Логотип Идель
Мәдәният

Музыка белән генә яшим

Татарстанның һәм Русиянең Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмир Низамов, яшь булуына да карамастан, татар классик музыкасына яңа сулыш өрде, аны җанландырып җибәрде. Ул иҗат иткән «Кара Пулат» операсы, «Алтын Казан» мюзиклын күпләр яратып өлгерде, тамашачы соравы буенча кат-кат күрсәтелде. Композитор, «Алтын Казан» мюзиклын иҗат итеп, республика сәнгатен үстерүгә үзеннән өлеш керткәне өчен, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Татарстанның һәм Русиянең Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмир Низамов, яшь булуына да карамастан, татар классик музыкасына яңа сулыш өрде, аны җанландырып җибәрде. Ул иҗат иткән «Кара Пулат» операсы, «Алтын Казан» мюзиклын күпләр яратып өлгерде, тамашачы соравы буенча кат-кат күрсәтелде. Композитор, «Алтын Казан» мюзиклын иҗат итеп, республика сәнгатен үстерүгә үзеннән өлеш керткәне өчен, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

 

Туган вакыты: 24 декабрь, 1986 ел.

Туган җире: Ульян шәһәре.

Белеме: Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен һәм шунда ук аспирантура тәмамлаган.

Гаилә хәле: өйләнмәгән.

 


– Бер әңгәмәңдә «нәселебездә музыкантлар булмаган, мин үскәндә өебездә пианино да юк иде», дигәнең истә. Барлык талантлы музыкантлар кечкенәдән затлы концертларга йөреп, классик музыка белән танышып үсәдер дип уйлый идем...

– Юктан бар булмый, билгеле. Тирәнгәрәк кереп карасаң, безнең канда да музыкага хирыс затлар табылыр. Шул истә калган: балалар бакчасында пианино бар, тәрбиячеләр шунда уйный, без – сабыйлар – бии, җырлый идек. Мин – самими малай – илаһи моң тараткан шул җиһазга гел кызыгып карап торам, кайчак, бар кыюлыгымны җыеп, төймәләренә баскаларга батырчылык итәм. Берсендә шулай пианинога үрелдем генә, тәрбияче апа «ватасың бит инде» дип чәлт итеп кулыма сукты. Тыелган җимеш татлы була, дигәндәй, бу хәл әлеге уен коралына кызыксынуымны тагын да көчәйтте. Ул чагында мин анда уйнарга өйрәнәләрдер дип белми идем әле. Моңа унбер яшь вакытта гына төшендем. Кемдер миңа аның өчен музыка мәктәбенә барырга кирәген әйтте. Өйгә кайттым да әти-әтигә: «Мине музыка мәктәбенә бирегез», – дидем. Әле дә хәтерлим: кыш уртасы, урамда битне чеметтерә торган суык. Күрәсең, үсмер чор якынлашкан саен күңелгә нидер җитмәгәнен аңлаганмын. Тормышымда музыка көннән-көн арта башлады. Кулыма сугып, пианино яныннан куып җибәргәннән бирле, анда уйнап туя алмыйм. Янына килеп утырган саен үземдә сусау сизәм.

 

– Бертуктамый ничә сәгать уйнаганың бар?

– Училищеның фортепиано бүлегендә укыганда көнгә җидешәр сәгать уйный идем.

– Музыка белән кызыксынуың җитди икәнен аңлагач, әти-әниең ничек кабул итте?

– Әтием Җәүдәт белән әнием Гөлүсә – гади кешеләр, икесе дә озак еллар заводта эшләде. Музыка мәктәбендә укыганда иҗатыма әллә ни исләре китмәсә дә, училищега кереп, төрле конкурсларда катнаша, чит шәһәрләргә бара башлагач, мөнәсәбәтләре үзгәрде. Элек музыкага тыныч карасалар, хәзер бу сихри дөньяга ныграк кергән саен, аны тирәнрәк аңлыйлар, кызыксынулары да артканнан-арта. Мин Казан консерваториясендә укырганда, алар Ульян каласындагы зур йортыбызны, бакчаны сатып, биредә ике бүлмәле фатир алды. Монда күченгәч, бөтенләй музыкага чумдылар. Бер премьераны да калдырмый, беренче әсәрләремне алар тыңлый, үз фикерләрен әйтәләр, киңәш бирәләр.

– Иҗади яктан үсәргә омтылган күп яшьләр Аурупа киңлеген сайлый. Синдә дә андый теләк бармы?

– Берәү дә тулысынча риза түгел. Кеше үзенең кирәклеген сизгәндә генә бәхетле була. Ә мин Казанда иҗатыма ихтыяҗ барын тоям. Дөрес, күп нәрсә җитми, Мәскәү, чит илләрдәге тормыш кызыктыра. Ярты елга берәр кая барып укып, эшләп кайту теләгем дә юк түгел.

– Нәрсә җитми?

– «Алтын Казан» мюзиклы, «Кара Пулат» операсы зур уңыш белән үтте. Кызганыч, бу әсәрләрне бүген беркайда да күреп, карап булмый, чөнки сәхнә – музыка театры юк. Гәрчә, моның өчен бөтен мөмкинлекләр – музыкантлар, җырчылар, композиторлар, яшьләр, авторлар бар. Бу хакта

күптән сүз алып барылса да, әлегә барысы да һавада эленеп тора. Музыка театры эшләсә, ачышлар ясалыр иде.

– Яшь композиторларның бу мәсьәлә буенча кемгәдер мөрәҗәгать иткәне бармы?

– Юк. Ләкин Мәдәният министрлыгы безнең теләкне белә, музыка театры ачуның төрле юлларын эзли.

– Ә халык эстрада дип шаша...

– Тамашачы сәхнәгә чыгып «фанера»га сикереп йөргән җырчылардан туеп бара, ул тере тавышка, оркестрга тартыла. Алтмышынчы елларда Илһам Шакиров, Әлфия Афзалованың җанлы оркестр белән чыгышларын язмалардан тыңлыйм да шаккатам, моң даирәсенә чумам. Шул еллардан соң упкын башлана, татар музыкасы базга ябылган кебек. Ә бит татар халкы бик моңлы. Әлбәттә, һәвәскәр композиторлар яза, аларның көйләре яңгырый. Ләкин халыкның йөзен профессиональ музыка күрсәтә. Кайчак дусларым яки үзем катнашкан концертларда оялып бетәм. Нинди бай сәнгатебез, талантлы җырчыларыбыз була торып, нәрсә күрсәтәләр?! Шуларны күреп йөрәгем елый. Тамашачының да зәвегы түбән тәгәри.

 

– Төшкән зәвыкъны күтәреп буламы?

– Әлбәттә! Әнием авыл кызы, музыкаль белеме юк. Рөстәм Яхинның көйләрен уйный башласам, барысын да белә. Чөнки алар шуларны тыңлап, ишетеп үскән. Халык бит телевизордан нәрсә күрсәтәләр, шуны яхшы әйбер дип уйлый, ышана. Көн саен тыңлагач, көй баш миенә сеңә. Төп бәлабез шунда: күп урында үз эшенең осталары түгел, очраклы кешеләр утыра. Әйтик, музыкаль редактор, диләр, ә аның музыка белеме дә юк, үзе җыр-моң дөньясыннан хәбәрдар да түгел.

– Эльмир, сиңа япь-яшь килеш уңыш һавадан яуган кебек ишелеп килде. Әсәрләрең Казанда гына түгел, чит ил сәхнәләрендә яңгырый. Уңышның сере нидә: вакытында кирәкле урында булудамы, тиешле кешеләр белән танышумы?

– Барысы да мөһим. Мәктәптә укыганда әнинең: «Улым, сине яраталар, болай да «бишле» куялар инде», – дигән сүзләре ачуымны чыгара, «Нишләп әле мине яраталар, ә башка берәүне юк?» – дип бәхәсләшә идем. Абруйны да бит яуларга кирәк. Кем беләндер танышулар да роль уйнады. Ләкин уңышка ирешүдә беренче урында тырышлык һәм эшемә мәхәббәт тора. Әлбәттә, Ренат Харис белән танышмасам, «Алтын Казан», «Кара Пулат» кебек әсәрләр тумас иде. Аларның идея, либретто авторы ул.

 

– Ренат Харис белән ничек таныштыгыз?

– Остазым профессор Анатолий Луппов таныштырды. Бергә җыр, романслар яза-яза операга ук менеп җиттек. Александр Сладковский иҗатымны бәяләп, әсәрләремне концерт программаларына кертергә тәкъдим итте. Башка музыкантларсыз җырларым да яңгырамас иде. Башкаручысыз композитор гади кеше генә булып кала, аның музыкасын беркем белми. Шуңа үзем дә башка музыка әһелләренә, җырчыларга ачык. Театрлар белән хезмәттәшлек җебе сузылган. Гомумән, иҗатым пазлны хәтерләтә. Һәр иҗат җимеше бер-берсенә бәйләнгән.

– Ренат абый – өлкән буын кешесе. Аның белән уртак телне ничек табасыз?

– Бөтен параметрларда туры килмибездер, ләкин миңа аның белән эшләү җиңел. Ул җаны белән бик яшь, экспериментларга гел әзер тора. «Алтын Казан» мюзиклын язганда рок-опера дигән жанрга тукталу – аның тәкъдиме. Аңа карыйм да, шул яшьтә мин шундый алдынгы фикерле була алырмынмы икән, дип таң калам! Бу кешенең кызыксынуыннан килә бит инде.

– Хәзергедәй борчу-мәшәкатьле тормышта кәгазь битләренә нота төшерергә нәрсә илһамландыра?

– Кайчак әсәр турында озак итеп уйланып йөрим, кайчак шундук туа. Төгәлрәге, мөмкинлекләр илһамландыра. Мәсәлән, «Эльмир, Олимпиаданы ачу тантанасына җыр кирәк, яз әле», дисәләр, бу тәкъдим мине, һичшиксез, үстереп җибәрәчәк. Аның мөһимлеген сиздемме, шундук эшкә чумам, идея килә. Ә инде берәү дә синең иҗатың белән кызыксынмый икән, андый көйне язу елларга сузылырга мөмкин.

– Аурупа илләре белән чагыштырганда, бездә иҗатның бәясе бик түбән йөри. Тормышны да алып барырга, иркенләп иҗат итәргә дә шартлар бармы?

– Иркенләп эшләргә җай калмый шул. Музыка белән генә яшим. Мондый тормыш рәвеше авыр да, җиңел дә түгел. Аның өчен бик актив, төрле булырга кирәк. Консерваториядә укытам, җырлар, спектакльләргә көйләр, рекламага заставкалар язам, бер генә заказдан да баш тартмыйм. Миннән бик күп музыка иҗат итүне көтәләр дип беләм һәм моңа шатланам,

горурланам. Бу хакта озак хыялландым. Билгеле, үзем теләгәнне, күңел түрендә йөрткәнне нотага салырга еш кына өлгермим. Атнага берничә көн генә иркенләп иҗат итә алам. Башка вакытта тормыш матавыклары арасында кайнашырга туры килә. Сүз дә юк, музыканың эш арасында язылуына борчылам, бу мине газап утына сала.

– Ә сыйфатка зыян китермиме?

– Китерә, иҗатка да игътибар кими, организм да тизрәк туза. Ләкин иркенлек тә бик үк уңай хәл түгел. Заказ биргәндә әсәрне тапшыру вакытын билгеләмәсәләр, тиз генә язылмаска да мөмкин. Җәй айларында ял итәргә тырышам, әмма барыбер эчемдә яңа әсәр өлгереп җитә. Җырлар язганда конвейерга әйләнүен теләмим. Кайчакта ашамаган, йокламаган, арыган килеш иҗат итәргә туры килә. Минемчә, ял итеп, аек акыл белән, сагынып эшләгәндә генә хезмәтнең файдасы күбрәк була.

– Гадәттә, иҗат кешеләренең кәефе һава торышы кебек алмашучан була. Бу сыйфат сиңа хасмы?

– Зур уңыш бер яктан бик шатландырса, икенче яктан депрессия халәтенә илтә. «Кара Пулат»тан соң бик шатландым, ә аннары күңелдә бушлык пәйда булды. Шуны тутырырга дип, җәй көне Испаниягә киттем. Рәхәтләнеп ял итеп, тынычланып кайттым. Яңа тормыш башланган төсле булды. Адәм баласына мактау кирәк. Иҗат кешесе өчен бу тагын да әһәмиятле. Мин болай да үземне эчтән ашый торган кеше. «Миңа шул кадәр яшь инде, берни эшләмәдем», дигән уй еш кына тынычлыгымны ала, бернәрсәгә өлгермимдер, дөньядан артта калганмын, әсәрләрем дә тиешенчә язылмаган кебек. Бәхәсләшергә, сугышырга яратмыйм. Шул ук вакытта холкым авыр. Депрессиягә бирелгәндә янәшәмдәге кешеләргә җиңел түгел.

– Нәрсә кәефеңне күтәрә ала?

– Өй җылысын яратам. Эч пошканда да кибеткә кереп, кирәкле азык-төлек алам да ашарга әзерли башлыйм. Хәтта камыр ашлары да пешерәм. Дусларым күп, алар белән теләп аралашам.

– Яныңда нинди хатын-кыз күрергә теләр идең?

– Сабыр холыклы. Ул эшемә, иҗатка, сәнгатькә битараф кеше булмаска тиеш.

– Эльмир Низамов исемен чит илләрдә дә яхшы беләләр. Шуңа да карамастан, Казанда «сольный» концертың куелганы юк. Ни өчен?

– Әлбәттә, андый теләк бар. Консерватория кысаларында, Качалов театрында, Калеб проектында иҗат кичәләрем узды. Ә оркестр катнашында зур концерт булганы юк. Быел әлеге хыялым тормышка ашар дип ышанам.

– Муса Җәлил премиясен алгач, иҗатыңда нәрсә үзгәрде?

–Эшен күрәләр, югары бәялиләр икән, моңа һәркем сөенә. Шул исәптән мин дә. Бу тагын да илһамланып иҗат итәргә этәрә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: эльмир низамов композитор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев