«МИН – СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГРАЖДАНИНЫ»
Кореялеләр – хезмәт сөючән, тырыш халык. Эре компанияләрдә эш вакыты ундүрт сәгатьтән артса да, зарланучы юк. Алар кунакчыл да, тик зур шәһәрләрдә яшәүчеләр сирәк елмая, ачылып сөйләшми. Араларына эләккәч, үзеңне берәрсенең дошманы итеп тә сизәргә мөмкинсең. Кеше күп җыелган урында, әйтик, җәмәгать транспортына кергәндә терсәк белән этеп җибәрүләре шулай ук гадәти күренеш. Шунда ялгыш өлкән яшьтәге хатын-кызга төртсәк, хәлең шәптән булмаячак. Кореялеләр көнгә өч мәртәбә – иртән, көндез, кич дөге ашасалар да аннан ялыкмыйлар. Тагын бер үз иткән ризыклары – эт ите. Моның өчен алар махсус токымлы маэмайлар үрчетәләр...
Кореялеләр – хезмәт сөючән, тырыш халык. Эре компанияләрдә эш вакыты ундүрт сәгатьтән артса да, зарланучы юк. Алар кунакчыл да, тик зур шәһәрләрдә яшәүчеләр сирәк елмая, ачылып сөйләшми. Араларына эләккәч, үзеңне берәрсенең дошманы итеп тә сизәргә мөмкинсең. Кеше күп җыелган урында, әйтик, җәмәгать транспортына кергәндә терсәк белән этеп җибәрүләре шулай ук гадәти күренеш. Шунда ялгыш өлкән яшьтәге хатын-кызга төртсәк, хәлең шәптән булмаячак. Кореялеләр көнгә өч мәртәбә – иртән, көндез, кич дөге ашасалар да аннан ялыкмыйлар. Тагын бер үз иткән ризыклары – эт ите. Моның өчен алар махсус токымлы маэмайлар үрчетәләр. Бу милләтнең башка үзенчәлекләре белән 2002 елда Татарстан халыклары «Дуслык» йортында оешкан Корея милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рудольф Ким таныштырды.
«Гаиләдә гореф-гадәтләрне төп саклаучылар – әти-әни», – дип сүзгә кереште самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, Сеулда узган I Бөтендөнья корея уеннары катнашучысы, отставкадагы полковник. Әңгәмәнең әтисе Афанасий белән әнисе Дарьядан башлануы юкка түгел: гаилә кыйммәтләре, өлкәннәргә хөрмәт кореялеләр өчен беренче урында тора. Танышымның әти-әнисенә «сез» дип эндәшүе дә – мәхәббәт һәм ихтирам билгесе. Ә алар – Советлар Союзындагы меңләгән кореяленең язмышын кабатлаган, репрессия михнәтен үз җилкәсендә тойган кешеләр. 1937 елда Афанасий әфәнденең гаиләсен, башкалар белән бергә, Ерак Көнчыгыштан Урта Азиягә – Үзбәкстанга депортациялиләр, туган телдә сөйләшү, яңа туган сабыйларга милли исем кушу, гореф-гадәтләрне үтәү катгый тыела. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, диләр татарда. Халык дәвачысы булган бабасы кебек табиб һөнәрен сайлаган Афанасий кайда гына туып үссә дә, яшәсә дә, югалып калмас иде, мөгаен. Куйбышев медицина институтында табиблыкка укып кайтып, хезмәт юлын үзбәк җиренең бер читендә урнашкан коры һавалы, тузанлы Нишан районында башлый. Ун еллар чамасы эшләгәч, үзәк саналган Карши шәһәре хастаханәсенә бүлек мөдире итеп куялар, бераздан «Политотдел» колхозына күчерәләр. Үз дәверендә бу хуҗалыкка нинди генә зур-зур түрәләр килми, Юрий Гагаринның сәфәрен әле дә зурлап сөйлиләр икән. Тугызынчы дистәне ваклаган Афанасий бүгенге көндә дә шунда гомер кичерә, Гиппократ антына тугры калып, авыруларны дәвалавын дәвам итә. Фидакарь хезмәте өчен ике мәртәбә «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Афанасий Ким гомере буе балалары өчен бар яклап үрнәк була. Мәктәптә хезмәт фәнен укыткан Дарья ханым белән кырык алты ел тигез гомер кичерәләр. Ни кызганыч, тигез картаерга гына насыйп итми язмыш, хәләл җефете унөч ел элек дөнья куя. Канат куеп очырган биш баланың да икесе мәрхүм. Рудольф әфәнденең апасы әтисе янәшәсендә яши. Сеңлесе егерме ел элек тарихи ватаннарына Кореягә күченгән. Героем исә гаиләсен янәдән Русиягә алып кайткан. Мамык җыйганда, басуда танышып, чәчләре бәйләнгән татар кызы Алмираның тамырлары Татарстанның Кама Тамагы районыннан икән. Дөрес, кореяле егет белән татар кызының кавышуына ике яктан да әти-әниләре башта каршы төшә. Тик сөю хисендә дөрләп янган яшьләргә бу комачаулый аламы соң? Юк, әлбәттә!
«Казанга күченгәч, хатыным Яшь тамашачылар театрына эшкә урнашты, яшәп торырга бүлмә бирделәр, – дип мәркәзебездә төпләнгән мизгелләрне искә ала героем. – Островский урамында театрның ишегалдында, бернинди уңайлыклары булмаган торак иде бу. Аңарчы Русиядә мондый шартларда көн күрүчеләр юктыр дип уйлый идем. Адәм баласы яхшысына да, яманына да ияләшә. Мондагы кебек салкыннарны да беренче күрдек, анысына да түздек. Хәзер инде андый суыкларның кабатланганы юк». Менә шулай авырлыклар белән башланган тормыш агым судай әкренләп үз юнәлешен ала. Кечкенәдән спорт дип җенләнгән, көнчыгыш көрәш төрләре канына сеңгән Рудольфны очраклы рәвештә генә хокук саклау органнарына эшкә чакыралар: ведомстводан тыш сак хезмәтендә дә, өлкән оперуполномоченный булып та эшли ул. Соңрак Казан юридик институтында физик әзерлек кафедрасында укыта, хокук сакчыларын сугыш алымнарына өйрәтә. Шул ук вакытта бер генә опертөркем дә җинаятьчеләрне тоткарлауга аннан башка бармый. Беләләр, Рудольф теләсә кемне бөтереп алып, «эх» дигәнче әйләндереп сала. Ничә ел гомере әнә шулай кыл өстендә узганга һич үкенми танышым. Хәер, урамда үзен якларга туры килгәндә дә үзе өчен курыкмый, башкаларның исәнлеген уйлап борчыла, көчемне исәпләмичә ныграк сугып имгәтмәсәм ярый, дип хафалана. «Бервакыт үзем яшәгән йорт ишегалдында улым яшендәге салмыш егетләр бәйләнде. Яз башы, аяк асты пычрак, карлы боламык. Егетләр очып килеп куна, сыпырып җибәрәм, тагын килеп ябышалар. Аунап ятасы килми бит. Аптырагач, берничә алым күрсәттем. Бәхеткә, җиңелчә эләкте үзләренә», – дип көлеп сөйли. Хәзер ул «Мотор» спорт клубы, «Динамо»да, берничә мәктәптә балаларны дзюдо, самбо кебек көрәш серләренә өйрәтә. «Баланы кечкенәдән көрәшкә бирергә кирәк, көрәш – нигез, – ди. – Япониядә дзюдо юкка гына мәктәп программасына кертелмәгән. Бервакыт урамнан барганда улым абынып китте. Мин инде егылып маңгаен яра дип карап торам. Юк, абынган уңайдан мәтәлчек атып аягына торып басты да юлын дәвам итте». Рудольф Кимның тренер буларак та горурланырлык уңышлары бар. Аның кул астында шөгыльләнгән дзюдочы Алишер Мухтаров Атланта һәм Сиднейда узган олимпиадаларда катнаша.
Чит-ят арасында яшәүнең ни икәнен төптән белгән Рудольф Ким гомере буе үзе кебек тарихи ватаныннан аерылган милләттәшләре, туган теле өчен дә борчылып яши. Көньяк Кореядән килгән тел белгече Ан белән танышу исә ачык ярага тоз сибүгә тиң була. Бердәнбер дәва – корея телен рәсми төстә укыта башлау. Бу изге ният Корея милли-мәдәни автономиясенә нигез сала да инде. «Туган телемне яхшы беләм дип мактана алмыйм. Аның өчен шул тирәлеккә эләгергә кирәктер. Үскәндә гаиләдә әти-әни туган телемдә аралашса да, урамга чыгуга малай-шалай белән урысча сөйләшә идек», – ди ул. Үзе кореячә камил белмәсә дә, балаларында туган теленә кызыксыну уята алган. Хәер, моңа Төньяк һәм Көньяк Корея дәүләтләренең үсеш кичерүе дә этәргеч булгандыр. Кызы Каролина рәхәтләнеп кореячә сөйләшә, бер ел Мәскәүдә, аннары чакыру буенча Кореядә укып кайткан. Җитештерү тармагындагы суыткычларны төзекләндерү белән шөгыльләнүче Викторның кореячәсе ташка үлчәрлек. Аның каравы, әтисе кебек үк гомерлек яр итеп татар кызын сайлаган. Улы Давид белән кызы София татарчаны су урынына эчә. Моның өчен бабалары Рудольф кода-кодагыена мең рәхәт укый.
Адәм баласы гомер көзенә якынлашканда, нинди генә милләт вәкиле булса да, кайсы гына динне тотса да, үзенең асылына, тамырларына тартылмый калмый. Әңгәмәдәшем дә болар турында еш уйлана: «1989 елда, әле СССР таркалмаган иде, эш белән беренче мәртәбә Кореягә бардым. Франция, Алманиядән килгән этник кореялеләр шул вакытта ук безнең балалар корея телен белми дип борчылып сөйләде. Шунысы сөендерә: Корея этник халык тарихи ватанына килеп белем алсын, телне өйрәнсен өчен хәленнән килгәннең барын да эшли. Әмма таләпләр югары: сеңлем егерме елдан артык яшәп тә корея телен өйрәнү буенча бишенче – иң югары этаптан имтихан бирә алмый». Татарстанда кореялеләр саны меңгә тулмаса да, тел укыту буенча дүрт сыйныф тупланган. КФУда да курслар бар. Корея телен, әлбәттә, башка милләт вәкилләре дә теләп өйрәнә. Моннан тыш, «Дуслык» йортында әлеге милләтнең гореф-гадәтләренә багышланган чаралар еш уза. Көнчыгыш календаре буенча Яңа ел, елга өч-дүрт мәртәбә Кореядән килгән кунакларны каршы алу, чәй әзерләү, ролл ясау серләрен өйрәтү һ.б. «Кореялеләр – башка милләтләр белән тиз кушыла торган халык. Бездә катнаш никахлар, аеруча корея-татар гаиләләре күп булуның бер сәбәбе дә шушы», – дип ассызыклый Рудольф Ким һәм Татарстанны, татарларны яратуын искәртеп уза. Әле дә республика данын яклап ярышларда катнаша ул.
Әй, язмыш адәм балалары белән ничек кенә шаяртмый бит?!. Рудольф Ким Үзбәкстанда туган, гомере Казанда уза, милләте буенча кореяле, урысча сөйләшә, хатыны татар, оныклары да татар мохитендә тәрбияләнә... Төрле мәдәниятләр бер ноктада кисешкәндә кеше үзен калебендә кем дип хис итә икән соң? «Мин – Советлар союзы гражданины, – дип елмайды героем бу хакта сорагач. – Холыктагы совет тәрбиясен берничек тә үтереп булмый инде. Без үскәндә кем генә булсак та – корея, үзбәк, татар, урыс, кырым татары, таҗик һ.б. бөтен бәйрәмнәрне бергә җыелып уздыра, һәркем үзенең милли ризыгын әзерләп сыйлый иде. Әй, күңелле еллар! Бәхәсләшмим, Совет заманында дөньяга килгән кореялеләр урыслашкан, аларны тышкы кыяфәте белән тәгамнәре генә башкалардан аера. Фикерләү, язу-сызу, уку – һәммәсе дә урысча». Ризык дигәннән, корея кешесе кайда гына яшәсә дә җирле ашларга һич ияләшә алмый икән. Рудольф әфәнде дә корея сыйларыннан башка тормышын күзалдына да китерми. Аңа күп итеп төрле-төрле тәмләткечләр салынган ашамлык булсын. Хәтта кунакка да үзе белән тәмләткечләр кыстырып баруны гадәткә керткән. Әллә дөге кушылганга, татарның гөбәдиясен яратуын да әйтте. Үзләренең ашларыннан кукси, ягъни бездәге окрошканы хәтерләткән сыйга мөкиббән. Тик бу салкын ашка күп итеп төрле тәмләткечләр салалар. Шул чагында ук тәмнәргә бай була, экзотик төс ала. «Бервакыт Корея Казаннан вертолетлар сатып алды, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Очкычларны өйрәнергә бер төркем белгеч килде. Боларны ашханәгә алып кергәч, ризык төче тоелган, ашый алмаганнар. Кореядән әзер аш китертергә мәҗбүр булдылар».
...Бик еш кына Рудоль Кимнан син Көньяк Корея яклымы, әллә Төньяк Корея өчен җан атасыңмы дип сорыйлар икән. Юк, ул берсе яклы да түгел, киресенчә, аларның берләшүен тели. Ярый әле бездә – «Дуслык» йортында андый каршылыклар тумый, ди, кореялеләргә хас сабырлык белән елмаеп.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев