Логотип Идель
Мәдәният

Михаил Черепанов: «Сугышта хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип тану безгә – исәннәргә кирәк»

Михаил Валерьевич Черепанов – 1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Хәрби тарих академиясенең мөхбир әгъзасы. Татарстанның егерме сигез томлык Хәтер китабы»н, унтугыз томлык «Сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге» китабын, Татарстанның электрон «Хәтер китабы»н булдырган кешеләрнең берсе. Студент чагыннан бирле, 1980 елдан, эзтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны эзләү буенча алтмышлап экспедициядә катнашкан. «Татарстан – Ватанга» виртуаль музей экспозициясе авторы.

Михаил Валерьевич Черепанов –  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Хәрби тарих академиясе мөхбир әгъзасы. Татарстанның егерме сигез томлык Хәтер китабы»н, унтугыз томлык «Сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге» китабын, Татарстанның электрон «Хәтер китабы»н булдырган кешеләрнең берсе. Студент чагыннан бирле, 1980 елдан, эзтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны эзләү буенча алтмышлап экспедициядә катнашкан.  Бөек Ватан сугышы музей мемориалында «Татарстан – Ватанга» виртуаль музей экспозициясе авторы. 

– Михаил Валерьевич, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм яу кырларында ятып калган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур гамәлләр башкаруыгыз турында Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә дә мәгълүм. Әйтегезче, дәүләт бу мәсьәләдә хәзер нәрсә булса да майтарамы? Үзегез эшне нинди юнәлештә дәвам итәсез?
– РФ Хөкүмәте, бик кыска гына итеп әйткәндә, эзтабарлык эшенә федераль бюджет акчаларын бүлеп бирү турында карар проектын әзерләгән. Иҗтимагый палата әлеге проектны миңа җибәрде. Аның турында фикер алышынды, якын арада ул имзаланырга да тора икән. Мин карар проектына карата үз тәкъдимнәремне җиткердем. Бер үк вакытта РФ Оборона министрлыгы да шундыйрак карар әзерли: министрлык Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү эшендә җирле хакимиятләргә, үзидарә органнарына һәм иҗтимагый оешмаларга булышырга тиеш. Яхшы гына карарлар кебек, тик эзтабарлык эше төшенчәсендә буталчык бар, аерым нечкәлекләре күп, эзтабарлар алдында торган кайбер мөһим гамәлләргә финанслау каралмаган.


Исегезгә төшереп үтим, Татарстаннан сугышка китеп, кире кайтмаган өч йөз сиксән дүрт мең кеше арасында «хәбәрсез югалган» дип саналучылар – йөз сиксән алты мең (алты меңен – дошман ягына күчкән хәрби җинаятьчеләрне – исемлеккә кертмибез, аларны куркынычсызлык хезмәтләре эзли). Исемлекләрне чагыштырып, икешәр-өчәр тапкыр язылган фамилияләрне сөртәбез. Баксаң, сугышта һәлак булган яки яралардан үлгән, дип саналган татарстанлының уналты меңнән артыгы исән калган икән. Йә савыккан ул, йә әсирлектән котыла алган. Эзләүне дәвам итәргә кирәк. Һәм бу финансланырга тиеш.


Эзтабарлык эшен археология белән бутыйлар. Без дә ел саен археология белән шөгыльләнеп кайтабыз. Тик бу эзтабарлык эшенең бик тар бер юнәлеше генә. Бер җәйдә элекке окоп урыннарында күпме сугышчы турында мәгълүмат табарга мөмкин? Хәтта ун-унбиш медальон табылса да, бөтен хәрбиләрне эзләп табар өчен әле тагын ничә ел казганырга кирәк була? Русия буенча хәбәрсез югалганнарның саны ун миллион дип исәпләнелә. Мөмкинме аларның җәсәден табып бетерү – безнең сугышчыларның бит яртысы сазлыкларда батып, янгыннарда янып үлгән, шартлау вакытында тәннәре төрле якка чәчелгән? Мәгълүмат исә яу кырында гына түгел, күбрәк ул – архивта. 


Республикада Казанның Җиңү паркындагы мемориалда алып барылган эшне дәвам итәргә кирәк. Монда, минемчә, илдәге бердәнбер электрон «Хәтер китабы» урнашкан. Бездә генә һәркем сугышта үлгән һәм «хәбәрсез югалган» дип саналган нәселдәше хакында булган мәгълүматны карый ала. Кызганыч, исән килеш сугыштан кайтканнар турында әлегә берни юк – монысына өлгерә алмадык.

