Логотип Идель
Мәдәният

Рифат Җамалның күңел бакчасы

Татар шагыйре, ветеринар хирург, галим, спортчы... Рифат Җамалның һөнәрләрен санап китсәк, бармаклар җитмәс. Көннәр көзгә авышкан көннәрнең берсендә «Идел» журналы аның бакчасына сәяхәт кылырга ниятләде.

Татар шагыйре, ветеринар хирург, галим, спортчы... Рифат Җамалның һөнәрләрен санап китсәк, бармаклар җитмәс. Көннәр көзгә авышкан көннәрнең берсендә «Идел» журналы аның бакчасына сәяхәт кылырга ниятләде. Үз күзебез белән күрәсе килә: Казансу ярындагы берничә сутый җирендә 250 төр чәчәк үстергән бакчачының күңел халәтен дә тоемлап булмасмы, дидек. Каршы килмәде шагыйрь. Ак күлмәк-чалбарларын киеп, ерактан ук кул изәп каршы алды. 

«Бакчагызның урыны бик җайлы икән, очраклы гына юлыктыгызмы бу урынга?» – дип, көлешеп күрештек. «Чын сазлык урыны инде бу, – ди ул безгә җаваплап. – Нидер төзи башлаганчы, йөз ун КамАЗ грунт гына салырга туры килде. Шулай да үкенмим. Әле ветинститутта укыткан чагымда кызларым белән бергәләп бу урынны махсус эзләп таптык. Чөнки минем принцип: иң бушка узган вакыт – юлга киткәне. Ә бу – эш янәшәсендә генә. Чәчәкләр гөрләп үскәч, шәп җир, дип тә уйлаучылар бар. Былтыр социаль челтәрләрдә бакча казуым белән уртаклаштым. Туфрагы – балчык, бер кат казыйсың, ватылмый. Бераз кипшергәч, тагын казыйсың. Яңгыр яуса – кереп булмый, коры булса, суны чиләкләп йота гына. Менә бу алмагач өч тапкыр корыды, әмма күпмедер вакыттан яңадан тернәкләнде. Сортын югалтырмы дигән идем, юк – чыдам агач булып чыкты! Үзем кебек». Аннан алмагач янындагы фонтанга карап сокланабыз, төнбоекларны фотога төшерәбез. Әңгәмәбез дәвам итә... 

Рифат абый, бу кадәр чәчәкләрнең сортларын кайдан табып бетерәсез? Исемнәрен истә калдырырга да кирәк бит әле.   
Мин аларның исемнәрен генә түгел, нәрсә яратканнарын да белергә тиеш: коры җирме, балчыкмы, күләгәме – утыртканчы кабат-кабат укып, үзлекләрен өйрәнәм. Сорт дип эзләгән юк – күркәм булып күренсә, минеке инде. Менә бу роза иде (фонтан янында гөләпкә төртеп күрсәтә. – Авт.), хәзер гөлҗимешкә әйләнгән. Прививка ясалган розалар буйга китсә, яфрагын карарга кирәк, җиде яфраклы булса, гөләп. Роза биш яфраклы була. Бер ботагы җиде яфрак бирсә – розаның бар көчен ала. Моны нигә кисмимме? Кызык өчен үреп карарга исәп, нәрсә килеп чыгар икән... Чәчәкләрне базардан алам, хәзер анда да сатучылар таный – сездә булмаган чәчәк юк бит инде, диләр... Аның шул ягы да бар, кайбер чәчәкләр кыш чыкканчы харап була. Левизия тамыры кишер кебек тәмле ахры – кыш чыкканчы барыбер тычкан ашый. Розаларны кышка төрәсең икән – анда тычкан ияләшә. Юк икән – розасы үлә. 

Йортны да үзегез салдыгызмы? 
Барысын да үз кулларым белән салдым, утырттым. Хатын кишер чәчеп, кишер генә утый минем. Йортның проекты, дизайны шулай ук үземнеке. Бөтен титулларымнан кала, «танылган шабашник» дигәне дә бар (көлә). Бу йортның үзенчәлеге шунда: җылылык торбалары юк, әмма кыш көне дә яшәргә була. Мунча миченә ягып томалыйсың, ул икенче катны да җылыта. Әти дә төзүче булган. 2010 елның җәендә йортны күтәрдем, кышын эчке эшләрне башкардым, бер елдан 1 октябрьдә 60 яшьлек юбилеемны биредә үткәрдем.

Бер көнне язучы Марат Закир плиткасын сез ябыштырган камин фотосын күрсәтте. Шаккатмалы! Кайдан өйрәндегез бу эшкә? 
Ветеринар институт ректоры кәнәфиеннән куылгач та өч ел плитка ябыштыручы булып эшләдем. Ул вакыйга турында сорауларыгызга соңрак җавап бирермен, яме. Әлегә плитка турында сөйләшәбез бит. 1982 елда Чирмешәнгә «шабашкага» чыгып киттек шулай. «Плитка сала беләсеңме? – дип сорыйлар. – Белсәң, эш бар, юк икән, сау бул». «Беләм!» – дидем. Гәрчә аңарчы бер дә эшләп караган эшем түгел иде. Әмма кайда гына барсам да, эшләгән кешене күзәтергә яратам – мич чыгарамы ул, өй саламы – тәртибен үзләштерәм. Менә шулай, сеңлем, башың бар икән, өйрәнергә теләсәң, тормыш өйрәтә ул.  

Соңгы арада социаль челтәрләрдә активлашуыгыз да заман һөнәрләрен өйрәнүегез сәбәпледер...  
Хак сүзләр! Баштарак «Одноклассники» челтәрен үзләштердем. Ошап китте, керүем дөрес булды. Язучыларга акча түләп сайт булдырганчы, бушлай аудитория җыю мөмкинлеге дип таптым. Кем әле сайтка махсус сине эзләп керә? Ә монда мине бер ел эчендә биш меңләп кеше укыды. Җаваплы карыйм: көн саен биш шигырь шигырь куям, бакчамдагы чәчәк фотоларын эләм. Тукай дөрес әйтә, кемнең кем икәнен халык тиз чамалап ала ул. Беренчедән, мине белә башладылар. Икенчедән, китапларымны сорыйлар. Элегрәк чыгарган китапларым дусларга китә дә бетә иде, хәзер укучыларым китап таптыра! Әле Оренбург татарлары сорап язды. Татарстан китап нәшрияты кибетендә бар, дип язган идем, анда да сатылып беткән булып чыкты. Сентябрьдә кыска шигырьләр җыентыгым дөнья күрәчәк, дигәч, әле чыкмаган китапка да, безгә ун данә дип, заказ биреп куйдылар. «Фейсбук»ны ошатмадым – анда татар зыялылары үзара талашып утыра, минем андый җирдә эшем юк. Инде «ВК»да битемне ачтым. Бу – минем татар телен саклау буенча да бурычым. Себер татарлары, рус фамилияле милләтәшләребез рәхәтләнеп шигырь укып ята, үзара язышалар. Контроль дә кирәк – шовинистик фикерләргә урын калдырмыйм. 

Шигырьләрне социаль челтәр өчен махсус язасызмы? 
Көн дә шигырь язылмый – ул мөмкин дә түгел. Бакча дәфтәремә бер юлы унтугыз шигырь теркәп куйганмын. Килгәндә – язасың, шундук теркәп куймасаң – иртәнгә башта берни калмый ул. 

Бакча дәфтәрен шигырьләр язу өчен алдыгыз, димәк?   
Исеменнән күренгәнчә, мин анда бакча эшләрен язып барам. Гөлләр кайчан чәчәк ата, һава торышы ничек һ.б. Ун еллап гадәткә керде. Ә шигырьләрне мин элегрәк яза идем дә ташлый идем. Бервакыт бакча дәфтәренең артына яза башлаганмын. Моны күргәч, каләмдәшем Ринат Мөхәммәдиев блокнот бүләк итте. Әнә өстәлдә ята, фикер килсә, хәзер теркәп кенә куям. 

Рифә Рахман сезнең иҗатыгыз турында болай дип язган иде: «Рифат Җамалның лирик герое – зур сынауларны чын ирләргә лаек узган көчле рухлы шәхес. Ул рухи биеклеккә, яисә тормыштагы урынына, чын мәгънәсендәге сәнгать мәйданнарына, мескеннәрне таптап, хатын-кызларны түбәнсетеп күтәрелмәгән. Аның лирик мине үзенә лаеклар белән генә көрәшә, үзеннән матурларга гына соклана, үзенә тиңнәргә генә гашыйк була...» Бу урында мәхәббәт шигырегез тыңлыйсы килә.  
Сөенечем-көенечем... 
Сөенечем – сөеклемә, 
Көенечем – көй өчен.

Балкондагы өстәл артындагы челтәрле урындыкларга утырган иң зур кунагыгыз кем булды? 
Балконны оныклар үз итә. Дөресен генә әйткәндә, хәзер анда бик утырган юк. Менә биредә – фонтан янында күңеллерәк, камины бар, самавыры, аннан җәйге челләдә фонтан әлсерәүне баса. Язучылар да кунакка килә. Язучылар берлеге бинасын ремонтлауда тоткарлыклар булган вакытта, әйдә, язучылар йорты миндә булыр, дип шаяртканым да бар.  

Рифат абый, бер шигырегезне укыйм әле: 
    Дошман сүзе – елан угы –
    үтерә торган агу. 
    Дуслар сүзе – мең сырхаудан 
    дәвалый торган дару. 


Дусларыгыз күпме?
Күп, шөкер. Дус дигән әйбер кызык ул. Кайберләре белән елга бер очрашасың, шуңа да карамастан, ул дус булып кала. Минем мондый шигырь дә бар. Тукайның: «Акчаң булса, гөл сибәрләр йөзеңә, акчаң бетсә, көл сибәрләр күзеңә...» сүзләрен эпиграф итеп алып: «Ач күзеңне, нинди булса дусларың, әшнәләрең, син шундыйдыр үзең дә...» – дип язган идем. Әшнәләр дә бар, дуслар да... Сатканнары да, тугрылары да. Ләкин мин үткәнне үтеп, минем кебек оптимист, кешелекле булып калган кешеләр шулай ук аздыр. Ачу сакламаска кирәк. Бик күп кешеләр миңа яхшылык эшләде. Мин дә буш калмадым. Менә үз тормышым буенча автобиографик роман яздым. Көзен тагын бер карап чыгам да – укучым хөкеменә тапшырам. 

Сез гел юлда, әле бер, әле икенче районда очрашуда. Юл сезнең өчен нәрсә ул? 
Гомерем буе нәрсәгә дә булса өйрәндем мин, гел камилләшү юлында булдым. Соңгысы – шигырь укырга өйрәнү булды бугай. Чөнки шигырьне дөрес укымыйча, юк итеп тә була. Бездә бик куркыныч тенденция бара: телне татар үзе бетереп бара. Ул җырлар – җыр түгел, аларның шигыре дә, хәтта ритмы да юк. Кайбер җырчылар татар телен бетерү буенча проект ахры, дип аптырыйм кайчак. Сабан туйлары да балаганга әйләнеп бара... Каядыр җырчылар, артистлар белән иҗат төркеме бара икән, анда шигырь укый белә торган шагыйрь дә булырга тиеш. Мин үзем дә язганнарымнан бер сәгатьлек чыгыш әзерләргә телим. Синең шигырең халыкка барып җитми икән, нәрсәгә ул? 

Тәрҗемә ителгән шигырьләрегез күпме? 
Минем аңа омтылышым юк. Татар шагыйре була алсам, бик разый, дигән сүзем дә бар. Йә, инглиз теленә тәрҗемә иттеләр, ди... Инглизләр үз шагыйрьләрен дә укымый әле, ниндидер татар малаен укыйлар ди, көтеп тор... Үз халкың өчен язу алу ул зур казаныш. Гомәр Хәйәмне теләсә ничек тәрҗемә итәләр, кайчак йөрәк әрни. Дүрт юллык робагыйны ике юллык итәләр хәтта... Ул үз телендә күпкә яхшырак укыла. Шигырьне тәрҗемә итәргә мөмкин дә түгелдер. Чөнки тәрҗемә инде ул – тәрҗемәче иҗаты. Минем бер үк шигырьне ике кеше тәрҗемә иткән әсәрләр бар. Алар янәшә тора, бер-берсеннән хәйран аерыла. Шуңа күрә тәрҗемә дип мөкиббән киткәнем юк. 

Бер язмада: «Ташларга җыелган шигырьләремне очраклы рәвештә генә Шаһинур Мостафин күреп, бастырып чыгарды. Ул вакытта миңа 43 яшь иде, профессор, кафедра мөдире идем», – дип язган идегез. Остазым дип, Шаһинур Мостафинны саныйсызмы? 
Юк. Әмма мин аңа гаять тә рәхмәтлемен. Бөтен язучыларга, Язучылар берлегенә дә рәхмәтлемен. Чөнки иң кыен вакытларымда барып терәлер урыным шул булды. Мине эшсез калдырып юк итмәкчеләр иде. Шушы әдәбият аркасында кеше чутында йөрим. Шаһинур мине әдәбиятка алып керде. Ә иҗади тәэсир иткән шагыйрь – Равил Фәйзуллин булды. Аның кыска шигырьләрен укып, хәзер дә бик гаҗәпләнәм. 

Ә сез хирург та бит әле. Соңгы тапкыр операция кайчан ясадыгыз? 
Әйе, беренче санлы хирург идем. Ректор булганчы кулыма соңгы тапкыр пычак алганмындыр. Хирургның кулы рәссамныкы кебек булырга тиеш. Бөтен эштә дә талант кирәк. Җир казырга да, танылган хирург булырга да. Кулы эш белгән кешегә кайда да сорау бар. 1991 елда СССРның иң яшь фән докторы (ул вакытта бөтен Советлар Союзында ветеринария буенча җәмгысе унлап фән докторы исәпләнә иде!) булдым. Бер бай Казанның үзәгендәге ике катлы йортта ветклиника ачып, әйдәп баручы хирург булырга тәкъдим ясады. Баш тартып, Сарытауга – кафедра мөдире булып киттем, фән белән ныклап шөгыльләнергә ниятләдем. Үкенмим. Хәзер дә, клиника ач, дип дип әйтүчеләр бар. Булмышым белән табиб инде мин. Авылларга кайткач, маллары авыртып киткән кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәли. Ветеринар табиб һәрвакыт югары квалификацияле булырга тиеш. Хәзер менә институтка кире кайттым. Студентларга хирургия фәне укытам. «Вамин»да эшләп алган елларым да яхшы тәҗрибә: фермалардан баш чыкмады. 

Туган авылыгыз – Арча районы Мирҗәмгә кайтып, илһам алырга вакыт табасызмы, Рифат абый? 
Ул яктан мин бәхетле, чөнки кайтыр җирем бар. Төп нигездә кече сеңел, дүрт-биш өй аша олы сеңел яши. Язучылар белән дә кайткан булды. Менә хатын белән әти-әни каберләрен зиярәт кылып килербез, дибез. Көз көне чәчәкләр утыртып китәргә дә уңай вакыт. 

Тагын бер шигырегез укыйм әле:
Һәркемнең үз бәхете, 
үз тәхете, 
үз ләхете. 


Тәхетегез ни? 
Юбилейдан соң Галимҗан Гыйльманов, сез өч гомер яшәгәнсез инде, дип әйткән иде. Беренчесе – фән, икенчесе – спорт, өченчесе – шигърият. Спорт дигәненә гаҗәпләндегез бугай... Әйе, мин спортка унбиш ел гомеремне бирдем. Ветинститутта рәсми рәвештә хирургия кафедрасы ассистенты һәм физкультура кафедрасы мөгаллиме булдым. Спорт остасына кандидат дигән исеме дә бар. Штанга – иң гадел спорт төре, көрәшчеләр алдан сөйләшеп, хәрәмләшә ала, ә штангада җиргә тартылу көче хәл итә. Мин хәзер дә фитнеска йөрим. 

Ә шулай да... Ректорлык вазифасыннан куылып та үз исемегезне яклый алуга ничек ирештегез?
Гаебем юк икәнне белә идем. Беренче инстанциядә адвокатым мине сатты... Яңа адвокатлар ялларга акча юк. Юриспруденцияне үземә үзләштерергә туры килде. Югары Судта шәхси кабул итү дигән нәрсә бар иде, 54 бит күләмендә надзорный шикаять язып, гаризамны күтәреп киттем. Техник сәркатибләр шаккатты: безгә иң зур шикаять ун биттән артмый иде, диләр. Минәйтәм, ә ничек итеп гаепсез икәнемне якларга кушасыз? Алып калдылар. Үз көчем беләм аклануга ирештем. Аурупа судында һәм Русиянең Югары Судында дүрт маддә буенча җиңгән бердәнбер кешемен, мөгаен. Ул чакта мине институттан куып чыгарган кешеләргә бүген рәхмәтлемен. Татар тагын бер шагыйрьле булды бугай... 
Ветеринар институт ректоры кәнәфиеннән куылгач та өч ел плитка ябыштыручы булып эшләдем. Башың бар икән, өйрәнергә теләсәң, тормыш барына да өйрәтә ул.  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев