Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    ЛАБИРИНТТАН ЧЫГУ ЮЛЫ БАРМЫ?

    Ландыш ӘБҮДАРОВА

    («Сәйдәш. Йокысызлык» спектакленә анализ-интерпретация)

    2020 елның 3 декабрендә мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулды. Юбилей республика күләмендә зурлап билгеләнмәде. Ремонтка ябылган музей ачылмады... Аның каравы, декабрьдә – композитор туган айда Тинчурин театрында «Сәйдәш. Йокысызлык» дигән спектакль-лабиринтның премьерасы узды.

    Спектакльнең авторлары – Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова. Режиссеры – Резеда Гарипова. Премьера өч көн рәттән – 16, 17, 18 декабрьдә узды, өч көн эчендә тинчуринлылар спектакльне тугыз тапкыр уйнады. Һәр спектакльгә унбиш-егермешәр генә тамашачы кертелде, бу исә пандемия куйган шартлар белән бәйле түгел, ә проект формасының таләбе иде.

    НИ УЛ МИЛЛИ СЮРРЕАЛИЗМ, ЯКИ МЕТАФИЗИК ТЕАТР

    Әлеге юбилей проектын спектакль дип яки перформанс кысаларына гына кертеп карап булмый. Квест, интеллектуаль маҗара, лабиринт, иммерсив, метафорик, хәтта метафизик театр – болар барысы да сюрреалистик традицияләр рухында, ягъни Салих Сәйдәшевнең төшләрен сөйләү формасы. Моның өчен театр бинасының һәр бүлмәсе, театр пространствосының мөмкин булган һәр катламы – вестибюль һәм коридорларыннан башлап, моңа кадәр тамашачы кереп йөрмәгән бүлмәләргә һәм баскычларга кадәр «эшкә җигелгән», авторлар спектакльнең структурасын Сәйдәшевнең төшләренә корганнар, ягъни татар профессиональ музыкасы даһиеның башына «кереп» караганнар. Ни өчен алар якты, милли һәм заманча, мәңге онытылмаслык һәм космос кебек тәртипкә салынган гармоник иҗат калдырган Сәйдәш турындагы әсәрне сюрреализм эстетикасында иҗат иткәннәр соң? Бу сорауга берничә ноктадан торып җавап бирергә була. Шуның бер сәбәбе – Сәйдәш турындагы чыганакларның аз булуында.

    Лабиринтка керер алдыннан Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова һәм фәнни хезмәткәрләр Эльмира Ханиева белән Эльвира Җиһангирова композиторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра. Дөресрәге, лабиринт шушында башлана: музей белгечләре үткәргән инструкцияне игътибар белән тыңларга кирәк. Театрда яңа мәгълүмат алырга һәм аны интеллектуаль яктан эшкәртергә күнекмәсе булмаган хәзерге заман кешесе өчен көтелмәгәнчәрәк пролог бу. Шуңа да тамашачы тиз күңелсезләнә – тизрәк смартфонына иелә...

    Лабиринтның бер тозагы шунда: кем дә кем илтифатсызлык күрсәтә – соңыннан үпкәләштән булмасын! – адашуың ихтимал. Төшне дә бит юрый белеп юрарга кирәк...

    Ни гаҗәп, чагыштырмача күптән түгел – 1954 елда мәрхүм булган Салих Сәйдәшев турында төп биографик даталардан кала, мәгълүматлар бик күп сакланмаган. Ул үзеннән соң мемуарлар калдырмаган (бәлки, юкка чыгарылган?), аның холкы, гадәтләре турында Сәйдәш белән бергә эшләгән, якыннан аралашкан шәхесләрнең истәлекләреннән генә күпмедер белергә була. 1937 елда Сәйдәшнең якын дусты Тинчурин «эзсез» югалганнан соң һәм аның спектакльләре театрларның репертуарларыннан сызып ташланганнан соң, озакламый Сәйдәш тә онытыла, эшеннән кыскартыла, ә радиокомитет- та композиторның үзе уйнаган әсәрләре юкка чыгарыла, яндырыла. Мондый шартларда аның исемен истәлекләрендә искә алучылар да аз кала, бары тик шәхес культы фаш ителгәннән соң гына күпмедер дәрәҗәдә пәрдәләр күтәрелә. Әмма! Ул чыганакларны укыган саен Салих Сәйдәшев турында сораулар арта гына бара, Сәйдәш феноменының асылына төшенү авырлаша. Әйе, бик иртә ятим калып, апасының ире – нашир Шиһабетдин Әхмәров гаиләсендә тәрбияләнүе, беренче музыкаль белемне Заһидулла Яруллиннан алуы, тирәлегендәге иҗади мохит аның табигатьтән бирелгән таланты ачылуга үз өлешен кертүе турында дәреслекләрдә һәм энциклопедияләрдә матур итеп сөйләргә була. Тик болар коры фактлар гына. Шуның өчен дә спектакльдә сүзләр аз. Әмма бу драматургия юк дигән сүз түгел.

    Биредә озын-озын монологлар юк, диалоглар исә кыска-кыска җөмләләр, хәтта ки ике-өч иҗекле сүзләр белән генә чикләнә. Әмма һәр әйтелгән репликаның эчтәлек диапазоны шундый киң, һәркайсы бер ачкыч ролен үти. Шул рәвешле һәрбер реплика, постдраматик театрга хас булганча, тамашачыны интеллектуаль диалогка чакыра. Ягъни спектакль, классик пьеса кысаларыннан чыгып, Сәйдәш тарихын эпик планда сөйләп бирә. Моңа авторлар драматургия, режиссура, сәхнә бизәлеше, ут, музыка, хореография бердәмлеге аша ирешкән.

    «КЕМ УЛ САЙРЫЙ – КЫШ УРТАСЫНДА?»

    Сәйдәш туганнан алып, аның вафатына кадәрге илле дүрт ел – ХХ йөзнең беренче яртысы – кешелек тарихында формацияләр алышынган, капма-каршы метанарративлар барлыкка килеп, чәчәк аткан һәм алар үзара бәрелешеп, юкка чыккан чор. Талант иясенә татар буржуаз мәдәнияте үсешен дә, шуннан соңгы ТАССР мәдәнияте барлыкка килүне дә үз күзләре белән күрергә туры килә, төгәлрәге, ул тегесенә дә, бусына да үзенең фидакарь өлешен кертә, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе була. Тоталитар системаның нинди абсурд чикләргә барып җиткәнен үз җилкәсендә татыган, корыч куллы Сталинның үлемен исән килеш күреп калган шәхес ул. Боларның барысы да Сәйдәш яшәгән биш дистә елдан артыграк гомергә туры килгән. Мондый тарихи җирлектә Сәйдәш үзе кыш көне сайрый торган сандугач кебек күренә, ә иҗаты – ишетелә. Дөрес булса, Сәйдәш туар алдыннан аның әнисе чыннан да кышкы салкында сандугач сайравын ишткән, диләр. Авторлар Луиза белән Резеда композиторның биографиясендәге бу детальне «шәхес – дәвер» оппозициясе яссылыгында символлаштыра һәм бу, минемчә, бик уңышлы кулланылган. Сандугач! Әлбәттә, сандугач! Ул нәкъ менә әни моңы – халык моңы белән дә бәйли торган җеп, кирәк булса. Әнә шул кышкы буранда да сайрый торган сандугачны Шәфкать туташы (Айсылу Мөсәлләмова) ишетә. Буранда басып калган баланы да Шәфкать туташы гына күрә. Ул чорда Шәфкать туташлары күп калган буламы икән әле? Бу турыда Такташ «иптәш тә бул син миңа. Ана да бул минем улыма» дип язган иде... Ә алар әнә система кубызына язмышларны аяк астына салып, танго бии, әдәп-тәрбиясе чамалырак журналисткалар интервью алу сылтавы белән кешенең җанында казына. Ә Сәйдәш кебек шәхесләр андыйларга СӘЙДӘШ биеклегеннән торып, чәй ясый, әмма аңа карап, затлылыгын югалтмый.

    Сандугач, Бала Сәйдәш, Шәфкать туташына кайтыйк әле. Бу өч образ спектакльне тотып торган өч кит. Алар – үткәнне бүгенге белән бәйли торган метафора, ягъни аларның сюжет сызыгы спектакльнең бөтенлеген тәэмин итә, башка вакыйга-төшләрне (фрагментларны) бер фокуска (коллажга) җыя, Салих Сәйдәшев шәхесенең табигатен ача, метафора аша Сәйдәшне мифлаштыра.

    Бала Сәйдәшнең нинди генә тарихи шартларда да «пим-пим-пим-пам» дип кабатлавының да мәгънәсе зур (Салих Сәйдәшев авыз эченнән шулай дип кабатлап йөри торган булган): даһи композитор йә гасыр какофониясеннән камил авазлар эзли, йә аларны тынлыктан азат итә...

    Финалда шундый нәтиҗәгә килә: «Гармония юк...» – дип, ул үзе яшәгән дәвергә бәя бирә.

    Сәйдәш яшәгән чорны кешеләр шактый вакыт инә күзеннән үткәреп тикшерәчәк, аны төрле үлчәүләргә салып үлчәячәк әле. Шул исәптән, Сәйдәш яшәгән чорда Көнбатышта барлыкка килгән сюрреализм үлчәвенә дә. Теоретиклар сюрреалистик тәҗрибәнең психоанализ белән тыгыз бәйләнештә булуын раслый. Шуңа күрә дә лабиринтта тамашачының биш Сәйдәш (Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Айдар Фәтхрахманов, Инсаф Хәләүтдинов) белән очрашуы безнең гасыр кешесе тарафыннан табигый кабул ителә.

    ГЕНЕТИК ХӘТЕР, ЯКИ ЛАБИРИНТТАГЫ ПОРТАЛЛАР

    Минем өчен Кәрим Тинчурин сәхнәсе спектакльнең пространствосын бер үк вакытта киңәйтеп тә, сулыш ала алмастай итеп тыгызландырып та җибәргән өлеше булды. Лабиринтның бу борылышы – 1937 елга портал, шул чорның сюрреалистик сурәте: анда Кәрим Тинчурин (Илфак Хафизов) репетиция ясый, аның хатыны, татарның затлы нәселе баласы – әтисе ягыннан Әхмәровлар, әнисе ягыннан Алкиннар кызы – Заһидә Тинчурина (Резеда Сәлахова) кулъязмаларны чемоданга җыя, Сәйдәш аларга аркасы белән борылып утырган да рояльдә уйный. Уртада – япон мунчасы фуракода НКВД солдаты (Рөстәм Гайзуллин) утыра, ул кып-кызыл шарлар кабарта да шарт- лата, кабарта да шартлата. Шар гына шартлый югыйсә, әмма һәр шартлау генетик хәтерне уятып җибәрә дә күз алдында кан чәчрәгән кебек була.

    Реклама

    Бу сәхнәдә әйтелгән һәр сүз – семиотик ачкыч, алар актерларның авызыннан чыгуга шалтыр-шалтыр хәтер сандыгын ачып ташлый. Тинчурин «Исәнмесез?» гыйбарәсен кабатлаган саен бу сүзнең мәгънәсе үзгәрә. Тинчурин аны ярсый-ярсый кабатлый, сүзе белән хәрәкәтләре туры килми, аһәңе бөтенләй капма-каршы мәгънә җиткерә – шуның белән тамашачыны сискәндерә, җилкәләреннән тотып селкетә. «Исәнмесез?» – дип, бездән – 2020 елгы тамашачысыннан сорый түгелме соң 1938 елда ук атып үтерелгән Кәрим? «Исәнме – без?» дип бер хәрефен үзгәртүгә, татар тамашачысы белән генетик бәйләнеш урнаша...

    Шунда аркасы белән утырган Сәйдәш торып баса да: «Ник китәсең син, Кәрим?» – дип сорый.

    Алдагы сәхнәдә Сәйдәшләр каһкаһә белән үзләрен юбилейга чакырмауларын сөйләшеп торганнар иде. 1937 елда кулга алып китәр алдыннан Казанда Кәрим Тинчуринның 50 яшьлек юбилей кичәсе була. Тинчурин анда Сәйдәшне чакырмый, композитор ул вакытта Мәскәүдә кала. Ни өчен Тинчурин иң якын дустын юбилеена чакырмый? Бу сорауга җавап нәкъ шушы сәхнәдә табыла.

    «Гаяздан хәбәр килде, Халыкка әйтим инде!» – ди Кәрим һәм пәлтәсен ачып җибәрә.

    Ә аның күкрәге тулы – динамит, шартлар өчен бер ым, бер хәрәкәт, бер сүз, бер сәлам җитә...

    «Сезгә Гаяздан сәлам! Гаяздан Сезгә сәлам! Сәлам сезгә Гаяздан!» – ди ул шашынып.

    Ул вакытта Япониядә эмиграциядә булган Исхакыйдан ниндидер хәбәр алу Совет илендә калган кеше өчен котылгысыз үлем дигән сүз. Исхакый Тинчурин дустына бер бандероль генә җибәрә... Ә япон мунчасы фуракода утырган НКВД солдаты уяу: бу юлы ул шар гына шартлатмый инде. Фаҗиганең ни дәрәҗәдә аяныч икәнлеге Резеда Сәлахованың Заһидәсе күзләрендә чагыла. Менә ул бөтен булган хатирәләрен җыеп алып, хәтер сандыгына бикли дә, «Азатлык» маршын җырлый-җырлый, дистә елларга үзен-үзе онытылуга дучар итә.

    «УЛ КИЛДЕ БИРЕГӘ ЙӨРӘГЕН БИРЕРГӘ!»

    Кәрим, үзеннән Салихны читләштереп, аның гомерен сакларга тырышкан, күрәсең. Ә Салихка бик күп кешеләрнең, бик күп ихлас әйберләрнең коры саннарга гына әйләнгәнен күрергә туры килә. Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган яңа тормыш төзүчеләрнең «Уйнама курайда!» дип тәкарарлаганын дә ишетергә туры килә. Мондый шартларда репрессияләр махинасыннан исән калу үзе бер могҗиза булса, иректә килеш кеше булып кала алу икенче могҗизага тиң! Менә ни өчен

    Сәйдәшкә костюмының аклыгын саклап калу намус эше булып әверелә... Менә ул, менә сюрреализмның конвульсив гүзәллеге: «Ул бии! Иң соңгы биюен! Ул бии! Елмаеп! Ул килде бирегә Йөрәген бирергә! » – монысы Сәйдәш вальсы сәхнәсендә бара. Алга таба – тоташ фаҗигаләрдән тукылган костюм аклыгы. Шул рәвешле авторлар Сәйдәш шәхесенең үзе яшәгән чынбарлык- тан югарырак күтәрелүен, ИҖАТ КЕШЕСЕнең теләсә кайсы чорда да КЕШЕ булып калуын күрсәтәләр.

    Ә лабиринттан чыгу юлы бармы соң? Авторлар Луиза Янсуар да, Резеда Гарипова да сорауны ачык калдыра. Дөресрәге, алар бу очракта «һәрнәрсәгә җавабы булган классик авторлар» роленнән баш тарта, алар тамашачыларының интеллектуаль әзерлегенә йөз тота.

    Моны бигрәк тә эпилогтан «укып» була: бөек композитор турындагы спектакльдә соңгы аккордлар үлемсезлек турындагы югары нотада тәмамланырга тиеш иде кебек. Юк. Тамашачылар – баскычта, Сәйдәшләр һәм башка катнашучылар югарырак баскан килеш сүзсез генә саубуллашып торалар. Нәкъ 1954 елның 16 декабрендә Сәйдәшне озатырга җыелган халык кебек.

    Музей хезмәткәрләре соңгы мәгълүмат итеп шуны җиткергән иде: Сәйдәшне җирләгән көнне Казанда зәмһәрир суык була. Шуңа карамастан, халык иртә таңнан Татар зиратына агыла. Җеназа тәмамланып, кабер өстенә чәчәкләр куелгач та, халык бик озактаралмый тора әле. Зиратта бик авыр тынлык урнаша. Хакимият кешеләре дә, милиция дә нишләргә белми аптырап торганда, оркестр Сәйдәш музыкасын уйнап җибәрә. Шул вакытта халык, аның көйләренең үлемсез икәнен аңлап, кузгала башлый...

    Лабиринт шунда тәмам була. Һәр тамашачы исә аннан үз юлы белән чыга. Озын сүзнең кыскасы булсын: «Сәйдәш. Йокысызлык» лабиринт-спектакленең татар театры өчен яңа күренеш икәнен танырга кирәк. Тинчурин театрына әлеге проект өчен рәхмәт, чөнки бу экспериментка алынырга җөрьәт итәргә дә кирәк бит әле.

    Көнгә өчәр тапкыр бер спектакльне – ә ул әле күпме эмоциональ ресурслар таләп итә – башкарган артистларга аерым рәхмәт.

    фотолар: Рәмис Нәҗмиев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!