Сугышчылар турындагы архив материалларыннан 2006 елда «сер» грифы алып ташланды. Ләкин, мәсәлән, татар авылларында бу турыда кем белә? Сугышта үлгәннәрнең балаларымы? Аларга инде хәзер сиксән яшь, серлелек бетерелүе турында алар кайдан укысын, ишетсен? Путин бер чыгышында, солдатларны күмү генә түгел, алар турындагы мәгълүматны гаиләләренә җиткерү дә мөһим, дигән иде. Хак сүзләр. Президент эзтабар отрядлары алдында куйган бурыч та шуннан гыйбарәт: хәбәрне электрон архивлардан, сайттан алып, әби-бабайларга «похоронка», «извещение», «хәтер китабы» һ.б. рәвешендә җиткерергә. Алар әтиләре, абыйлары, бабалары беркая да югалмаган, ә ил өчен сугышта үлгән булуына тагын бер кат, үз күзләре белән күреп инансын. «Хәбәрсез югалган» белән «ватанны яклап һәлак булган» сугышчының гаиләләре хокукый һәм социаль яктан да төрле шартларда. 2012 елда РФ Хөкүмәте сугышта үлгән хәрбиләр гаиләләренең пенсияләренә ай саен өстәмә түләү турында карар кабул иткән иде (РФ Хөкүмәтенең 22 февральдә дөнья күргән 142нче карары. – Авт.). Ул сугышта үлгәннәрнең балаларына кагыла. Дөрес, барысына да түгел, инвалидлыгы булганнарга гына. 

– Инвалидлыгы кайчаннан булырга тиеш соң аларның – Бөек Ватан сугышыннан бирлеме? 
– Кеше балачактан инвалидлык алганмы, әллә ятимлек, тиешенчә тәрбия булмау, хәлдән килмәслек хезмәт аркасында саулыгын югалтып, хәзерге заманда рәсмиләштергәнме – моны суд карый. Тәҗрибәле адвокат мәхкәмә каршында дөреслекне исбатлый ала. Ләкин мәсьәләне суд аркылы гына хәл итеп була, автоматик рәвештә бу мөмкин түгел. Сүз ай саен пенсиягә ундүрт мең сум өстәмә турында бара. Һәм сугышта һәлак булганның варисы дип танылганнарга гына. Абый-апалар, эне-сеңелләр, оныклар варис саналмый. Суд 2012 елның февраленнән башлап җыелган сумманы кайтарырга ярдәм итә. Совет сугышчыларының исәп-хисабында җыелган хезмәт хакларыннан аермалы буларак, бусы инде реаль акча. Ә теге, интернетны гөжләткән «миллионнар» турында төп-төгәл итеп: онытыгыз, аларны Сталин Тынычлык фондына күчергән, диделәр. 

– Гасырлар дәвамында Русия беркайчан сугышмыйча тормаган, әмма Ватан өчен сугышканнарга рәхмәт әйтмәгән, акча түләмәгән.
– Сорауны башкача куеп карыйк. Ә Алманиядә бу мәсьәлә ничек хәл ителгән? 1952 елда, сугыш башланып ун ел узганнан соң, АФР хөкүмәте җыела. Аларда да шундый хәл: Вермахт солдатларының өч миллионы хәбәрсез югалган. Нишләргә алар белән? Югалганнарның ата-аналары, балалары, толлары исән – мирас мәсьәләсен, пенсия белән тәэмин итүне хәл кылырга кирәк. «Югалган» кеше ул – үлмәгән әле, аның өчен пенсия тиеш түгел. Аның йорты, милке белән бернишләп булмый. Бездә дә бит, хәтерлисездер, кеше үлгәннән соң алты ай үткәч кенә варислары милек хокукына керә. Югыйсә, бик гади мантыйк: солдат кайтмаган икән – аны үлгән дип санарга. Алмания хөкүмәте карар кабул итә: солдат тере килеш әсирлектә калмаган, дошман тарафына күчмәгән булса, димәк, ул һәлак булган. Бу хакта белешмәләрне алманнар шундук солдатларның туганнарына бирә башлаган. Һәм бу кичәге фашистлар бит! 


Бездә әлеге эшчәнлек һаман да алып барылмый. Советлар Союзы территориясендә моны эшләгән бердәнбер республика – Төрекмәнстан. 2001 елда мин Төрекмәнбашы атасының музее ачылышына бардым. Үзара берничә томлык «Хәтер китаплары» белән, шул исәптән, Төрекмәнстаннан чакырылган татар солдатлары турындагысы белән дә, алмаштык. (Төрекмәнчә, ләкин укып була). Төрекмәнбашының атасы сугышта хәбәрсез югалган икән. Президент анда Аллаһ илчесе кебек иде бит. Ничек инде?! Тәртип түгел бу. Эзли торгач, үлгән җире табылды. Тагын сорау туды: Төрекмәнбашының атасы югалмаган икән – аның авылдашлары, милләттәшләре һәм башкалар кая киткән? Әгәр аларга, «дошманга сатылды» дигән компромат юк икән – димәк, аларны сугышта һәлак булган, дип танырга. 


Моны, әлбәттә, президент хәл итә. Татарстанның суверен чагында, кызганыч ки, Шәймиев өлгермәде. Шулай да 1994 елда ул әсирлеккә төшкәннәрне сугышта катнашучыларга тигезләштерергә өлгерде. Аннан соң бу эшне 1996 елда Ельцин да эшләде. Ләкин сугышта хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип танырга өлгермәде.


Бүген инде Илбашы моны эшли алмастыр, мөгаен. Әмма Татарстандагы мировой судларның моңа вәкаләте бар. Солдатларның туганнары калмаган – судка мөрәҗәгать итәрлек кешеләр дә юк. Ә хөкүмәт исеменнән моны эшләргә була. Йә Президент үзе, йә хөкүмәт район судьяларына мөрәҗәгать итә ала: «Менә конкрет фамилияләр бар, алар җинаятьчеләр түгел. Гуманитар миссия рәвешендә, Бөек Җиңүдән соң 75 ел узганнан соң, ниһаять, бу кешеләрнең намуслы исемнәрен кайтарырга һәм аларны сатлыкҗан, дезертирлар – икенче сортлы кешеләр дип санаудан туктарга киңәш итәбез». 

Русия Президентына мөрәҗәгать итеп, хатлар яздык, ветераннар советлары да кул куйды. Әлеге хатлар Оборона министрлыгына җибәрелә. Министрлык: «Бернишли алмыйбыз», – дип җавап бирә. Дөрес тә, министрлык вәкаләтендәге проблема түгел ул. Хәбәрсез югалганнарны Оборона министрлыгы ничек тапсын? Әбиләр миңа килеп, хәбәрсез югалганнарны музейдан эзләтмәкче булган кебегрәк инде. Тик музей эшли алмый бит бу эшне. 

– Бөек Ватан сугышы музее мөдире икәнлегегезне белеп, алар шәхсән Сезгә килә, гаҗәп түгел.
– Миңа килгәнче, алар инде военкоматка барган. Хәрби комиссариат архивка җибәргән. Подольскидагы архивка. Архив нәрсә дип җавап бирә соң әбиләргә? Әйтик, табибка дәва сорап бардыгыз ди. Ә ул сезгә: «Менә диагнозыңны әйтеп бир әле, аннары дәвалармын», – ди. Ягъни мәсәлән: «Кардәшең сугышкан полк һәм дивизияне әйтсәң, белешмә бирәм, – ди архив. – Фамилия буенча белешмә бирмим». Хәбәрсез югалганның кайда хезмәт иткәнен кардәше белергә тиеш, янәсе. Белмәгәнгә күрә югалган санала ич ул! 

– «Хәтер китабы»на кертелгән хәрбиләр турындагы мәгълүматта хата китсә, төзәтеп буламы?
– Иң кызганычы – мәгълүмат базасындагы хаталарны төзәтү өчен юридик яктан беркем җавап бирми. Үземнең шәхси эш базам (мин аны 1989 елдан башлап хезмәттәшләрем белән төзедем, шуның нигезендә егерме сигез томнан торган «Хәтер китабы»н чыгардык), мәсәлән, һаман яңартылып тора. Ләкин андагы үзгәртүләр басма китапларга кермәячәк: Гәрәев дип язылган кеше чынлыкта Әхмәтгәрәев булса, кем аның өчен китапны яңадан бастыра? Халык Тельман урамы, бишенче йорт адресы буенча урнашкан «Хәтер китабы» редакциясенә бара, әлбәттә. Ләкин хәзер моның белән шөгыльләнер кешеләр юк, анда «Алар Җиңү белән кайтты», «Тыл ветераннары һәм сугыш балалары» басмалары эшләнә. Электрон базада һәм Җиңү паркындагы электрон исемлектә төзәтмәләр кертергә мөмкин. Рәхим итсеннәр, һәр якшәмбе сәгать уннан мин монда. Әгәр кардәшегез Татарстаннан (Башкортстаннан, Чувашстаннан яки башка күрше төбәкләрдән түгел – Русиянең башка төбәкләре өчен Оборона министрлыгының мемориал сайты гамәлдә) һәм аның турындагы мәгълүматта хата китсә, яисә фамилиясе бөтенләй кертелмәсә – анкета тутырырга кирәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Бөек Җиңү Бөек Ватан сугышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев