Логотип Идель
Мәдәният

Салда - татпоход (Татарстаным буйлап сәяхәт)

Яшьләрнең кайчак баш җитмәслек идеяләр белән янып, шуларны тормышка ашырып та куя торган гадәтләре бар. Менә, мәсәлән, без – «Идел»челәр, иң яшь хезмәттәшебез Зөләйханың яллардан соң эшкә килүен көтеп алабыз – тагын кайда йөргән, ниләр күргән – бәйнә-бәйнә сөйләтәбез.

Яшьләрнең кайчак баш җитмәслек идеяләр белән янып, шуларны тормышка ашырып та куя торган гадәтләре бар. Менә, мәсәлән, без – «Идел»челәр, иң яшь хезмәттәшебез Зөләйханың яллардан соң эшкә килүен көтеп алабыз – тагын кайда йөргән, ниләр күргән – бәйнә-бәйнә сөйләтәбез. Май аенда ул үзе кебек үк хыялый дуслары белән Азнакай якларында салда (!) йөзеп кайтты. Тәэсирләре хәттин ашкан. «Болай булмый, әйдә, яз, укучыларыбыз белән дә уртаклаш!» – дип үгетли торгач, менә, сәяхәтнамә язып китерде. Шулай итеп, киттек походка!!!  


ТАТПОХОД ИДЕЯСЕ 
Казанда «Татарчаәйт» дигән сөйләм клубы бар. Аны агач остасы Фәрит Галимов белән рәссам Руслан Ибраһим ике ел элек ачкан иде. Алар КФУдагы татар теле курсларында танышканнар. Соңрак, Казанда татарча сөйләшер урын эзләп тә, тапмагач, үзләре сөйләм клубы оештырырга булганнар. Фәрит Галимов –  сынчы, рәсем төшерә, татарча иҗади курслар алып бара. Тумышы белән Азнакайдан булса да, бала вакытыннан Русиянең төрле шәһәрләрендә яшәгән, шуңа күрә татарчасы чамалырак. Руслан Ибраһим – яшь рәссам. Нефтеюганск шәһәрендә үскән, шул сәбәпле Баулыда яшәүче әбиләренә кайтканда гына татарча сөйләшү бәхете тәтегән. Клубка ничек барып эләгүемне төгәл генә хәтерләмим инде, ләкин «Татартчаәйт»челәр белән бик дуслашып киттек. Фәрит абыйның остаханәсендә кичәләр оештыра башладык: фатирниклар, шигъри кичәләр уздырдык, пьесалар тәрҗемә итеп, спектакльләр куйдык. Остаханәдә генә утыру тар була башлагач, театрларга, концертларга юл тоттык. Ләкин шәһәр кешесе өчен, берничә көн булса да, фәкать татарча гына аралашу мохите тудыру гаять катлаулы хәл шул. Сал белән йөзү фикере шуннан туды – дусларымның атна буена бары тик татарча гына сөйләшеп, үзләрен сынап карыйсы килде. Сплав өчен Азнакай якларын сайларга булдык. Татар авыллары бит, табигате дә бик матур. 


ҖЫРЧЫ ВАТАНЫНДА
 Май башында арендага байдарка, палаткалар һәм башка кирәк-ярак алып, юлга кузгалдык. Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләк (хәзер Тукай районына керә) юл уңаенда кала, бөек җырчыбызның туып үскән җирен үз күзләребез белән күреп чыгарга булдык. 
Илһам Шакиров җырларын бик яратам мин. Мин генә түгел, башка яшьләр дә яратып тыңлый аларны. Халык көйләрен дә ул ничектер башкача, шәһәрчә итеп җырлый. Илленче елларда татар эстрадасына яңа бер музыкаль шаукым алып кергән даһи җырчы ул.  Ләкин Илһам Шакировның ватаны без көткәнчә үк булып чыкмады: кечкенә генә авыл, шактый яңа йортлар, урамында халык юк, сирәк-мирәк кенә песиләр таныш көйләрне мырлап китә. Җырчының туган йорты да башка өйләрдән аерылып тормый икән. Авыл буйлап йөреп тә таба алмагач, велосипедлы бер малайдан сорадык. Малаебыз урыс телле булса да, безгә вата-җимерә татарча сөйләде: хәзер әлеге йортта яшәүче юк, сирәк-мирәк кенә Илһам Шакировның туганнары кайткалап йөри икән. Түбән очта Илһам Шакировның музее да бар булып чыкты. Тик, ял көне булу сәбәпле, ул эшләми иде. 


ӨЙ ИЯСЕНЕҢ САЛПЫ ЯГЫНА САЛАМ 
Әгерҗедәге Әбләй авылына кадәр (Фәрит Галимовның туган авылы) тын гына кайттык. Анда кеше яшәми торган бер йортка тукталдык. Кечкенә генә өй. Түрдә иске мич. Мич бик күптән ягылмаган. Кич якынлаша, суыта башлады, май башы гына бит. Мичне ягарга кирәк дигән фикергә килдек. Шактый вакыт ут алдыра алмый маташтык, йорт иясе безне куа ахрысы, дип көлештек. Маташа торгач, көч-хәл белән, кәгазь һәм коры салам ярдәмендә ут ягып җибәрдек. Шәһәр кешеләренең мич якканы бармыни, шактый януына карамастан мич җылынмый да җылынмый, җитмәсә бөтен өйгә төтен тулды. Ничек йокларбыз, урамга чыгып палатка куярга туры килерме икәнни, дип тә борчылдык. Күпмедер азаплангач, башта самовыр кайнатып чәй эчеп алырга, аннан нишләргә икәнен уйлашырга булдык. Казаннан алып барган күчтәнәчләргә йорт иясе дә хушланды ахрысы, безне кертергә булды, чәй эчкән арада төтен таралды, өй җылына башлады. Шулай итеп, татпоходыбызның беренче төнен җылы авыл өендә кундык. Әбләй авылы искиткеч матур икән. Таулары, чишмәләре күп. Тау башларында зур-зур кызыл ташлар калкып тора. Аста, кәүсәләрен төрле якларга җәеп, әкияти таллар үсеп утыра. Авылга нигез салынганга 2600 еллап икән инде. Заманында биредә бик бай бер алпавыт яшәгән. Авыл исемен берничә тапкыр үзгәрткәннәр: башта «Бәрәк», аннан «Ленин юлы», хәзер «Әбләй» дип йөртәләр. Кайчандыр Фәрит абыйның нәсел тамырлары биредә бер урам тутырып гомер иткән, әмма репрессия җиле аларны сөргенгә озаткан. Фәрит абый 2007 елда кире Татарстанга кайткан, Азнакай мәктәбендә хезмәт укыткан.  Буш вакытларында балалар белән бергә татар теле дәресләренә йөргән. Авыл тарихы белән кызыксынган, үзенең бабалары торган җирләрне, йорт нигезен эзләп тапкан. Әмма соңрак Казанга килеп төпләнгән. 


ЧАТЫРТАУ
 Азнакайга кадәр барып җиткәч, Татарстандагы иң биек нокталарның берсе булган Чатыртауга менми калып буламыни! Ерактан караганда, бер дә биек күренми тагын үзе. Чөнки текә түгел, менә торган юлы да бормалы, салмак. Тау юлында йомраннар озатып кала: арткы тәпиләренә басканнар да кызыксынып карап торалар, сызгыралар, якынрак килә башласаң, шунда ук юкка чыгалар. Йомраннан кала, тауда еланнар, кәлтәләр һәм куяннар да күрдек. Бу җирләрдә төлкеләр дә бар, дип сөйләделәр. Әмма болары кыргый җанвар түгел икән, иң кыргый затлар – кешеләр булып чыкты. Чатыртау – тыюлык зонасы булуына карамастан, анда машина белән кереп, чүпләп йөрүчеләр дә шактый икән. Алдыбыздан гына бер төркем яшьләр машина белән тау башына ук менеп киттеләр. Чатыртау астында шахталар бар. Элек анда малахит һәм азурит ташлары чыгарганнар. Әмма малахит запаслары күп булмаган, СССРда табылганның нибары дүрт проценты гына. Урал тауларындагы казылмаларны ачкач, Чатыртаудагы эшләрне туктатканнар. Ләкин шахталар сакланып калган. Һәм берзаман бу шахталарда балалар югала башлаган. Шуңа шахтага керү юлларын ишеп, мәңгелеккә ябып куйганнар, кайберләренә тимер рәшәткә белән бик куйганнар. Шахталар янына төшкәч, без дә казылмалар эзләргә керештек. Малахит дигәне очрый әле, әмма азурит дигәнен табу кыенрак икән. Анысын тапкан кеше ел буе бәхетле була, дигән ышану да яши. Ләкин ул бары бәхетлеләргә генә тәти, имеш. Безгә азурит очрады. Теләк теләмәдек, телисе теләкләр алда әле, дидек. 
Шахталарны карагач, тауның текә ягыннан өскә үрмәләдек. Менгәндә эшлекле кыяфәт белән каядыр йөгерүче кәлтәләр очрады. Тау башына җитәрәк, канатларын киң җәеп, бик озак һавада асылып торган зур кош – тилгән күрдек. Бераз эленеп торганнан соң, ул җиргә таба «чумып» алды да, нәрсәнедер эләктереп, очып китте. Бәлки шул эшлекле кәлтәләрнең берсе булгандыр әле. Тау башында берәү параплан җәеп ята иде. Фәрит абый Галимовның танышы булып чыкты ул. 
Чатыртаудан параплан белән очучылар шактый икән. Ә яңа танышыбыз, гомумән, очуны үзенең тормыш рәвеше иткән. Безнең белән сөйләшкән арада, ясалма канатларын җәеп, салмак кына һавага күтәрелде. Озак кына безнең өстә эленеп торды. Һәм нәкъ яныбызда басып торган шикелле, тыныч кына, бакча, балалар, эш, иртән укыган җирле газета яңалыклары турында сөйләде. Оча-оча безнең белән шулай сөйләшә алуы гаҗәеп күренеш иде. Кемдер үрмәләр, ә кемдер очар өчен яратыла шул... 


ВАКЫТНЫҢ ШАРТЛЫЛЫГЫ ҺӘМ КЫЗЫК СМСЛАР 
Икенче көнне иртән Ык елгасына төштек. Башкортстан белән Татарстан арасындагы күпер яныннан юлга кузгалдык. Ыкта йөзү кызык икән. Ник дигәндә, киңлеге дүрт-биш, урыны белән җиде метр гына булса да, елганың ике ягындагы халык ике сәгать аерма белән яши. 
Әйтик, Башкортстан ягында көтү ике сәгатькә иртәрәк кайта, яки Татарстан ягында яшәүчеләр иртән ике сәгатькә озаграк йоклый һәм эш көннәре дә ике сәгатькә соңрак башлана. Шундый вакытта, сәгатьтәге минутларның бик шартлы әйбер икәнен, чын вакыт секундлар, минутлар, сәгатьләр белән түгел, ә эшләнгән эш белән исәпләнгәнен аңлыйсың. Эшлисе эш шактый иде. Эш дигәнем – ишкәк ишү. Алты кешелек катамаранда сигезәү бардык, ә ишкәкләр дүртәү генә. Шуңа күрә баштарак бер-беребезгә җайлашу һәм тигез генә ишү авыр булды. Әле башкорт, әле татар ярына якынлашып, зигзаглар ясап, әйләнеп йөздек. Телефон тоткан урыннарда, операторлардан: «Исәнмесез, Башкортстанга рәхим итегез», «Хәерле көн, Татарстанга кайтуыгызга шатбыз!» – ише хәбәрләр килеп торды.


ҺӘР ТАТАРНЫҢ ҮЗ ШҮРӘЛЕСЕ 
Ык елгасы борынгы төрки телдән (ак) – «ага торган», «агучы» дип тәрҗемә ителә икән. Елганың исеме бик борынгы булгач, мөгаен, бу җирләрдә бик күптәннән безнең ата-бабаларыбыз яшәгәндер, дидем. Су буенда зур-зур авыллар, шәһәрләр дә булгандыр. Катамаранда алмашып ишәбез, алдагылар һәм арттагылар ишкәндә, ишмәүчеләр күңел ача, гитарада уйный, җырлар чыгара, төрле гыйбрәтле хәлләр сөйли. Ә Фәрит Галимов кондызлар кимергән агач кисәкләрен җыя һәм агачтан төрле сыннар юна. Бигрәк тә шүрәлесе шәп чыга аның. Кондызлар очлы итеп кимергән ягын шүрәленең башы яки сакалы итеп калдырып, күзләр, кәкре борын, иреннәр, кашлар ясый. Ул шүрәлеләрне шундый күп ясаган, бөтен җирдә күзенә шүрәле күренә. Берәр матуррак агачны узып киткәндә, әнә бер шүрәле башын иеп утырып калды, дип көлә идек. Фәрит абый: «Һәр татарда бераз гына шүрәле яши», – ди. Ул үзе дә бераз шүрәлегә охшаган кебек. Бәлки шуңа күрә агачтан юнган шүрәлеләре шулай сөйкемле килеп чыгадыр да.


ЯНГЫН 
Кичке якта лагерьга тукталдык. Учак ягып казан астык, чәй кайнаттык. Ашаган ризыгыбыз гади. Командада вегетарианнар булганга, күбрәк яшелчә, ярмалар пешерәбез. Казанда итсез генә борщ та кайный – чөгендерен, кишерен турап кыздырдык, бәрәңге белән кәбестәсен өстәгәч, борщ була инде, дидек. Тик шулай да, итсез аш әллә ничек. Тәме борщныкы сыман, ләкин кайдадыр ялган барлыгы сизелеп тора. Әмма татпоходта ач йөрмәдек,  учакта нәрсә генә пешерсәң дә, тәмле килеп чыга шул. Бигрәк тә көне буе ишкәк ишсәң. Йөзүнең икенче көнендә палаткаларны караңгы төшкәнче үк куйдык. Тирә-як белән танышырга иде исәбебез. Башкорт ягындагы заказникка (иреклерәк тыюлык) туктаганбыз икән. Биредә дә тау бар һәм ул Чатыртаудан биегрәк күренә. Җирле халык аны да Чатыртау дип йөртә икән. Көне бик җилле булса да, текә кыя башына үрмәләдек. Тау башындагы манзараны күреп шаккаттык, матурлыктан башлар әйләнде. Еракта якты тасма булып Ык елгасы сузылып киткән, аның тирәсендә авыллар. Урман-күлләр һәм... ялкынлы телләрен биетеп, кара төтен... Коры үлән яна икән. Тау башыннан караганда, янгын бигрәк тә куркыныч күренә. Ялкын елгага кадәр үк килеп җиткән, ләкин су аша башкорт ягына үтмәгән. Янгын сүндерүчеләрне күрмәдек. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр, ялкын авылга кермәсен өчен, җирне тракторлар белән сөреп чыгалар, ди. Тау башына менгәч тә, һава бозылмаса ярар иде, дип теләгән булсак, янгын күргәч, барыбыз да бертавыштан, яңгыр яусын иде, дип теләдек. Әллә кесәдә бәхет китерә торган таш булганга, теләгебез чынга ашты. Тауны урап төшәргә булдык. Юл уңаендагы тау куыш ларына да сугылдык. Мәгарә диварларындагы язуларга караганда, монда замана аборигеннары шактый булып киткән икән: Илнар да, Айгөл дә, Игорь да... Урамда җил сызгыра, тау астында утырган наратларның очлары бер-берсенә бәрелешеп шакылдый. Ә тау куышында тыныч. Җил дә, яңгыр да, шау-шу да үтә алмый. Монда дымлы акбур исе килә. Караңгыга кергәч, йокы баса. Мәгарәдә әллә ни юк: ак балчык катламнары, кыя эчендә малахит тимгелләре генә. 


РӘХӘТЕ НӘРСӘДӘ? 
Татпоходыбызның төрле көннәре булды. Яңгыр яуганда җылыныр өчен тизрәк ишкән чаклар да, кояш чыгып, җылынып, рәхәт кенә елга агымы көенә аккан вакытлар да.
Башта суыкка, юешкә ничек җайлашырбыз, дип курыккан булсак, күпмедер вакыттан аларына да ияләштек. Күз дә, тән дә барысына да тиз күнегә икән. Походта юк кына әйберләрдән дә рәхәтлек аласың: суга карап уйланып утыру, иртән тору белән беренче эш итеп компьютер түгел, учак кабызып җибәрү дә бик рәхәт. Учак янындагы ташка куеп киптерелгән оекбаш киеп кую да күңелле. Мондый сәяхәттә барын да үзеңә булдырырга туры килә. Ризык та, атракционнар да, сувенирлар да, салда йөзүчеләр белән уртак тел табу да. Бер караганда бик гади тоелса да, бу гамәлләрнең кыйммәте күпкә арта. Татпоходыбыздан бик канәгать кайттык. Ялларны башкача үткәрү, күз алдындагы манзараны үзгәртү барыбызга да файдага китте. Бераз юешләнсәк тә, җирдә йокласак та, авырган кеше булмады. Күпне белдек, күпне күрдек, бик күп әйберләргә өйрәндек, үзебезне сынап карый алдык. Татарча гына сөйләшеп яшәү дә бик җиңел икән. Киләсе елга тагын да зуррак сәяхәт планлаштырабыз.

Фәрит Галимов рәсемнәре.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев