Логотип Идель
Мәдәният

ҺӘРКЕМДӘ ГАЛӘМ КҮРӘ УЛ

«Дөресен әйтимме? Мин әле һаман да үземне эзлим. Әкрен адымнар белән алга барам. Дизайнерлык эше дә шул адымнарның берсе генә дип уйлыйм. Гомерем буе шулай эзләнүдә булырмын кебек. Финиш сызыгы берәр күренерме икән, белмим...» Модельер, дизайнер-рәссам, мөселман киемнәре халыкара конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулаган Наҗия Галимова сүзен шулай башлады.

«Дөресен әйтимме? Мин әле һаман да үземне эзлим. Әкрен адымнар белән алга барам. Дизайнерлык эше дә шул адымнарның берсе генә дип уйлыйм. Гомерем буе шулай эзләнүдә булырмын кебек. Финиш сызыгы берәр күренерме икән, белмим...» Модельер, дизайнер-рәссам, мөселман киемнәре халыкара конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулаган Наҗия Галимова сүзен шулай башлады.  


Берсеннән-берсе затлы, зәвыклы күлмәкләр теккән, хан кызлары да көнләшерлек образлар тудырган дизайнер кыз беренче карашка йомшак холыклы, нәзберек кебек тоелса, сөйләшә башлагач, аның үзенә нык ышанган, тугыз елдан артык шөгыльләнгән эшен биш бармагы кебек яхшы  белгән, максатчан, көчле рухлы икәнен аңлыйсың. Вакыт-вакыт сабыйларча самими итеп елмайганда гына эчендәге яклауга мохтаҗ нәни кызчык халәте чалынып китә.  


Берәрсенең сәләтен күргәч, гадәттә, әти-әнисе, нәсел-нәсебе турында сораштыра башлыйлар, янәсе бу хирыслык кайсыннан бирелгән. Наҗиянең ерак әбисе, тукыманы идәнгә җәеп салып, бераз шуның янында бөтерелеп йөргәч, үлчәп-нитеп тормыйча гына кисеп, тап-таман итеп күлмәк тегеп бирә торган булган. Әмма кыз болар хакында башкалар сөйләгәннән генә белә. Газизләре исә гади эшче: әтисе – шофер, әнисе – сатучы.  «Хәтерлим, әти мине балалар бакчасыннан кереп ала да, машинасын куярга гаражга китәбез, – дип сөйли Наҗия. – Ә анда комга тамган ягулык исе. Мин ярата торган ис. Ул шундый тәмле, үзенчәлекле, хәтта чиста, саф сыман тоела. Шушы ис әле дә балачакка алып кайта... Кибет «прилавкасы» театрның сәхнә артыннан ким түгел, анда ниләр бары алучы өчен сер. Әни сатучы булгач мин эчкә үк керәм. Зур-зур мичкәдә селедка, калай савытта повидло... Һәммәсе дә Совет заманы хатирәсе. Әни эштән арып кайтканда аңа карарга авыр. Ревизия көннәрендә бөтенләй хәлдән тая. Кайта да алъяпкычын юа әле. Боларны күреп үскәнгәдер, кечкенәдән: «Мин авыр эш башкармаячакмын», – дип кырт кистем. Тик үз йорты белән яшәгән гаиләдә авыр хезмәтсез буламы соң? Тау кадәр итеп кайтарып аударган утынны сеңлем белән утынлыкка ташып тәртипләп өябез. Берочтан өйгә алып кереп мичкә ягып җибәрәсең. Аннан бидон тартып суга китәбез. Авыл баласы тормыш күреп үсә. Аягына бүрәнә төшсә дә шәһәр чебешләре кебек балавыз сыгарга тотынмый, чөнки белә: бераздан авырту басылачак. Авылда бит син табигать янәшәсендә, ә ул көч тә бирә, илһамландыра да, өйрәтә дә. Әйтик кечкенә вакытта күл яки елга ярында бата-чума ләм-ком белән уйнаганда, аны иснәп, кабып карап без яңа дөнья ачабыз, тирә-мохитне танып-беләбез. Әти исә читтән генә күзәтә, пычрансам да дәшми...» Әти-әнисе бернинди кысаларга кертмичә, чикләүләр куймыйча, «теләсәң, эшләп кара, тик үзең җавап тотасың» дип, хезмәт белән үстергән Наҗиягә бервакыт тест узарга туры килә. Анда «кадерле кешеләреңә син нәрсә өчен рәхмәтле» дигән сорауга җавап биргәндә уйга кала ул. Үсеш чорында, холкы көйсезләнеп, «сез мине аңламыйсыз, мин зыялылар нәселеннән, бәлки сезнең балагыз да түгелмендер әле» дигән чаклары исенә төшә. Дөрестән дә, рәсем сәнгатен үз иткән, графика дизайны белән шөгыльләнергә теләгән кызны әти-әнисе аңламый, әлеге кәсепне һөнәргә дә санамыйлар. Йөрәк пәраләренең мәктәптә «Кем булырга телисең?» дигән темага иншада язганда «башкалар эшләми торган һөнәр иясе» дип ассысызыклавына да игътибар итмиләр. «Үсмер вакытта дусларым юк, яшьтәшләрем белән миңа кызык түгел иде. Алар мине әллә кая очып йөрим дип уйлый, аралашасылары килми, үзем дә аларга тартылмый идем. Кыскасы, дөньяга карашларыбыз төрле. Тәнәфесләрдә еш кына психолог бүлмәсенә кереп утырам. Дәрестән соң, пенсия яшендәге абый-апаларга ияреп, шигырь клубына йөрим, анда үземнең иҗат җимешләре белән уртаклашам. Бер чорга җиткәч, кызларны егетләр озата башлый бит. Ә минем арттан кайтучы юк. Берсендә моңа гарьләнеп еладым хәтта. Әти: «Иртә ата торган чәчәкләр дә, соңарып бөреләрен ачканнары да бар», – дип тынычландырды. Кыскасы, кечкенәдән башкаларга охшамаган идем», – ди Наҗия. Рәсем ясаган, шигырьләр язган, бию, музыканы үз иткән кыз шул чагында ук тәгаен белә: киләчәк юлын иҗат белән бәйлиячәк. Сәнгать һәм шул ук вакытта музыка мәктәбендә уку турында хыяллана. Әти-әнисе: «Икесенә дә түләргә хәлебездән килми, берсен сайла», – дигәч кенә сәнгать мәктәбенә өстенлек бирә. Ә үзе музыка мәктәбе тирәсендә сыйныфлардан ишетелгән көйләрне тыңлап йөрүен дәвам итә. Язмыш исә дизайнер булу хыялы уена да кереп карамаган кызга, Наҗия үзе әйткәнчә, ниндидер могҗиза һәм матурлык аша башка юл яра.


...Олы тормышка аяк басып, «Эбиволь» салонында эшләп йөргәндә, аның янына бер туташ килә. Егете моңа мәһәр итеп читек бүләк иткән, мәҗлес өчен шуңа туры килгән никах күлмәге кирәк икән. Наҗия озак уйлап тормый, күлмәк урынына бишмәт (сюртук) тегәргә тәкъдим итә. Кызга бу идея бик ошый. Наҗиянең никах күлмәкләре тегү тарихы шулай бишмәттән башлана дияргә мөмкин. Хәзер инде дизайнер, туфли күтәреп, яки, алка тотып, шуңа килешле күлмәк тегүне сорап килүчеләрне тыныч кабул итә. Киресенчә, кеше гадәти төстә фикер йөртмәсә, димәк, эшләве дә рәхәт, нәтиҗәле булачак. Танышым сүзләренчә, дизайнер ул күпләр уйлаганча рәсем ясаучы гына түгел, режиссер-постановщик, укытучы, психолог һ.б. да әле. Шушыларның берсе генә булмаса да, син – аксак һөнәр иясе дигән сүз һәм зәгыйфь ягыңны төзәтү зарур. «Күлмәк – синең дәвамың, күңел халәтең һәм тышкы кабыгың да, – ди Наҗия, кечкенәдән яраткан тагын бер тармакка – психологиягә кереп китеп. – Кайчак кызларның кечкенә чакта әнисендә яки башка берәүдә күргән күлмәк күңеленә кереп оялый, шундый кием кияргә хыялланып йөриләр. Никах күлмәге теккәндә моны күздә тотабыз. Озын фата тагарга телисең икән, бернигә карама, шундыйны сайла. Кызыл күлмәк киясең килсә, рәхим ит, тектер. Никах күлмәге ак төстә генә булырга тиеш дигән кагыйдә юк. Аның өчен кара тукыма да сайлый аласың. Күпләр эксперимент ясаудан курка. Иҗат кешеләре генә пингвин төшерелгән тукыма алырга да мөмкин. Ә бит кайчак үзеңне көтелмәгән хәлгә куя белү гаять файдалы. Шуннан соң: «Миңа мондый төс килешәдер дип уйламаган идем», – диләр. Бу хәтта тормыш рәвешен үзгәртә яки яңа ачышлар ясыйсың. Ни кызганыч, без үзебезне өйрәнмибез шул». Хәер, кәләшме, башка берәүме, Наҗиягә аның ни теләгәнен аңлау өчен кайчак сүзләр дә кирәкми, чәч, кул, йөз һ.б. дә күпне сөйли. Бергә кибеткә тукыма сайларга барганда ук кайсысына үрелүләрен күзәтеп холык-фигыльләрен өйрәнә. Аның өчен һәркем – галәм, матурлык дөньясы һәм ачыш. Шуңа күрә күлмәкләре дә төрле, бер өлге буенча  күпләп кием тегүне кабул итми. Җитмәсә, һәркемгә иҗади якын килү көч-куәт тә өсти әле. Юкка гына киемнәр бер тын алуда тегелми торгандыр. Ә инде күңеле ятмаган эшкә тотынмый да. Кем беләндер борчак пешмәячәген чамаласа, берәр сәбәп табып, матур кына борып җибәрү ягын карый, клиентын югалтудан курыкмый. Иң мөһиме – хезмәт рухи ләззәт бирсен. Моның өчен кайчак бушка тегәргә дә әзер ул, эчке сиземләү хисе аны шуңа этәрә. «Бервакыт чибәр бер кыз, прокатка алган никах күлмәгенә туры китереп, баш киеме тегүне сорады, – ди оста. – Юк, кимә бу күлмәкне, дидем. Яңаны тектерергә матди як комачаулый. Аңа дип махсус күлмәк тектем дә, киеп торырга бирдем. Аңарда күреп, башкалар да шундый күлмәк тегүне үтенде. Кыскасы, бер-беребезгә ярдәм иттек. Көч тә, вакыт та жәл түгел, чөнки ихластан кылган гамәлнең әҗер-савабы барыбер үзеңә кайта». 


Наҗиянең ташып торган энергиясен, кызыксынучанлыгын, тиктормас холкын исәпкә алганда, сәгатьләр буе, җепкә сәйлән тезеп, бизәк чигеп утыруын күз алына китерүе авыр. Үзе әйтмешли, тукымага бизәк төшерү хирург эшенә тиң бит. Табиб кешенең гомере өчен көрәшсә, оста аны бизи, гүзәлли. Күрәсең, Наҗия дә шул дөньяга кереп чума да онытыла... Озак утырудан ойый башлаган тәне хәрәкәтләнергә кирәклеген сизергәч кенә энә-җепләрен куеп тора һәм балачак хыялларын куып китә. Өч ел инде атнага биш көн балет биюләре белән шөгыльләнә ул. Яисә остаханәсендә нәкъ эш өстәле янәшәсендә үк торган пианинода уйнап ала. Улы Мирсәед, кызы Мәвия белән уздырган вакыт та аның өчен алыштыргысыз ял.


Санап бетергесез образларында матурлык та, тыйнаклык та, зәвыклылык та сакланып, күпләрдә соклану хисе уятса да, дизайнер кыз ирешкән уңышлары белән канәгатьләнергә теләми. Тагын ниләр майтарыр, анысын вакыт күрсәтер. Әлегә аның өчен иң мөһиме – күңелдә бала булып калу, ихласлык һәм самимилекне җуймау.


Фотолар Наҗия Галимованың шәхси архивыннан алынды
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев