласын һәм кайда чигү мөмкинлеге барын белештем тә, эшкә тотындым. Хәзер инде әкренләп кечкенә җитештерү тармагыбыз оешып килә. Әйткәнемчә, бизәкләрне компьютерда эшлибез дә, аны машина чигә. Ягъни бу кул эшен алыштыра. Максатыбыз милли стильдәге кул эшләнмәләрен күпләп көнкүрешкә кертеп җибәрү. Монда бер сөлге утыз-кырык минутта әзер булса, кул белән чигүгә күпме гомер китә. Тамбур дигән машина борынгы чигү төрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Ул мәшәкатьлерәк, чөнки, иң элек, бизәкне кулдан тукымага төшерү һәм аннары читкә чыкмый гына чигү сорала. Төрле төстәге җепләр кулланганда эш барышы тагын да катлаулана.
Беренче клиентлар инде, билгеле, «Печән базары»на килгән милли җанлы яшьләребез булды. Безнең товарларны сатып алып безгә алга таба да эшләргә өмет бирделәр. Хәзер тагын да киңрәк юнәлештә иҗат итәргә, сату ноктасы да ачарга телибез. Заказ бирергә килгән клиентларга уңайлык тудыру мөһим. Акча эшләргә омтылган һәркем үз кәсебен ача ала дип уйлыйм. Без бик башкаларны гаепләргә өйрәнгән. Болай итәргә теге юк, монысы эшләргә монысы җитми, дияргә күнеккән. Йөз процент җаваплылыкны үз өстеңә алып, җиң сызганып эшкә тотынсаң, нидер килеп чыкмый калмый. Тагын бер киңәш: кечкенә генә бизнес башларга уйласагыз да, белем таләп ителә. Гыйлемсез эшләп булмый. Бигрәк тә бүгенге заманда. Юкса, нульгә чыгуың да ихтимал».
Ниятенә кергән һәркем бай һәм уңышлы була ала, ди белгечләр. Иң мөһиме – җаныңа хуш килгән һөнәр табу. Яратып эшләгәндә дәрт-дәрман да, көч тә арта, хезмәт шатлыкка әйләнә. Өстәвенә әле, акча да килеп торачак. Шуңа да башны эшләтергә, идея, уйлар белән янарга, барып чыкмак дип куркып калмаска, ниятләп, тотынырга гына кирәк. Әлеге егет-кызлар белән сөйләшкәч, шундый нәтиҗәгә килдем мин.
Чәчәк Гәрәева
Язманы тулысынча "Идел" журналының 2019 елда чыккан октябрь санында укый аласыз
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев