Логотип Идель
Мәдәният

“...Күз йомалар яхшыма”

Тукай премиясенә кандидат Зөфәр Рәмиевнең Лена Гайнановага җавабы

Тукай премиясенә кандидат Зөфәр Рәмиевнең Лена Гайнановага җавабы

 

Берәүнең берәүгә карата дәгъвасы булса – дәгъвачыга җавап бирелергә тиештер. Әгәр берәү икенче кешене гаепләп, матбугатта озын-озын мәкаләләр бастырса, ә матбугат чарасы мәгълүматның дөреслеген тикшереп-нитеп тә тормаса, бу очракта да җавап бирү кирәктер. Гавам һәм милли зыялылар, кызыксынып, бер мәшһүр татар галименең икенче мәшһүр татар галимен чукыганын читтән генә күзәтеп торса, бу очракта да адекват җавап кирәктер? Әгәр “чуку” “әһә, барыбер җавап бирүче юк әле” дип, һаман саен кабатлана торса, җавап бирү кирәкме?


Әйе, кирәк. Конкрет һәм төгәл, “су”сыз җавап кирәк. Сиңа кемнәрдер гаеп атып, провокацияләр оештырганда дәшми кала торган заман түгелдер шул бүген – акның – ак, караның – кара икәнен дә аңлатып бирергә кирәк. Кем хаклы да, кем хаксыз? Халыкның ике якның фикерен дә белергә хакы бар.

 

Лена Гайнанова мәкаләсе "Интертат"та чыкты.


Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне якынайган көннәрдә ел саен Г.Тукай исемендәге премиягә лаек булырлык шәхесләр исемлеге игълан ителә. Быел кандидатлар арасында минем исемем дә бар. Нигез итеп озак еллар дәвамында Тукай тормышын һәм иҗатын тикшерү юнәлешендә Г.Ибраһимов исем. Институтта башкарылган эшләргә катнашлылыгым алынган. Бу эшчәнлек, барыннан да бигрәк, ике фундаменталь хезмәттә чагылыш таба: болар – Г.Ибраһимов ис. институт галим-текстологлары тарафыннан әзерләнеп, Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән шагыйрь әсәрләренең алты томлы академик басмасы (Казан: Татар. кит. нәшр., 2011-2016) һәм Габдулла Тукайның персональ энциклопедиясе (Казан, 2016). 


Вафатына санаулы көннәр генә калып барганда язган васыятьсыман мәкаләсендә “Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле” дигән Тукайның иҗади мирасын академик басма рәвешендә халыкка кайтару юлында 1920 еллар ахырыннан башлап берничә омтылыш ясалса да, бары тик соңгы елларда гына мөмкин булды. Академик типтагы басмаларга куела торган таләпләрне тулысынча канәгатьләндерерлек беренче гаять тә мөһим текстологик эш ул – әлеге алты томлык. Кыскача гына әйткәндә, анда Тукайның барлык әсәрләре (электән мәгълумнәре һәм эш барышында табылганнары) шагыйрь иҗат-иркен бозмыйча (совет чорындагы басмаларда идеологиягә буйсындырыла иде), тиешенчә атрибуцияләнеп, бүгенге укучы аңларлак дәрәҗәдә шәрехләнеп, җентекле комментарийлар белән урнаштырылган. Миңа – бу эшнең план-проспектын төзү, җиде кешедән торган текстологлар коллективын оештыру, барлык томнарны фәнни яктан редакцияләү, икенче томны төзүгә дә катнашу йөкләнгән иде. Билгеле ки, эш барышында Тукай әсәрләренең элекеге ике, өч, дүрт, биш томлы фәнни-популяр типтагы басмаларын (“Әсәрләр”ен) әзерләгәндә тупланган текстологик тәҗрибә дә искә алынды (мәс., Ф.Сәйфи-Казанлы, Х. Хисмәтуллин, Я.Агишев, Р.Гайнанов, Г.Халит), төзү һәм редакцияләүдәге эш-гамәлләре теге яки бу дәрәҗәдә файдаланылды. Алты томлык академик басманың 1нче томының кереш өлешендә Р.Гайнановның бу юнәлештә керткән хезмәтләренә югары бәя бирелә, галим турында “басмадан басмага туплана килгән тәҗрибәне үзләштереп, Тукай текстологиясен тагын да югарырак баскычка күтәрә” диелә (28 б. ).


1992 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырылганнан соң татар галимнәре Н.Юзиев һәм Ә.Кәримуллиннарның Тукай энциклопедиясе төзү турындагы уй-тәкъдимнәре, ниһаять, гамәлгә ашырыла башлады. 1993 елларда Н.Юзиев җитәкчелегендә вакытлы иҗат төркеме эшли башлап, 1998 елга Тукай энциклопедиясенең словнигы төзелде һәм куллануга кабул ителде. 1996 елда Н.Юзиев вафатыннан соң бу эшне мин җитәкли башладым. Озак еллар энциклопедиядә урын алачак мәкаләләр язу эше НИОКР фонды буенча гына финансланды, 2013 елдан башлап әлеге энциклопедияне төзү эше Г.Ибраһимов исем. Институтның фәнни-тикшеренү планнарына кертелде. Ниһаять, бу эш тәмамланды һәм 2016 елда энциклопедия басылып чыкты (Габдулла Тукай. Энциклопедия – Казан: Г.Ибраһимов исем. институт,  2016. 864 б.). Бу энциклопедия 2358 мәкаләне үз эченә ала. Мәкаләләрнең авторлары – 135 кеше (Татарстан, Башкортстан, төрки республикалар галимнәре), аерым тармаклар редакторлары – 18 кеше. Мин үзем исә – бу Тукай энциклопедиясенең баш фәнни редакторы, анда урын алган 125 мәкалә дә минем тарафтан язылды. Тукай энциклопедиясе – татар телендә беренче персональ энциклопедия – шагыйрьнең тууына 130 ел тулган вакытка дөнья күрүгә иреште. 


Әйтергә кирәк, бу хезмәтләр җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырды. Төрле форматта уздырылган презентацияләрдә (Татарстан Фәннәр академиясендә, Петербургта, Өчиледә, Уфада, Уральскида), вакытлы матбугаттагы чыгышларда алар татар гуманитар фәненең зур уңышы итеп бәяләнделәр. Нинди дә булса җитди кимчелекләре, җитешсезлекләре табылмады, хезмәтләр Г.Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең бөек Тукаебызны “яшәтү”гә керткән зур фидакярлекләре итеп бәяләнде, тупланган тәҗрибәгә таянып башка бөек шәхесләр турында да персональ энциклопедияләр булдыру кирәклеге әйтелде.


Әлеге хезмәтләр басылып чыгуга инде дүрт ел үткәч, бүген Л.Гайнанованың алардагы ялгышлар, хаталар турында зурдан кубып сүз куертуы гаҗәпләндерә. Ул, алты томлыкны төзүгә зур көч куйган текстологлар, редакторларның текстологик проблемаларны яңача чишәргә омтылышын күрми, аны һич тә уңай бәяләргә теләми. Аакадемик басма, Тукай әсәрләренең Р.Гайнанов төзегән биш томлыгы белән чагыштырганда, әлләни яңалык алып килмәгән итеп күрсәтә. Л.Гайнанованың академик басма турындагы фикерләре бары тик Р.Гайнанов эшчәнлеген үзенчә бәяләве белән генә сугарылган. Л. Гайнанова академик басманы төзегәндә Институт текстологларының (алар җиде кеше: З.Мөхәммәтшин, Р.Кадыйров, Г.Хөснетдинова, Э.Галимҗанова, З.Шәйхисламов, Ф.Фәйзуллина, Г.Ханнанова) “1906—1913 елларда чыккан «Йолдыз», «Кояш», «Идел», «Вакыт», «Әлислах» газеталарына, «Шура», «Яшен», «Ялт-йолт», «Дин вә мәгыйшәт» журналларына керүләренә шик белдерә. Әгәр ул алты томдагы Тукай текстларын, аларга язылган комментарийларны җентекләп тикшереп чыкса, алардагы яңалыкларны күрми калмас иде (текстларны шагыйрь ирке-ихтыярын бозмаслык итеп урнаштыру, хронологияне дөресләү, сүзлекчәләр төзү, искәрмә һәм аңлатмаларны мөмкин кадәр тулырак бирү). Бер генә мисал. Тукайның проза һәм публицистикасын эченә алган томнарны чагыштырып карыйк. Биш томлыкның 4 нче томында 102, ә алты томлыкның 4 нче томында 123 текст бирелгән: комментарийлар биштомлыкта (4 т.) 53 битне, алтытомлыкта (4 т.) 133 битне биләп тора. Биш томлыкның 3 нче томында 129, ә алты томлыкның 3 нче томында 152 текст бирелгән: комментарийлар биштомлыкта (3 т.) 57 битне, алтытомлыкта (3 т.) 65 битне биләп тора. Бу төзүче-текстологларның мәсьәләгә бик җитди караулары турында сөйли. Тупланган тәҗрибә бүген Г.Ибраһимовның 15 томлы академик басмасын әзерләүдә файдаланыла.


Тукай энциклопедиясенең басылып чыгуы (2016) барыбызга да куаныч китерде дигән Л.Гайнанова Тукай энциклопедиясен әзерләгәндә “рецензентларның булмавы нәтиҗәсендә киткән, өстән-өстән караганда да күзгә чалынган ... төгәлсезлекләр бар” дип дәгъвалый.  Ләкин бу сүзләр белән килешергә мөмкин түгел. Чөнки энциклопедияләрдә рецензентлар күрсәтелми, ул рольне редколлегия әгъзалары үти (китапта редакцион коллегия дип бирелгән). Тукай энциклопедиясенең 18 кешедән торган редколлегия әгъзаларының исемлеге китапның беренче битләрендә үк китерелә. Р.Гайнанов турында энциклопедиядә шактый күләмле махсус мәкалә дә бар. Библиографиясендә (“Әсәрләр”, “Әдәбият”та) тугыз хезмәт аталган. Энциклопедиядә Л.Гайнанова турында да мәкалә бирелде. Тукайны тикшерү һәм өйрәнү юнәлешендә зур өлеш керткән шәхеснең хезмәтләрен кимсетеп күрсәтү бер үк максатыбыз түгел иде. Бөтен омтылышыбыз озак еллар дәвамында академик басманы һәм Тукай энциклопедиясен төзү зарурияте турында әйтеп киленгән, ифрат та зур интеллектуаль көч, күп вакыт һәм мәгълумат таләп иткән бу эшне җиренә җиткереп эшләп чыгу иде.


Лена Гайнанованың бу язмасын укыганда Тукаебызның мәшһүр шигырендәге “... күз йомалар яхшыма” дигән гыйбәрасе искә төште. 


Институтта 50 ел, шуның 40 елын текстология төркеме җитәкчесе сыйфатында эшләү вакытында татар әдәбияты классиклары иҗатын халкыбызга кайтару юлында текстологларыбыз башкарган гамәлләр укучыларга, җәмәгатьчелеккә яхшы таныш, минемчә. Теләге бар кешегә бу юллар авторының да үз эшен ничек башкарып килгәнлеге күренми калмас. 
  

 Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре докторы, профессор. 

Зөфәр Рәмиев белән әңгәмәбез дә сайтка чыккан иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Тукай премиясе Зөфәр Рәмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев