МИНЕ СӘЙЛӘН ДИП ЙӨРТӘЛӘР
Театр артистлары аеруча нечкә күңелле була. Ләйсән Миңнәхмәтовага карагач, шуңа инанасың. Журналның «шигърият» сәхифәсендә ихлас иҗат җимешләре белән дә танышырга мөмкин. Әлегә ул Казан дәүләт «Әкият» курчак театры артисты буларак күңелен ачарга булдык.
Театр артистлары аеруча нечкә күңелле була. Ләйсән Миннәхмәтовага карагач, шуңа инанасың. Журналның «шигърият» сәхифәсендә ихлас иҗат җимешләре белән дә танышырга мөмкин. Әлегә аның, Казан дәүләт «Әкият» курчак театры артисты буларак, күңелен ачарга булдык.
Язмышымны бер сорау хәл итте.
Сарман гимназиясен тәмамлап, тугызынчы сыйныфта Алабуга сәнгать көллиятенә актерлык осталыгы бүлегенә укырга кердем. Ике ел уку дәверендә бәйрәм-мәҗлесләр алып бардым, Санкт-Петербург шәһәрендә дә сәхнәдә чыгыш ясадым.
Сәхнә теле укытучым Тәҗрия Җәләева: «Сиңа радиога һәм курчак театрына барырга ярамый, сине күрергә тиешләр», – дип әйтә иде.
Өченче курста укыганда Алабугадан китеп, Казан театр училищесына укырга кердем. Укуны тәмамлагач, Чаллыдагы «Алинә» күчмә курчак театрында ярты ел эшләдем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына читтән торып укырга кердем. Шулай бер көнне Нияз белән (курчак театры артисты Нияз Садыйков. – Авт.) автобуста барганда:
«Сезнең театрга кеше кирәк түгелме икән анда?» – дигән соравым язмышымны хәл итте – ике атна эчендә бөтен әйберләремне җыеп, Казанга – курчак театрына эшкә килдем.
Остазлардан тәҗрибә туплыйм.
Үземне көчсез димәс идем, киресенчә, тырыш кыз мин. Теләсә кайда югалып калмаячагыма ышанам. Бу тәҗрибәдән дә килә. Тормышта очраган һәр кешедән сабак алырга тырышам. Аеруча остазларымнан. Күп кенә артистлар Мәскәүдә ГИТИСта укырга хыяллана, ләкин тәҗрибә җитмәс, ничек яшәрмен, дип борчыла... Ләкин кая гына юл тотсаң да, беренче чиратта, үзеңне, ә икенчедән, тәҗрибәңне алып барасың бит. Акыллы кешеләр белән аралашырга тырышам. Янәшәдәгеләрем миннән көчлерәк булырга тиеш.
Курчак тою сәләте йә бирелә, йә юк.
Минем беренче ролем – тиен иде. Ә иң авыр роль – Әлфия (Илгиз Зәйниевнең «Әлфия» спектакленнән. – Авт.) булды. Кара кабинет, кара киемнәр... Шул көнгә кадәр алсу күзлектән карап, җырлап-биеп кенә йөргән Ләйсән өчен бу эш авыр тоелды. Ләкин курчакны кулга алып, аңа җан өрүе шундый гаҗәеп күренеш! Яраткан курчагым – Зәйнәп (Илгиз Зәйниевнең «Тыпырдык» спектакленнән. – Авт.). Алар белән эшләргә, үзеңне дөрес тотарга, тоярга Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина өйрәтте.
Ул: «Курчак тою йә бирелә, йә юк», – ди.
Аурупада драма белән курчак театрлары берләшкән, ә бездә әлегә моңа тамашачы ияләшмәгән. Курчак театрында драма театрында булмаган әйберләр чынга аша: нәрсәдер оча, кисәк пәйда була. Әгәр инде ул драма белән кушылса, бөтенләй башка фантастика барлыкка килә. Мәсәлән, «Shurale: яңа фантазия» спектакле. Анда мин Сөембикә образында.
Һәр көн үзем белән көрәшәм.
«Shurale: яңа фантазия» премьерасы алдыннан бармагымны авырттырдым, ә миңа сәхнәдә яланаяк биергә кирәк! Шул мизгелдә үзем белән көрәшергә өйрәндем. Үзеңне вакытында җыя белергә кирәк.
Көн дә көзге каршына басам да: «Ләйсән, җыел!» – дим.
Ә ямансу вакытларда шигырь язам. Бәхетле чакта язылмый ул шигырь, күңелне нәрсәдер тетрәндерсә, шундук теркәп куям. Йолдыз Миңнуллина иҗатын яратам. Көчле хатын-кызлар илһамландыра. Хатын-кыз бәхете – гаиләдә. Быел «Татар кызы» бәйгесендә катнаштым. Әлеге конкурс миңа хатын-кызны гаилә нигезе буларак ачты. Минем дә бәхетле буласым килә. Һәркемгә гаилә бәхете телим!
Шулай ук укыгыз: СӘЙЛӘН: «МИН - СИНЕҢ ИЛҺАМЫҢ»
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: Әкият курчак театры театр, артист, тормыш сәйлән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев