Шигырь яза торган кешеләр
Бүген шагыйрь чорга яраклаша да, чорны үзенә яраклаштыра да белә. Кисенми, тәкәбберләнми, үз иҗатының илаһи дәва икәнлеген дә төшенә, шул ук иҗатны продукт итеп күрүдән дә тартынмый. Урамдагы башка кешеләр арасында югалыр өчен уңышлы гына итеп «төсен үзгәртә»... Ләкин якыннан аралашканда, аның барыбер дә «чын йөзе» нәкъ Гаташ язганча ачыла: «– Шагыйрь бит ул... – Ала-ай... Диванамени?» Без дә бер-беребезнең «диваналары» белән әңгәмә кордык. Без ул – ике яшь кыз, үзебезне кемдер «яшь шагыйрь» дип атаган чакта, эчтән генә: «Шигырь язучы», – дип төзәтеп куючылар...
Бүген шагыйрь чорга яраклаша да, чорны үзенә яраклаштыра да белә. Кимсенми, тәкәбберләнми, үз иҗатының илаһи дәва икәнлеген дә төшенә, шул ук иҗатны продукт итеп күрүдән дә тартынмый. Урамдагы башка кешеләр арасында югалыр өчен уңышлы гына итеп «төсен үзгәртә»... Ләкин якыннан аралашканда, аның барыбер дә «чын йөзе» нәкъ Гаташ язганча ачыла: «– Шагыйрь бит ул... – Ала-ай... Диванамени?»
Без дә бер-беребезнең «диваналары» белән әңгәмә кордык. Без ул – ике яшь кыз, үзебезне кемдер «яшь шагыйрь» дип атаган чакта, эчтән генә: «Шигырь язучы», – дип төзәтеп куючылар...
Гүзәлә (Гүзәл Закирова) – шагыйрә. Аңа 21 яшь. Балтач районының Куныр авылында туган. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган.
Үзенә иң еш бирә торган соравы: «Кирәкме инде бу миңа?» Аңа җавабы: «Ярар, икенче юлы әйбәтләбрәк уйлармын».
Һәр аңлашылмаган очракта кешеләрне төрләргә бүлеп карый.
"Кызык булмаса, язмыйм"
Гүзәлә, яза торган кеше өчен принципларның булуы кулаймы, булмавымы?
Принциплар кирәк. Мин, гомумән, кешедә ниндидер бер катгый әйбер булуын яратам. «Менә моны мин точно язмаячакмын», «Менә моны мин төгәл язачакмын», – дигәнне.
Ә син хәзерге дөньяда принципка буйсынып яшәүне үзеңнең мөмкинлекләреңне чикләү дип санамыйсыңмы?
Кешеләр хәзер принципка ничектер стереотипка, чикләүгә караган кебек карыйлар: «Чикләү булырга тиеш түгел», «Кешеләр толерант булырга тиеш, бөтен нәрсәгә дә җиңел карарга тиеш»... Принцип – үз иҗатыңны камилләштерү ысулы ул. Теләсә-нәрсә язмас өчен фильтр.
Синеңчә, идеяләр тыштан йогынты булмаганда күбрәк туамы, әллә ул йогынты артык көчле чактамы? Мәсәлән, миңа идея ягыннан үземнең элеккеге шигырьләрем кызыклырак кебек.
Яза башлаганда иркенләп язасың. Кешеләр белән аралаша башлагач, тирә-яктан: «Менә болай язарга ярамый, бу моветон, алай түгел ул...» – дигән сүзләр ишетәсең. Һәм... бетте, үзең дә сизмәстән, шул кысаларга керәсең дә утырасың.
Фантазияне ике төргә бүлеп карарга кирәктер. Урманда цивилизациядән читләшеп яшәгән кешене күзаллагыз. Аның фантазиясе күп укыган, белемле кешенекенә караганда, күпкә күбрәктер сыман. Чөнки ул үз дөньясын үзе тудырган. Ә безгә аны китап белән, сүз белән тутыралар. Әмма аларның икесе дә фантазия. Төрләре генә башка.
Бүгенге укучы, синеңчә, ничек итеп язуларын көтә һәм нәрсә укырга тели?
Мин, гомумән, «хәзерге укучы» дип берләштереп куюны яратмыйм. Укучылар күп төрле була. Мәсәлән, берсенә язылганнарның таныш нәрсә булуы кирәк. Үзе әйтә белмәгәнне әйтеп биргәнгә сөенә ул: «Менә бит, дөрес әйтә», – ди. Ә икенче укучыга үзе белмәгән әйберне әйтеп бирүләре мөһимрәк. «Мин моны белмәгән идем бит!» – ди һәм озак вакыт уйланып, башын катырып йөри. Ә мин... Монда да бүләргә була: кайсыдыр укучы өчен мин яңа әйбер язам, кайсыдыр өчен – баналь... Үзем өчен шигырь ярдәмендә яңа нәрсә ачылса, язарга тырышам. Миңа кызык түгел икән, язмыйм гына.
Ә шигырь кайдан килә?
Баштарак, күктән иңә, дип уйлый идем. Һәр шагыйрьнең үз Алласы бардыр, дип. Ә хәзер... Син аны үзеңнең башыңнан өстерәп чыгарасың. Әмма, аның, шулай да, Аллаһтан төшкән бер оеткысы, бер күзәнәге булырга тиештер. Шул күзәнәк юк икән, күпме башыңнан чыгарып утырма, ул килеп чыкмый.
Ә тагын нишләмәсәң, шигырь килми?
Минем хәзер андый конкрет шартым юк инде. Элек ул музыка иде. Хәзер анысы мәҗбүри түгел. Ләкин алар ниндидер катализатор шикелле: музыка, юл, караңгылык... Процессны бераз тизләтеп җибәрәләр.
Һәр шигырьгә этәргән бер уртак мотив була бит инде, Гүзәлә?
Миңа, нәрсәгәдер, «ризасызлык» дигән сүз килә. Нәрсә беләндер килешмәү. Хәтта позитив фикердәге, якты шигырьләрнең дә башлангыч ноктасы шул.
Үзеңнең стилең бар, дип саныйсыңмы?
Ул формалашу этабында, дип уйлыйм.
Минемчә ул бар. Стиль булмаса да, почерк...
Бер-ике ел элек бөтенләй юк иде шул. Ә хәзер әкренләп оешып барганлыгын сизәм.
Ә нәрсәгә кирәк ул?
Ким дигәндә, үзеңнең мин-минлегеңне канәгатьләндерер өчен. Аның глобаль масштабтагы файдалары да бардыр инде.
Аны ничек булдырырга?
Үз сүзеңне табарга булыша торган бер шартлы илаһи көч бар кебек. Белмим, бәлки, үзлектән дә табып буладыр аны: казынып утырасың, башка авторларны укыйсың, аннан үзеңнекен тудырасың... Ләкин мин алай эзләп табылган стильне, гомумән, күз алдына китерә алмыйм.
Синең үз стилең мин-минлегеңне канәгатьләндерәме?
(Көлә.) Бу хакта уйлаган да юк. Тик миңа язганнарым ошый. Ошамаса, аны язмас та идем.
«Идел» журналы 16+
Теги: Мәдәният татар шигърияте иҗат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев