МУЗЕЙДАН МӘЧЕТКӘ
Вирус дигән зәхмәт тормышыбызны һич көтелмәгән хәлгә төшерде. Илләрне генә түгел, кешеләрне бер-берсеннән ерагайтты, күрешмәс итте. Менә шундый бер вазгыятьтә Истанбулда тарихи вакыйга – данлыклы Айя-София музеен яңадан мәчет итү тормышка ашырылды.
Вирус дигән зәхмәт тормышыбызны һич көтелмәгән хәлгә төшерде. Илләрне генә түгел, кешеләрне бер-берсеннән ерагайтты, күрешмәс итте. Менә шундый бер вазгыятьтә Истанбулда тарихи вакыйга – данлыклы Айя-София музеен яңадан мәчет итү тормышка ашырылды.
«Әби чәчәкләре»нә соклану
Әмма сүземне читтәнрәк, Айя-София белән янәшә торган Зәңгәр мәчеттән башлыйсым килә. Минем өч ел элек Истанбулда беренче мәртәбә кергән иң зур мәчет шул. 1609-1616 еллар арасында солтан Беренче Әхмәт тарафыннан төзелгән. Архитекторы – Мәхмәт Ага. 1935 елда Айя-София мәчеттән музейга әйләндерелгәч, Истанбулның төп мәчете булып тора.
Тарихи мәчет эченә узып, берничә адым атлауга, тел белән сөйләп аңлатып булмый торган бер мохитта калдым кебек. Күзәнәкләрем төрле якка чәчелгәндәй тоелды. Бер генә мәчеттә дә шундый халәткә төшкәнем истә түгел. Бер мәлгә, үзем дә аңламадым, тәэсирләнепме, ихтыярымны югалттым кебек. Туристларга аркылы килеп, юлда басып торам икән. «Ник туктадың, фотога төшәсеңме?» – дигәнгә айнып киттем. Юк... Утырырга иде, дим, аяклар дерелдәгәнне тоеп.
Түргәрәк үттек, бер диварга арка терәп, аңга килгәнче шактый утырдык. Аннары һәр тарафта күренгән чәчәк бизәкләргә күзем төште. Ә ник мәчет диварларына шулай күп чәчәкләр ясалган соң? Үз тарихы-риваяте бар икән.
Заманында Айя-София мәчете каршына зур мәчет корырга ниятләгән солтан Әхмәткә бер әби тискәре килгән. Мәчет салырга уйланган урында өйләр тезелеп киткән була. Хуҗаларыннан җирләр сатып алына. Әмма бер әби сатарга ризалашмый. Әллә ничә мәртәбә, әллә никадәр акчалар белән янына килгәннәр, ди... Тик әби барыбер үз сүзендә кала. Шуннан әби янына яңа мәчетне корачак архитектор үзе бара. «Шундый хәерле эш өчен нигә каршы киләсең?!» – ди ул, аптырап.
Әби архитекторны бакчасына алып керә һәм чәчәкләрен күрсәтә. «Чәчәкләрдән башка бернием юк. Сезгә йортымны сатсам, болар белән ни булыр? Кем карар?» – ди. Архитектор җавапка: «Ә син үлеп киткәч, кем карар аларны? Бу хакта уйланганың бармы?» – дип сорый. Аннары болай дип өсти: «Син үлсәң дә, чәчәкләрең үлмәячәк. Вәгьдә бирәм». Әби аңар ышанып, ризалыгын бирә, өен сата. Архитектор сүзендә тора. Биш гасырдан соң да мәчеттә ул ясап-бизәп калдырган «әби чәчәкләре»нә сокланабыз бит...
Төрекләр үзләре салган Зәңгәр мәчет һәм Рим империясе мирасы Айя-София кара-каршы тора. Алар арасындагы мәйданда бер тапкыр ифтар вакытында булырга туры килде. Төркиядә халык рәхәтләнеп шул мәчетләр янындагы чирәм үләнгә утырып яки киң эскәмияләргә урнашып авыз ачарга ярата. Зәңгәр мәчеткә якынлашканда, буй-буй итеп тезелгән өстәлләрнең сәхәр вакытына кадәр ике-өч сәгать алдан тулганын күреп, хәйран калган идем. Шулай ук рамазан ае дәвамында нәкъ менә шушы мәчетләр янында корылган матур сәхнәләрдән туры эфирда дини тапшырулар алып барыла. Иде... Быел пандемия аркасында боларның берсе дә булмады. Рамазан ае Төркиядә ничек узды дип сораганда, Татарстандагы кебек, өйдә, дип җавап бирүдән башка чара калмады.
Зирәклек чагылышы
Инде Айя-Софиягә килик. Соңгы айларда бу мәчет күпләрнең теленнән төшмәде.
«Айя-София» сүзенең аңламы: «Изге, илаһи зирәклек». «Айа» – илаһи, изге мәгънәсендә, «софия» – иске грек теленнән «зирәк» дигән сүз. Византия империясе вакытында гыйбадәтханә кыйммәтле реликвияләрне саклау урыны булып тора.
Беренче Айя-Софияне Бөек Константин – Византиянең беренче императоры төзетә башлый. Улы тарафыннан төзелеп бетә, 360 елда ачыла. Әмма түнтәрелешләр вакытында җимерелә. Икенче Айя-София император Феодосий тарафыннан 415тә корыла, 532дә җимерелә. Күп тә узмый, император Юстиниан башкаларыннан аерылып торган, зуррак гыйбадәтханә төзергә карар бирә. Төзелеш вакытында Мисырдан, Эфестан, Ливаннан һәм башка урыннардан китерелгән колонналар файдаланыла. VI гасырда ничек шундый колонналар ерактан алып киленгән, әлегә кадәр аңлашылмый. Ун меңләп кеше эшләве билгеле. 532-537 елларда төзелеп бетә. Биш ел эчендә!
1453 елда Госманлы солтан Мәхмәт Икенче Византия императорын җиңә, Константинопольне ала. Шул вакыттан Мәхмәт исеменә «яулап алган» мәгънәсендәге «фәт итмәк» сүзе – Фатих өстәлә. Айя-София ул вакытта мөшкел хәлдә була. Солтан аны төзекләндерү һәм мәчеткә әйләндерү карарын бирә. Беренче манарасы корыла. Әхмәт Фатих солтаннан соң килгән патшалар мәчет манарасын дүрткә җиткерә, шулай ук яңарту эшләрен дәвам итә.
1930-1935 елларда Төркия Җөмһүриятенең беренче Президенты Ататөрек боерыгы белән төзекләндерү эшләре алып барыла, гөмбәзе тимер кыршау белән ныгытыла, диварларга ясалган мозаикалар чистартыла, күз алдына чыгарыла. Шул тарихи кыйммәтләрне дөнья күләмендә тәкъдим итү, күрсәтү максатыннан,
1935 елны мәчет музей буларак эшли башлый.
Сәяси уенмы?
Соңгы вакытларда Айя-Софиянең телдән төшмәве сәбәбе шул – якынча мең ел чиркәү, биш йөз ел мәчет, сиксән биш ел музей булган тарихи бина кабаттан мәчеткә әйләнде. Төрекләрнең бу адымга баруларын кайберәүләр «сәяси уен» диеп сүкте, икенчеләр мәчет булуына сөенде... Дөньякүләм билгеле Айя-Софиянең мәчет буларак эшли башлавын – XXI йөзнең елның иң зур вакыйгасы буларак бәяләүчеләр дә табылды.
Төрекләрне башка дин әһелләренә хөрмәт күрсәтмәүдә гаепләүчеләр дә бар. Хәтта үземә дә соцчелтәрләрдә кызыксынып, гаеп эзләп язучылар булды. Янәсе, нигә музейны гыйбадәтханәгә әйләндерәләр, төрле дин тотучылар арасында тавыш чыгар... Бу турыда беренче мәртәбә телевизордан ишеткәч, яшерен-батырын түгел, үземдә дә шундыйрак уй-хисләр туды. Башка дин, милләт кешеләренә карата сак караш, толерантлык шулкадәр канга сеңгән бит.
Алай да уйга калдым. Айя-Софияне бүгенге көнгә кадәр саклаган, хәтта аның эчендәге ислам тыйган дини сурәтләрне бетермичә яшәткән төрекләр түгелме?!
Хәзер дә бетерергә җыенмыйлар. Намаз укыганда ак пәрдә төшеп торачак. Һәм элекеге кебек үк туристларга һәрвакыт ачык булачак. Инде чагыштырыйк: Казан, Болгар ханлыгыннан исән калганмы тарихи биналар?! Кабер ташларын нигезгә тутырып, гыйбадәтханәләр корылган. Ник мәшһүр Казан ханлыгыннан бер мәчете сакланмаган?! Чөнки җимерелгән, юк ителгән. Ә бит, безнең җирләр дә төрекләрнекеннән ким түгел, борынгы, тарихи... Биләр шәһәрендә бөтен дөньяга танылган биләр – принцлар укый торган мәдрәсәләр булган дип язалар тарихчылар... Кая алар?! Җир тетрәүләрдән башы чыкмаган Истанбулда Айя-София тора, чөнки Фатих солтан Истанбулны алгач, христианнарга үз диннәрен тотарга ирек куя. Һәм шуннан бирле төрекләр Рим императорлыгы мирасын саклый. Миңа калса, асыл толерантлык менә шулдыр.
Вакыйга
Соңгы көннәрдә бер видео таралды. Анда бер поп Айя-Софиянең музейдан мәчеткә әйләнгәненә сөенеп чыгыш ясый. Гыйбадәт бинасына ничә еллар буена шәрә туристлар йөрде, мәсхәрә итте, ди ул. Хактан да. Хәзер мәчет булгач, анда ялангач керү тыела. Тагын бер уңай ягы, музей чагында түләүле иде. Мәчеткә исә түләп керелмәс.
24 июль көнне музейда укылачак беренче җомга намазына халык агылды гына. Әлбәттә, вирус пандемиясе сәбәпле, саклану чаралары күрелгән иде. Мәчет эченә мең кеше генә кертелде, барысы битлек такты, күрешмәде, кочаклашмады.
Вирус таралгач, Төркиядә мәчетләр ябылган иде. Май ахырында җомга намазын кылу рөхсәт ителде. Әмма ачык җирләрдә генә. Мәчетләргә барсаң шундыйрак язуларга тап буласың:
«Җәмигьләребез җәмәгатенә кавыша. Гыйбадәткә ачыла. Җомга намазы бакчада кылына. Шуларга игьтибар итәбез:
– Тәхарәт алып кил.
– Маска алып кил.
– Намазлык алып кил.
– Ара сакла.
– Күрешмә.
– Хаста булсаң өйдә кал».
Тышта җыелганнар менә шул тәртипләргә буйсынды. Әмма тирә-яктагы парклар, ачык урыннар меңәрләгән намаз укучылар белән тулганны күргәч, вирус онытылган кебек тоелды. Әле бит бу вакыйга уңаеннан Истанбулга Төркиянең төрле шәһәрләреннән туристик автобусларда килү оештырылды. Әйтик, алты йөз чакрым ераклыктагы Конья шәһәреннән Истанбулга барып, Айя-Софиядә намаз кылып кайту дүрт мең чамасы тора иде. Быел хаҗга, гомрәгә алып бару белән шөгыльләнә алмаган компанияләрга шулай бер шөгыль чыгып алды...
Телевизорда туры трансляцияләр иртәннән башланды. Төрле канал журналистлары мәчеткә килүчеләр белән әңгәмә корды, белгечләр белән сөйләште, мәчет эчендә исә Коръән укылды. Җомга намазы якынлашканда, мәзиннәр мәчетнең биек манараларына чыкты, алар әйткән азан тавышы бар Истанбулга яңгырады.
Аннары озын гына хөтбә әйтелде, намаз кылынды.
Шуны да әйтү кирәк, мәчет музей булганда, аның солтаннар өчен аерым бер бүлмәсендә җомга намазлары укылып килде. Бу юлы исә мәчет эчендә бер урында келәм җәелмәгән иде. Соңыннан аңлашылды, заманында императорларга таҗ кидерелгән җир бүлеп калдырылган икән. Ул урынга дөньяның төрле төбәкләреннән алып киленгән һәм мәчетне корганда кулланылган төсле мәрмәр ташлар җәелгән. Тагын чиркәү заманыннан сакланган, гөмбәз астына ясалган алты канатлы дүрт фәрештә рәсеме ябылмаган иде. Халык арасында шундый ышану яши, имештер, гыйбадәтханәне шул фәрештәләр саклый.
Һәркайсыбызга мәшһүр Истанбулга барырга, Зәңгәр һәм Айя-София мәчете кебек гаҗәпкә калдыра торган тарихи мирасларны күрергә насыйп итсен. Вирус комачаулап йөрмәсә... Төркиядә соңгы атналарда, бигрәк тә Корбан бәйрәменнән соң, хастаханәләрдә өстәмә чаралар күрелде, чирләүчеләр өчен урыннар арттырылды. Көз айларына хәзерлек башланды: даими сөйләп, аңлатып торалар. Гадәти грипптан ковид вирусын аеру кыенлашыр, диләр. Кызганыч, әлегә бу зәхмәт бетәргә җыенмый. Шуңа күрә, Төркия мәчетләре ишегенә язылган кисәтү язулары, кайда яшәсәк тә, мөһим кала: битлек ки, ара сакла, күрешмә...
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев